Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 апрель 2022, 09:36

Югалган бабай табылган

Уфада "ЛизаАлерт" төркеме волонтерлары  85 яшьлек Мотаһар Искәндәровка өенә кайтырга булышкан.

Югалган бабай табылган
Югалган бабай табылган

Башкортстанның "ЛизаАлерт" төркеме волонтерлары Уфада югалган 85 яшьлек Мотаһар Искәндәров дигән кешене тапканнар. 21 апрель иртән  "ЛизаАлерт"ның кайнар линиясенә хәбәр килә: Мотаһар Хәбибулла улы кичен фатирдан чыгып киткән дә кайтмаган. Өлкән яшьтәге кешенең хәтерен югалтуы, өйгә ничек кайтырга белмәве мөмкин. Туганнары белән элемтәгә дә чыкмаган.

Волонтерлар тиз арада мәгълүмат җыя башлаган. Параллель рәвештә волонтерлар ориентировкалар биргән, игъланнар ябыштырган, кешеләрдән сораштырган. Ниһаять, өч мәртәбә хәбәр килеп, эзләргә чыккач, бабайның эзенә төшкәннәр.

Чыганак: Башинформ.

Югалган бабай табылган
Югалган бабай табылган
Югалган бабай табылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: