Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 апрель 2022, 21:04

Аккош күле. Резеда ШАКИРОВА

Йөрәкләре исерткеч мәхәббәткә тулган ике яшь-җилкенчәкне Аккош күле үзенең кочагына алды. Ах, ул татлы минутлар, наз көткән иреннәр...

Аккош күле. Резеда ШАКИРОВА
Аккош күле. Резеда ШАКИРОВА

Ул ачуыннан шартлар чиккә җиткән иде. Иреннәре калтырый, калын кашлары өскә күтәрелгән, дулкын-дулкын чәчләре таралып төшкән. Нияз иркен, ямь-яшел чирәмле ихатага килеп керде дә, төкерекләрен чәчә-чәчә, ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрде:

 – Гөлфия, нишләдең син?

Өйдән зифа гәүдәле, өстенә ак ромашкалар төшкән килешле күлмәк кигән Гөлфия кояштай елмаеп йөгереп чыкты һәм иренең шундый кыяфәтен күреп, берничә секундка телсез калды. Ул бернәрсә дә аңламый иде. Бүген төнлә генә аны иркәләгән куллар, изү якасыннан алып, ике тыгыз күкрәген изә башладылар.

– Бу нәрсәләрең белән бөтен авылны туйдырасыңмы, оятсыз, – дип тешләрен кысып, Гөлфияне күтәреп җиргә ташлады. Гөлфия авыртуга түзеп, үзе аңлап җитмәгән мәхшәргә аптырап салкын җирдә озак  ятты. Акрын гына күтәрелгәч, йорт ягына карады. Ишек алдында беркем дә күренми иде. Хатын көч-хәл белән килеп ишекне тартты, ишек эчтән бикле иде.

Гөлфия нәрсә эшләде соң? Гаеп нидә?

Нияз мич артына үтте, Гөлфия  төшке ашка әзерләнгән булган икән, камырлары кабарып савыттан чыга ук башлаган. Ир өстәл өстендәге сәгатькә күз салды, көтү кайтыр вакыт та җиткән.

Ул өй арасында кия торган киемнәрен алырга дип ишек төбендәге элгечкә үрелгән иде... йөрәге чымырдап китте, таш кебек катып калды... Элгечтә Гөлфиянең яшел күзләре төсле күлмәге эленеп тора иде. Гөлфиянең яшьле, яшькелт күзләре төсле күлмәк, Ниязның күзләренә карап торалар төсле.

...Гөлфия. Алар бер авылда туып үстеләр, мәктәптә бергә укыдылар, такта идәнле агач клубларда кичләрен биеделәр, җырладылар. Әнә шуңда Ниязны Гөлфиянең калын толымнары, сызылып киткән кыйгач кашлары, чия төсле үзенә тартып торган иреннәре, зифа гәүдәсе, яшькелт күзләре әсир итте дә инде. Кайчан үскән соң бу кызыкай? Нишләп Нияз аның  үскәнен күрмәгән? Ә бит авыл егетләре һәм күрше авылның юеш борыннары күргәннәр матурлыкны! Нишләп авыл чибәрен ят кулларга бирергә тиеш әле ул. 

Җәй аеның киче иде. Ул кич егет кыз яныннан бер минутка да тайпылмады, биергә бергә төштеләр, шаярдылар, көлделәр. Таң беленүгә клубтан да бергә чыктылар. Йөрәкләре исерткеч мәхәббәткә тулган ике яшь-җилкенчәкне Аккош күле үзенең кочагына алды. Ах, ул татлы минутлар, наз көткән иреннәр...

Ир стена сәгатенең сугуына сискәнеп китте. Уйларыннан, сәер эчемлектән айнып, Гөлфиянең өйгә кермәгәненә борчыла башлады, ишек ягына атлады. Ишекне этеп ачарга уйлаган иде, ишек ачылмады, “келәгә элеп куйган икән бит, шуңа Гөлфия керә алмагандыр инде, тышта утыра микән, әллә мал-туар артыннан китте микән", дигән уйлар белән урам якка чыкты ир. Урамда бар күрше-күлән малларын җыя, Гөлфия генә күренми иде. Әнә, бүген иртәнчәк чакырып, әллә нинди бер сәер эчемлек белән сыйлаган күршеләре – шат чырайлы Закир белән Мөршидә яңа гына салып чыккан йортларыннан чыгып киләләр. Мөршидә Ниязны күрү белән, инә үрдәккә ошаган гәүдәсен уйната-уйната, көндез сөйләгән сүзләрен тезепме-тезә башлады:

– И-и-и, минем газиз күршекәем, шундый да бәхетсез ир булдың бит. Кич булды исә теге нәрсәң тагын чыгып китәме? Үз күзкәйләрем белән күрдем, бүген дә китеп бара иде шул Аккош күленә таба.

