Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 апрель 2022, 09:45

Эльверт ХАМАТША. Ата нигезе. Булган хәл

Нигез саткан – утта янган, диләр. Минем бәхетсезлек тә шуннан башланды.

Эльверт ХАМАТША. Ата нигезе. Булган хәл
Эльверт ХАМАТША. Ата нигезе. Булган хәл

Бер кулдагы биш бармакның

Беркем тапмас тигезен.

Гомерендә рәхәт күрмәс

Саткан ата нигезен...

Туып-үскән авылымнан китүемә аз вакыт үтүенә карамастан, андагы дусларыма, бигрәк тә иң газизләрем – әтием белән әниемә карата күңелемдә сагыш хисләре урын алып, мине чит шәһәрдә якташларым-милләттәшләрем янына көннән-көн ныграк тарта башлады. Шуңа пәнҗешәмбе киче җитүен атна буена зарыгып көтә идем. Чөнки фәкать шул кичтә генә мин килгән шәһәрнең ял паркының матур бер урынында милләттәшләрем җыелып күңел ачалар. Алар төрле төбәкләрдән булсалар да, шушы “Татар почмагы”нда, зур гаиләнең әгъзалары кебек, үзара аралашып, бергә җырлап, күңел ачып, сагышларын таратып, тагын атна буена дөнья мәшәкатьләрендә кайнарлык  рухи көч тупларга җыелалар кебек монда. Андагы гармун моңы, туган якта гына көн дә яңгырый торган җырлар, сагышлы күңелләрне юатучы, чит-ят телләрдән арый төшкән колакларны иркәләүче татар теленең татлы сүзләре, халкыбызга гына хас йомшак, бер үк вакытта бик тапкыр шаяртулар шәһәр паркының бу почмагына күркәмлек биреп, башка милләт кешеләрен дә шунда җәлеп итәләр иде.

“Татарлар почмагы”на мин еш кына җизнәмнең танышы, безнең районнан килгән, миннән 7 – 8 яшькә өлкәнрәк Фидаил абый белән йөри идем. Ул якташларым арасында оста гармунчы һәм сәләтле такмакчы буларак дан тотты. Минем белән үзен бик горур тоткан, еш кына хисләремнән көләргә яраткан Фидаил абый чит шәһәрдә аралашып йөри торган якын кешеләремнең берсе булып кала бирде.

“Нәрсә, авылыңның пычрак урамнарын сагынасыңмы?” – дип, миннән көлүе күңелемдә үпкә-ачу хисләре тудырса да, аңа каршы сүз әйтергә бер дә кыймый идем.

Шундый кичләрнең берсендә, якташым белән паркка килдек һәм “Татар почмагы”на юнәлдек. Без килүгә анда күп кенә кеше баянга кушылып, ул чакларда киң таралган “Зәңгәр күлмәк”не җырлыйлар иде. Фидаил абый гармунын уйнарга әзерләде дә шул төркемдәге кешеләргә кушылып җырлый башлады, ә мин тамашачы булып үземә читтәрәк урын алдым. Җыр артыннан җыр яңгырады, алар бераздан биюләр белән алышынды, биючеләр арый төшкәч, такмакларга күчтеләр. Күңелле көйләр, тапкыр такмаклар “Татар почмагы”н тагын да җанландырып җибәрде. Анда күңел ачу үзенең иң биек ноктасына җитте. Менә Фидаил абый үзенең такмакларын сиптерә башлады:

Авылдагы авыр тормыш

Безнең башка төшмәсен.

Әйдә анда көне-төне

Колхозчылар эшләсен!

Бу куплеттан соң көлүчеләр бик аз булды, алар да көлүләреннән бик тиз тукталып калдылар. Ә такмакчы дәвам итте:

Авыр эштән безнең тәндә

Әле дә тир кипмәгән.

Бер ял белми гел эшләргә

Башка колын типмәгән.

 

Хәзер инде беркем әйтмәс

Мине колхозчы диеп.

Мин калада эшкә йөрим

Нейлон күлмәкләр киеп.

Әле генә көлешүдән шаулап торган “Татар почмагы”нда ниндидер сәер тынлык урнашты. Әйтерсең, җыелучылар кинәт кенә бер-берсеннән ояла  башладылар, алар кая карарга да белми, аптырап калгандай тоелдылар. Фидаил абыйның такмаклары күңелемдә дә шул ук оялу хисен тудырдылар. Андагы сүзләр өчен мин нигәдер үземдә гаеп тоя башладым. Хәер, бу авыр хис бер миндә генә булмагандыр, чөнки бу такмаклар  иң изге ата-баба нигезенә, бергә үскән дусларга, анда калган авылдашларга карата хыянәт иде бит!

Белмим, сәер тынлык күпме вакыт дәвам итәр иде, ләкин шулчак чәчләренә чал куна башлаган баянчы абзый такмаклар көен дәвам итте дә (менә бит ул халкымның тапкырлыгы!) җырлап җибәрде:

Нейлон күлмәк, нейлон күлмәк!

Ул да гади төймәле.

Нейлон күлмәк кидем, диеп,

Борыныңны чөймәле.

Ул бармакларын баян телләрендә йөгертеп алды да үзәкләрне өздерерлек итеп “Авыл көе”н сузып җибәрде. Тын гына торган якташларым шушы көйне генә көткәндәй беравыздан баян моңына кушылдылар. Күптән түгел генә шау-гөр килгән “Татарлар почмагы”ннан сагышлы моң агыла башлады.

Туып-үскән җирләреңдә

Гомер кичерсәң иде,

– дип, җыр тәмамлануга якташларым арасында яшьләрен сөртеп куйган апалар да табылды.

Югары уку йортына керер өчен тиздән мин башка шәһәргә киттем. Ике ел узгач, җәйге каникулда тагын шунда килдем. Көннәрдән бер  көнне шәһәр урамыннан китеп барганда Фидаил абый белән очраштым. Якташымның үз-үзен тотуында үзгәрешләр сизмәдем. Тик элек миңа горурлык булып күренгән сыйфаты хәзер инде зур тәккәберлеккә әйләнгән. Фидаил абый мине күрүенә бик шатланды булса кирәк, кыстый-кыстый фатирына алып китте. Торган җиреннән бик якын булганлыктан, эшләгән урынына да алып килде, мактана-мактана аны күрсәтте, һәм юл уңаенда үзенең гаражына кереп чыгарга булды.

– Менә, – диде гаражда торган машинага зур горурлык белән күрсәтеп, – хәзер йөрергә үземнең машинам бар. Быел авылга кайтып, әтидән калган йортны сатып килдем дә, машина алдым. Хәзер ул йорт миңа нигә кирәк? Күрәсең бит, торган җирем нинди! Авылга кайтып җәфа чигеп яшисем юк инде. Гомер ике килми, рәхәтләнеп яшәп калырга кирәк. Дөрес бит? – диде ул минем хуплавымны көтеп булса кирәк.

Якташымның фикерләре белән килешмәсәм дә, каршы сүз әйтмәскә булдым, чөнки аның мактанасы, макталасы килүе сизелеп тора иде.

– Сез миннән өлкәнрәк кеше бит, үзегез беләсездер инде, – дидем соравын җавапсыз калдырмас өчен генә.

Минем сүзләр Фидаил абыйга ошадылар бугай. Ул тагын да дәртләнебрәк сөйләвен дәвам итте:

– Дөрес әйтәсең, якташ! Мин хәзер дөнья күрмәгән авыл малае түгел инде. Ә менә туганнар мине шундыйга саныйлар икән. Йортны сатарга кайткач өйрәтә башладылар: “Туган йортыбыз бит, торсын”, – дигән булалар.

Абыем хәтта: “Әткәй, урыны җәннәттә булсын, бу өйне, нигезен югалтмас өчен ике атын, сыерын биреп, күңеле тартмаса да, колхозга кергән”, – дигән булды. Инде ул кайчан булган?! Дөньялар үзгәрде бит. Абый йортны улына калдырмакчы иде, мин аны тиз аңлап алдым. Өйне саткач миңа ачуланып калган булдылар. Ачулансыннар, әйдә! Анда кайтмасам да “уф” та димим. Монда мине ихтирам итәләр, дуслар да  күп. Гөрләтеп яшим әле,  алар интексен анда. Минем анда кайтасым юк инде, – диде дә, гаражның ишеген бикләп куйды...

Без аның фатирына килдек. Ул тагын да мактана-мактана тиз арада өстәл әзерләде, өендәге җиһазларның хакларын әйтеп чыкты.

Ашагач-эчкәч, якташымның теле тагын да чишелебрәк китте. Ул миңа нинди “зур” кешеләр белән дус икәнен сөйләде. Укуымны тәмамлагач, мине фәкать бу шәһәргә генә кайтырга өнди башлады. Кайда, нинди эшкә урнаштырачагын әйтеп салды. Минем кайтырга ниятем булмаганны белгәч, каты гына әрләп тә алды. Фидаил абый үзен шулай тотуы мине ялкытырга өлгерде. Бәхеткә тиздән хатыны Зәйтүнә апа белән ике кызы кайтып керделәр. Алардан хәл-әхвәл сорашкач, мин дә кайтырга ашыктым һәм саубуллашып чыгып киттем.

...Шул вакыйгалардан соң егерме елга якын вакыт узгач, бу шәһәргә язмыш тагы алып килде. Бер кичтә без курсташым белән шәһәр паркына киттек. “Бар микән соң әле бу милләттәшләремнең күңел куанычы – “Татар почмагы?” Хәзер анда кемнәр йөри икән?” Бу уйлар башымнан йөрәгемә күчеп, аны дулкынландырып алдылар, чөнки соңгы елларда илебездәге зур үзгәрешләр бу шәһәрне күптән инде башка мөстәкыйль бер дәүләтнекенә әверелдерделәр. Соңгы елларда күпме якташларым туган якларына әйләнеп кайттылар бит!

Паркка килеп җиткәч, без “Татар почмагы” урнашкан якка юнәлдек.Аңа якыная төшкәч, гармун тавышы ишетелә башлады. Тере! Тере икән әле “Татар почмагы!” Ләкин нигәдер гармун тавышы ялгыз яңгырый. Әйтерсең, салкын көздә башкалардан аерылып калган ялгыз аккош тавышы бу. Үзе моңлы, үзе сагышлы. Үзем дә сизмәстән, адымнарымны ешайта төштем.Менә гармунның сагышлы моңына сагышлы җыр да кушылды: 

Туган якта, бик еракта

Мөһәҗирнең юл башы.

Туган җирдән киткәннәрнең

Сагыш гомер юлдашы.

“Сагыш була сары төстә”,

Диелгән шул бик дөрес.

Сагыш кертә алсу йөзгә

Һич юылмас сары төс.

           

Сагыш ята яраларда

Мәңге бетмәс тоз булып.

Чәчәк аткан күңелләрне

Туңдыра ул боз булып.

 

Бәхетле шул – язмышының

Ачысын татымаган.

Күз яшенең тозлы тәмен

Белмидер сагынмаган.

Чынлап та, ялгыз җырчы иде бу. Өстендәге керле киеме, күптән юылмаган, укмашып беткән чәчләре җырчының вокзалларда очрый торган тормыш төбенә төшкән кеше икәнлеген аңлатып торалар. Җырчы безнең якка борылып карамады, шул сәбәпле,  аның йөзен күрү мөмкин түгел иде. Якынлашкач, карашым алдындагы кәгазь тартмага төште, аның төбендә акчалар күренде. Тартманың ни өчен куелганын аңлагач, кесәмнән акча алдым да, аны салырга иелдем. Рәхмәт әйтергә теләп, ахрысы, җырчы башын минем якка борды һәм күзләребез бер-берсенә төбәлделәр. Аның күзләре, сакал-мыек баскан йөзе миңа бик таныш күренде. Яшен тизлегендә башымда меңләгән уйлар йөгереп үтте һәм  үзем дә сизмәстән: “Фидаил абый?!”  – дип кычкырып җибәрдем. Ә ул күзләрен төбәп миңа карап алды да уйнаудан туктап гармунын кочаклады һәм күзләрен яңадан читкә борды. Мин аңа үземнең кем булуымны аңлата башладым – җизнәм турында исенә төшерергә тырыштым.

– Әллә... Онытылган инде, – диде ул сүлпән генә. Ләкин минем якка әйләнеп карамады. Кайчандыр башкаларга тәккәберлек белән карап йөргән Фидаил абый күзләрен кешедән яшерергә күптән күнеккән иде инде, күрәсең...

Танышымны мондый хәлдә очратуым мине тетрәндерде. Аны бу хәлдә тагын ялгызлыкта калдырып китәсем килмәде. Бу бичараның кем икәнлеген курсташыма аңлаттым, аны ашханәгә алып барып җылы аш ашатырга теләгәнемне әйттем. Бик кунакчыл, олы йөрәкле курсташым мине аңлап, Фидаил абыйны да үзебез белән өенә алып барырга киңәш итте. Тиздән без өчебез дә аның йортына  килдек.

Фидаил абый юынып алгач, ашап-эчтек тә, якташым белән икәүләп өй алдына чыктык.

– Энекәш, син мине гафу ит, – дип сүз башлады Фидаил абый. – Җизнәңнең исемен әйтү белән мин сине таныдым, ләкин үземне таныттырасым килмәгән иде. Рәхмәт инде, борылып китмәдең. Миннән йөзләрен читкә боручылар күп булгач, син дә алар кебексеңдер дигән идем. Рәхмәт, якташ, миңа җирәнми караганың өчен, – дигән сүзләреннән соң Фидаил абый үзенең фаҗигале томышын сөйләп бирде:

– Нигез саткан – утта янган, диләр. Минем бәхетсезлек тә шуннан башланды. Мин әтиемнән калган йортны, кендек каны тамган нигеземне сатып машина алдым. Ул машина миңа шатлык түгел, гел кайгы гына китерде. Билгеле, гаеп машинада түгел, ә үземдә . Масаеп китәр өчен машина сәбәп кенә булды. Ә мин масаеп, үземне әллә кемгә куеп яши башлаган идем. Еш кына руль артына да эчеп утыра идем. Мине сыйлаучылар – “дуслар” да күп иде ул вакытта. Билгеле, миннән кирәк нәрсәләрен алгач сыйлыйлар иде. Ә мин аны чын дуслыкка саный идем.

Беркөнне шулай яхшы гына “сыйлангач”, “дуслар” белән ял иткән җирдән шәһәргә кайтырга чыктык. Исерек кеше машина тизлеген сизә мени? Үземне күрсәтергә теләп машинамны бик нык кудым. Янымда утырганнар курка төшкәч, мин тагын да дәртләнеп киттем һәм шул зур тизлектә борылышта машинам юлдан чыгып очты. Янымдагы иптәшләремнең берсе  һәлак булды. Мине алты елга төрмәгә утырттылар. Ярты ел да үтмәде, хатыным  Зәйтүнәнең вафат булуы турында хәбәр алдым. Ул гына да түгел, авылымда мине  хатынын кыйнап үтергән икән, дип чыгарганнар. Мин бит аны җирләргә дә кайта алмадым! Әби килеп кызларымны алып кайтып киткән. Хәзер кызларым да мине әниләрен үтерүдә гаеплиләрдер инде. Менә ул ата нигезенең җәзасы нинди авыр!

Шулай итеп, төрмәдән чыккач мин ялгыз, йортсыз, хәтта өметсез дә бер бәндә кисәгенә әверелдем. Башта колхозларда йөреп,кешеләргә төзелеш эшләрен эшләп көн күрә идем. Хәзер андый эшләр дә юк. Халык төзелеш белән шөгыльләнә алмый – акчасы юк.

Мин инде ничек яшәргә дә белмим. Паркта җырлап әзрәк акча эшлим,икмәк алырга җитә инде. Икмәк-су белән көн күрәм. Инде яшисем дә килми, тик Ходай җанымны алырга ашыкмый. Бу дөньяда аласы җәзаларым бетмәгән әле, күрәсең... Бәхетлеләр күптән инде туган якларына кайтып киттеләр. Мин исә кайтасы җиремне – туган нигеземне дөнья байлыгына алыштырдым. Ә байлык бүген бар, иртәгә юк...

Каршымдагы якташым хәзер бөтенләй башка, тормыш авырлыгыннан изелеп, күпне аңлаган бәхетсез бер кеше. Аның сүзләре йөрәгемне телгәләп үттеләр. Чит җирләрдә ялгыз югалып калган, белүемчә, бик сәләтле  якташымның шушы хәлгә төшүе мине авыр уйларга салды. Мин тагын аның өс-башына күз ташладым, һәм карашым аның күлмәгендә тукталды: Фидаил абыйның өстендә кайчандыр аның горурлыгы булган, инде дистәләгән еллар элек модадан чыккан, еллар белән үзенең беренче төсен югалткан, керләнеп беткән нейлон күлмәк иде...

Фото: koap46.blogspot.com

Эльверт ХАМАТША. Ата нигезе. Булган хәл
Эльверт ХАМАТША. Ата нигезе. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: