Гүзәлгә дүрт яшь тулганда, әтисе ташлап чыгып китте. Әнисе кызы турында, бөтенләй онытып, кайгысын шешә белән юарга тотынды. Ике еллап вакыт узганнан соң, районга аерылышу турында документлар юнәтергә баргач, тәненең күренгән барлык урыннарына энә белән сурәт төшерелгән, эчәргә яраткан, ниндидер Толикны ияртеп кайтты. Яшь хатын күршеләреннән дә, кызыннан да кыенсынмады.
‒ Авылда ирсез торып булмый. Бар җир җимерелергә тора. Йортта бер дигән хуҗа булыр. Терлекләрне яңадан тергезербез. Кем эчми, булса, бөтенесе дә эчә. Менә күрерсең, эчүен ташлаячак ул, ‒ дип юатты Гүзәлен.
Ләкин ир аяк атлап кергән көннән башлап,тормыш тагы да ныграк тискәре якка тәгәрәде. Көн саен эчеп-исереп йөреп, төркемендә берничә тапкыр сыерлар савылмый калгач, хатынны эштән куып кайтардылар.
Өйдә чын мәгънәсендә ачлык хөкем сөрде. Икмәк валчыгы табылмаган көннәр дә күп иде. Сукырның теләге ике күз булса, боларныкы, иртән тору белән, ничек эчәргә юнәлтергә. Аның каравы, кесәләрендә җилләр уйнаса да, шешә алырга каяндыр акча килеп чыгып торды. Аракы артыннан капкаларга дип алынган закускага Гүзәлнең үрелгәнен үги әтисе күреп калса, ачы тавыш купты. Әнисенең якылаша башлавы ‒ йортка кергән ирне сөзгәк үгезне ирештерүгә тиң. Аны бөтенләй чыгырыннан чыгара.
‒ Бу әрәм тамагыңны балалар йортына илтеп бир. Икегезне дә туйдырып яткыра алмыйм, җиләү сынлы гына җиләмәдем, гел корсак ягын гына кайгыртып тора, ‒ дип, колак итен ашады.
Гүзәл, беренче сыйныфка укырга кергәч, мәктәпне дә сыйныфташларын да бик яратты. Ашханәдә тәмле ашаталар. Кинәт тазарып, үсеп китте. Тик вакытында иртән уятып җибәрүче булмаганлыктан, еш кына дәресләрне калдыргалады. Укытучысы бу турыда опека оешмасына хәбәр итте. Аннан килгән кешеләр кызны үзләре белән күрше районга алып киттеләр. Ике атналап сәламәтлеген ныклап күзәткәннән соң, балалар йортына урнаштырдылар.
Кеше белән тиз аралашучы кызга башкаларга өйрәнеп китү авырга туры килде. Тәрәзә төбен тутырып чәчәк атып утырган гөлләр боек кызның каефен күтәрмәде, тәрбиячеләренең башыннан сыйпап иркәләве таш булып каткан күңелен эретмәде, бүлмәдәш кызлар белән җиңел аралашып китә алмады. Рус телен аңламауның йогынтысы зур иде. Күңелсезлектән эче пошты. Үлеп әнисен сагынды. Яңа тормышка ияләнәшә башлагач, балалар йортын икенче урынга күчерделәр. Укырга-язарга өйрәнгәч, әнисенә килеп алырга кушып, язган сагынычлы хатларына, күпме тилмереп көтсә дә, кош теледәй дә хәбәр килмәде. Каникулларда килеп алучы булмады, ялгызын кайтыр юлга чыгармадылар.
Ул көннән-көн үз эченә бикләнде. Сигез ел күрмәсә дә әнисе күз алдыннан китмәде, аның килерен гел көтеп яшәде. Сагынуга түзә алмаган чакларда, иптәшләренә күрсәтми генә, күз яшьләрен иреккә куйды.
Тугызынчыны тәмамлар алдыннан параллель сыйныфка озын, төз гәүдәле Наил килеп укый башлады. Әллә ни чибәр булмаган, коңгырт чәчле, йөзе чыпчык йомыркасыдай чуар сипкелле, гәүдәгә йомыры-юантык кыска буйлы Гүзәлнең күзенә, ул әллә ни күрергә теләмәсә дә, егет ничә карасаң, интернатның чибәр кызлары уртасында чалынды. Унынчы класска килгәндә, параллель сыйныфлар булмаганлыктан, бергә укырга туры килде. Җитмәсә, дәрестә, Наилне теләсә нинди кирәкмәс нәрсә белән шөгыльләнеп, башкаларның игътибарын яулатмас өчен, укытучылары аны Гүзәл кырыена утыртып куйды.
Егеткә гашыйк булмау мөмкин түгел, аның үзенә тарта торган магниты, гипнозлы энергиясе бар. Партадашының үз ягына борып та карамаячагын яхшы аңлаган кыз чибәркәй өчен утка, суга керергә әзер икәнен сиздермәде. Юктан этлек уйлап табарга яраткан классташлары, аңардагы халәтне бик тиз күреп алып, отличницаны кызык итәргә уйладылар.
Наилгә, оештырылачак шоуны аңлатып, сүз беркеттеләр, Гүзәлне очрашуга чакырырга куштылар.
Бәхетенә ышанмаган кыз, корбанын эзләгән күбәләк сыман, очрашуга очып барды. Анда төрле яклап, күзне чагылдырып яктыртып фотога төшерүләр, кул чабулар китте, авызга бармак тыгып, сызгырулар, ыгы-зыгы килүләр башланды. Гүзәлне күргән кеше булмады. Мәсхәрәләнүенә күңеле сызлаган, ак кәгазьдәй чиста, һавадай саф Гүзәл җаны белән еласа да эчендәгесен тышка чыгармады, үпкәләвен берәүгә дә белдермәде, берни булмагандай, укып йөрде. Әнисе дә каядыр арткы планга күчте.
Балалар йорты күпләргә ашап-яшәү урыны булды, белем бирде, аңлый белгәннәргә тормышка яшәү максаты куярга өйрәтте. Тормыш дәвам итте: еллар үтте, балалар йорты, интернаттагы укулар артта калды, классташлар кем кая таралышып бетте. Шайтанның колагы саңгырау булсын.
Бер бәхете булмаган, гел бәхетсез була, диюләр дөреслеккә туры килмәде. Гүзәлнең тормыш юлы югарыга табан юнәлде. Ул медицина институтын тәмамлады, врач булды. Эшендә абруе зур, күпмедер эшләгәч, бүлек җитәкчесе итеп үрләттеләр, хезмәттәшләре дә авырулар да хөрмәтләде. Сипкелләре юкка чыкты, бераз ябыга төшкәч, балачактагы юантык гәүдәсе тураеп озынаеп, матурланды. Йөз балкытып, гел елмаеп, кайсы ягы беләндер үзенә тартып торган сөйкемле кызкайга әверелде.
Өч курска югарырак укыган, студент чактан дуслашып йөргән райондаш коллегасына, яратып, кияүгә чыкты, сөю алмалары ‒ кызлары үсеп килә. Әнисен туйларына чакырырга авылларына кайтып килгәннәр иде. Ул йортын сатып, авылдан чыгып киткән. Кайда икәнен белүче юк. Өйләре урынында яңа хуҗаларның биек койма белән әйләндереп алынган, патша сарае кадәрлек йорты утыра. Туган нигез белән ике арада өзелеп калган җепнең очы бөтенләй югалды. Кайчан да булса, кайда да булса, Аллаһ безне әнием белән очраштырачак, дигән өмет кенә күңел төбендә сакланды.
...Салкын кыш башы. Карны себереп,бераз буранларга чамалап тора. Гүзәлнең эшләгән урыны җылы. Кар төсле халаты сабыр җанына тынычлык бөрки. Шундый көннәрнең берсендә ашыгыч ярдәм машинасы юлда туңып, карда йоклап яткан исерек бомжны китерде. Дежур врач аның белән булашып, документын тутырган арада, гәүдәсе белән бергә туңган авызын чак кыймылдаткан адәмнән Гүзәлнең колагына таныш фамилия, таныш исем ишетелде. Бәлки, очраклы туры килү генәдер. Беркадәр вакыттан соң, хатын-кыз кызыксынучанлыгы аны палатага алып килде.
Койкада чибәрлегенең “ч” хәрефе дә калмаган Наил ята иде. Бомж элекке партадашын танымады. Гүзәл аңа үткәннәрне хәтеренә төшерегә булышты. Озак кына сөйләшеп утырып, мәктәп елларын искә алдылар. Наил әйткәннәрдән, беркая укырга керә алмавы, армиягә алынуы турында белде. Хезмәт итеп кайткач, төнге клубтагы берәү, тагылып кайтып, үзенә өйләндерә. Яшьләр икесе дә нык ирек яратканлыктан, гаилә тормышы барып чыкмый. Ир, хатынын сөяркәсе белән тотканнан соң, икесен дә, ачуы басылганчы, канга батырып тукмый. Наил әтисе язмышын кабатлый. Утыртып куялар. Кайтуына туганнары аның яшәү урынын үзләштерәләр, һөнәре юк, җитмәсә колония үпкә чире белән бүләкли.
Шулай итеп, яшәү урыны ‒ урамга, иң якын дусты ‒ очраклы рәвештә эшләп тапкан акчага сатып алынган аракыга әверелә... Кыскасы, яшәү рәвеше комнан аркан ишүгә тиң. Әңгәмә тәмамланмады. Пациент үзен начар хис итә башлагач, реанимациягә урнаштырырга, дигән карарга килделәр. Кайчандыр җанына төкергән бу кешене күңеле яхшылыктан гына торган Гүзәл кызганды. Икенче көнне, ашарына пәрәмәч пешереп, кияренә иренең кими торган киемнәрен пакетка тутырып, эш башлаганчы, Наил янына керергә ашыкты. Ләкин ашыгуның кирәге чыкмады, пациент төнлә реанимациядә бу дөньядан китеп барган.
‒ Туганнары бармы соң? ‒ дип сорады өлкән шәфкать туташыннан. ‒ Апасына шалтыраттым, гәүдәсен алырга җыенмыйлар. Хөкүмәт хисабына күмдерегә туры килер инде.
Шешә төбендәге “бәхет”не Наил шулай тапты.
Яңа елны Гүзәл, шифаханә буенча кизү торырга туры килгәнлектән, хастаханәдә каршылады. Ерак калган балачагында, яңа елда теләгән теләк кабул була, бәхетле тормыш теләгез, ди торган иде тәрбиячеләре. Шуны хәтерләү белән, йөрәге "әнине очратсам иде" дип сулкылдап типте.
Яңа ел котлы аягы белән килсен. Юкка-барга борчучы булмады. Төн тыныч үтте. Ординатура бүлмәсендә башын өстәлгә салып, йоклап, ниндидер төш күреп алырга да өлгерде. Кинәт дертләп уянып киткәнгә, нәрсә күргәнен онытып өлгерде. Дежурствосын тапшыргач, өенә якыннары янына ашыкты. Әз генә рульне ялгыш ныграк бордымы, кары чистартылмаган тар юлдан чыгып, машинасы читтәге көрткә кереп утырды. Күзеннән ирексездән тыңлаусыз яшьләре тәгәрәп төште. Юньләп таң да атмаган, бәйрәм арты булгангамы, үтүче–сүтүчеләр дә күренми. Суык.
Эвакуатор чакырырга әзерләнгәндә, каяндыр тыкрыктан бер ир белән хатын пәйда булды. Алар зур гына бәягә, машинаны этеп чыгарабыз диеп, чат ябыштылар. Гүзәл карышып маташмады. Машина, көрттән чыгу белән, юлын дәвам итте. Ярты юлга җиткәнче ирне дәваладыммы, хатыннымы дип, хәтер йомгагын сүтәргә тырышып баш катырды. Шунда ярдәм итүчеләрнең әнисе белән үги әтисе икәненә инанды. Машинасын юл читенә чыгарып куйды. Башында ике уй кайнады, хәзер нәрсә эшләргә: өйгә кайтыргамы, кире борылыргамы. Кире борылды, алар юл буйлап килеп маташалар иде. Рульдә кем икәнен дә аңламаган хатын, утырырга кушкач, машинага кереп утырды. Ир суык урамда ялгызы басып калды.
Гүзәл ачкычы белән ишекне ачып керде. Үрелеп, йоклаган иренә күз салды, кызы янына барып, өстен ябып килде. Хатынны, су әзерләп, ванна бүлмәсенә юынырга кертеп җибәрде. Юынып чыгып, өстен чиста киемнәргә алмаштырып, бәйрәм табыны артында чәй эчкәндә, энә өстендә утырган әнисе, курка төшеп, хуҗабикәнең кем булуы белән кызыксына башлады. Аңардан аермалы буларак, әнисен беркайчан да берничек тә тормышыннан сызып ташлап, оныта алмаган, әллә кайчан онытылган кызы Гүзәл икәнлеген белгәч, хатын балавыз сыгарга тотынды.
‒ Мин сине аңлыйм, минем кыйланышым гафу ителми. Син олы йөрәкле кеше. Булдыра алсаң, кичерергә тырыш, − дип, урыныннан кузгалып, ишек ягына табан юнәлде.
− Син минем әнием, мине сине һәрчак гафу итәм. Үги әти өчен үтенмә, аны гафу итәргә җыенмыйм.
Кызы белән аңлашканнан соң, ул иманга утырып, Гүзәлләрдә яшәп калды. Кияве белән кызы реабилитация үзәгенә йөрттеләр; эчүен ташлады; документларын юллады; җыештыручы булып, эшкә урнашты.
Нечкә күңелле Гүзәл әнисен шунда ук гафу итте. Ничә ел, гомерен әрәм итеп, шешә төбеннән эзләгән бәхетне ана, шулай итеп, баласы йортында тапты.