Ниязның күкрәк тирәсе кинәт чәнчеп куйды, ике яклап телеп җибәргәндәй булды. Капыл гына Әҗем тавы ягыннан гарасатлы кара- куе болытлар күк йөзен каплап алды, тирә-якны кискен яктыртып яшен

чаткылары ялмап-ялмап үтте. Мөршидәнең Гөлфиягә карата әйтелгән пычрак, көнләшү, кабахәт сүзләрен Ниязга ишеттермәскә теләпме, күк күкри башлады.

Нияз, бөтен көчен җыеп, көчле койма яңгыр явуына карамастан, "Аккош күл"енә таба китте.

Гөлфиянең күз яшьләре хәсрәттән суырылган битләре буйлап тәгәрәделәр дә тәгәрәделәр. Ниязның әйткән сүзләре колак төбендә озак яңгырап тордылар: “Бала табар идең, бала табар идең...”

Нияз килеп җиткәндә, Гөлфия ялгыз каен төбендә башын түбән иеп күлгә серләрен сөйли иде. Ак ромашка төшкән күлмәге чыланып, пычракка баткан, толымнары, иңенә таралып төшеп, кайгыдан аксыл төскә кергәннәр иде. “Их, Нияз, Нияз, яшьлекне кире кайтарып булса икән, яшьлектәге ялгышуларны төзәтеп булса икән. Ун ел элек, җәйге таңнарның берсендә Аккош күлендә синең мәхәббәтең белән мин сихерләндем, җаным-тәнем белән сиңа бирелдем, ул төн безнең икебезнеке генә иде, мин синеке генә булдым, ә берничә атнадан мин балага узуымны аңлаган идем иңде. Кызыбыз булса, Чулпаныбыз – Таң йолдызыбыз, дип атарбыз, матур тормыш көтәрбез, дип хыялландым. Кавышу көннәрен көтеп алдым. Армия сафларына алынуыңны ишеткәндә, күкрәгем астында яткан мәхәббәт җимешебез үзенең барлыгын белдерде. Соңгы кичтә мин синең кулларыңны алып үземнең күкрәк астыма куйдым, булачак нәниебезнең йөрәк тибешен тоярсың дип өметләндем. Ә син тоймадың, Нияз, тоймадың! Миңа нишләргә иде соң? Ояттан котылу өчен бары бер генә юл иде шул миңа, бер генә...”

Соңгы эре-эре яңгыр тамчылары бер-бер артлы  Гөлфия терәлеп утырган каен кәүсәсенә килеп бәрелделәр. Алар Ниязның йөрәгенә . дә килеп кадалган кебек булды. Ишетте Нияз, барысын да      ишетте. Ул

янган йөрәгенә чыдый алмыйча, хатыны утырган каен төбенә ауды,

коңгырт күзләреннән яшьләр акты, куллары белән  Гөлфияне үзенә  тартып, кочагына алды.

– Кичерә   алсаң, кичер иңде мине, Гөлфиям! Мөршидә сүзләренә  ышандым бит мин юләр, ышандым! Синең тугры мәхәббәтең алдында гаеплемен!

Төн үзара аңлашулар, назлы сүзләр дулкынында үтте.

Таң алдыннан Акккош күле ягыннан Нияз Гөлфиясен көчле  кулларына күтәреп, авыл ягына  атлый иде. Гөлфиянең күлмәге  ертылып, бала имезә торган гына тыгыз күкрәкләре күгәреп, ай яктысында ялтырап күренәләр иде. Ниязның ирексездән кайнар күз яшьләре бите буйлап агып, Гөлфиянең күгәргән күкрәгенә тамалар иде.

Гөлфия ап-ак чиләкләрен күтәреп Сөтлебикәсе янына ашыкты. Койма аша күршесе Мөршидәне күреп калды. Чиләкләрен бер читкәрәк куеп, Мөршидәләр ишек алдына юнәлде. Мөршидә Гөлфияне күреп калу белән ишек яңагына сөялеп, кулларын бөеренә куеп:

– Нәрсә, Нияз әйткәннәр күңелеңә хуш килеп бетмәдемени? Тагын өстәп ишетәсең киләме? Нәрсә, күзләреңне алартып минем йорт-курама килеп кердең?!

Гөлфия бөтен сабырлыгын учына төйнәп, бары бер сүз генә әйтте:

– Мөршидә, салып кергән йортыңның игелеген күрмә!

Шундый авыр уйлар, кичерешләр эчендә бер атна вакыт үтеп китте.

Иртәнге тынлыкны бозып, авылның теге очыннан Мөршидәләр турына арбасына хатын-кызлар утырган “Беларусь” тракторы килеп туктады. Мөршидә дә тракторның арбасындагы иң читтәге урынга утырды. Тракторның Бәкер тавына юнәлүен Гөлфия тәрәзә төбендәге гөлләренә су сипкәндә күреп калды.

Күп тә үтми яшен тизлеге белән авыл өстенә кайгылы хәбәр таралды: Бәкер тавына менеп барган трактор арбасы белән ауган. Бер хатынның күкрәгенә авыр арба борты төшкән, ул урынында ук җан биргән.

Бу хатын – ике бала анасы, Гөлфиянең күршесе Мөршидә иде...

 

Фото: jivi120.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: