Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 март 2022, 11:04

Сания ШӘРИПОВА. Хыянәт (Ахыры)

Хәрәм артыңа китереп бер тибә, диюләре хактыр. Бер елдан Данисны йөрәге борчый башлады. Чирнең килүе генә тиз, китә башласа, куып та җибәреп булмый. Кыйммәтле даруларга, операцияләргә чутсыз акчалар кирәкте. Өйне сатканы да шунда кереп, ул гына җитмәде. Данис әнисеннән, Испания акчалары тамчы да калмадымыни, дип кат-кат сорап карады. Әнисе үзе пенсиясенең көчкә очын-очка ялгый.

Сания ШӘРИПОВА. Хыянәт (Ахыры)
Сания ШӘРИПОВА. Хыянәт (Ахыры)

(Дәвамы.) 

Ак кәгазьнең өр-яңадан башлап җибәрелгән язмыш дәфтәренең баштагы битләрендә бәхет сызыгы күренмәде. Уңган булып, төрле эш кулыннан килсә дә, тел белмәве тезгә сукты, өйрәнеп китүе чиксез авыр иде. Моңа кадәр озакка һәм еракка китеп йөрмәгәнгәме, бәгырь ите ‒ авыру кызын юксынды, авылын сагынды. Әллә кире кайтып китәргә инде, дип икеләнгән, елап төн, яшь йотып, көн үткәргән чаклары ярты ел чамасы сузылды.  Киткән дә булыр иде, кайтыр якка ничек билет юнәтәсең. Акчаны чутлап кына бирәләр шул. Ачлы-туклы йөргән вакытлары да еш, сорап торыр кешең юк. Бар да чит, бар да ят.

 Аннан үзебезнең илдән килгән хатыннар белән танышып, рус телендә аралаша башлагач, бераз ияләнде. Эшләре, көйләнеп, әзрәк җайга салынгандай тоелды. Берсе белән икәү бергәләп фатирга түләп тордылар. Акча тотарга өйрәнә башлады шикелле. Ай саен баласына даруга җибәргәннән калган эш хакын әз-мәз үзенә вак-төяккә дә арттырды. Шулай эт тормышы белән яшәп, өч ел гомере чит җир һавасы сулап узды.

Киләсе айдан, отпуск алып, өйгә кайтам, бәлки, башкача бу якларга, борылып, аяк та атламам дигән өмет белән янып йөргәндә, туган яктан телефон аша коточкыч хәбәр алды. Аның бәгырь кисәген ‒ кызчыгын авыруы җиңгән. Әнисен сагынып саргаеп, сызланып, бик озак интегеп ятканнан соң, нәни җанын күк фәрештәләре үзләренә алган.  Бу хәбәрдән соң Зифа өч тәүлек һушына килә алмады. Тамагыннан ризык үтмәде, күзләренә йокы кермәде. Ни үле, ни тере халәттә йөрде. Авылда кайгыдан сыкранып елаган әнисен юата алмаганга мең көйде. Нигә генә кирәкте икән аңа Испания? Теге чакта Илдусын гафу итсә, бәлки, кызын югалтмас иде. Күз яшьләре газизенә төшкәндерме...

Әнисе белән кат-кат киңәшләшкәч, ул әлегә вакытлыча Испаниядә калырга булды. Хезмәт хакының үзенә кирәк кадәресен генә калдырып, калганын әнисенең карточкасына җибәреп, шунда җыеп сакларга килештеләр.

...Ун ел гомер узып та китте. Зифа бай кияүләр, романтик очрашулар эзләмәде. Беренчедән бер тапкыр хыянәт кичергәч, башкача ул турыда уйламады да. Икенчедән, читтән килгән хезмәтчегә күз атучылар булмады, дисәң дә ярый. Өченчедән, болай үзеңә үзең хуҗасың, теләгәнеңне киясең, теләгәнеңне ашыйсың дигәндәй. Ун ел эчендә телне әйбәт өйрәнеп, акчалы эш тапты. Шәхси фирмага урнашкач, берничә урындагы җыештыру эшләрен ташлады. Мондагылар сыман иркенләп ял итәргә, матур киенергә гадәтләнде. Арзанлырак бәягә тотылган машина сатып алды, аны йөртергә таныклык булдырды. Фатирга түләп торса да, ашарга бик акча сарыф итмәде. Җылы климатлы илдә яшәгәнлектән, салатлар белән тукланырга тырышты. Авылда итле бәрәңге ашап, түгәрәкләнгән гәүдәсе күпкә сылуланып, биле нәзегәеп китте. Сылу гәүдәгә нәрсә кисәң дә килешә, беркем үз яшен бирми. Үз-үзенә игътибар биреп, зәвык белән киенде, бизәнеп-төзәнебрәк йөрде. Зифа үз-үзеннән канәгать иде, Илдусны хәтереннән сызып атты.

Ашаткан-эчергән, туйдырган илне ташлап, Зифа бөтенләйгә туган якка кайтырга дигән ныклы карарга килде. Нигә озакка сузарга! Испания җиләтте. Әнисендәге картада тупланган акчасы, кайткач, килемле эш ачып җибәрергә тулысы белән җитә. Кем әйтмешли, Наполеон планнары корды. Тик бүгенге уйлар иртәгә иртәнгә ярамый икән шул.

Әнисенә планнарын җиткергәч, ишеткән хәбәре әллә ни куандырмады.

‒ Биредә яшәсең килгәч, ирең белән торырлар. Авылда сагынып көтеп торучы да, акча алып эшләрдәй эш тә юк. Эшләгән урының гөлләр кебек, шунда гына эшли күр берүк, җибәргән акчаларыңнан җилләр исте. Сина анда, ялгыз башың менә дигән эшләп торасың. Энеңнәр монда тиенгә тилмереп яшәсеннәрме, ‒ диюдән артмады.

Бу сүзләрне башка сыеп бетмәде. Ун ел бөтен кадерле нәрсәдән дә баш тартып, авызыннан өзеп җыелган акчалар... Бу нәрсә бу? Тагын бер  якын кешесе ‒ әнисенең аңа хыянәтеме?

Әни кеше кызының ун ел буе җибәреп торган акчасын улларына биреп барган икән. Энеләре гаиләсе белән район үзәгенә йорт салып, шунда күченеп киткәннәр.

Ярый соң, энесе үз туганы бит, хәленә керер әле. Алып торган икән, акчалар юкка чыкмаган ич, кире кайтарыр.

Шылтыратып-шылтыратып, энесе белән бәйләнешкә керә алмыйча интекте Зифа. Җиденче тапкыр шылтыраткач, энесе көчкә трубканы алды:

‒ Алло? ‒ диде ул ярсып.

‒ Алло, акыллым, Данис...  Хәлләрегез ничек? Йортыгызның эше төгәлләндеме инде? Минем акчалар синдә икән...

‒ Зифа, тыңла әле. Миндә синең тиенең дә булмады, булганы да юк. Кысыр хатыннан бала таптырма. Мин кредит алдым. Әни кайбер чакларда сирәк-мирәк ярдәмләшкәләде. Аңардан сора. Сөйләшеп торырга минем вакытым юк.

‒ Үз акылыңдамы син, мин ун ел гомеремне шул акчалар өчен әрәм иттем. Хәзер нишләргә?

‒ Зифа, син монда кирәкмисең.Телеңдә үк  уже ят акцент бар. Шунда Испаниядә кал да рәхәтләнеп яшә. Монда кайтып, судлашып йөрмә, берни кыралмассың. Тормыш шулай ул. Уңышлар юлдаш булсын, апакай.

Зифа акчасыз нишләсен, чарасызлыктан тагы Испаниядә калды. Телефонындагы исемнәрне ябып-тыеп куйды.

Хыянәтне кичерә алсаң да, онытылмый. Ул йөрәккә кадалган чыра кебек, теләсәң-теләмәсәң дә үзен белдертә. Газиз әниеңнең, якын бертуганың хыянәте тагын да авыррак икән.

Хәрәм артыңа китереп бер тибә, диюләре хактыр. Бер елдан Данисны йөрәге борчый башлады. Чирнең килүе генә тиз, китә башласа, куып та җибәреп булмый. Кыйммәтле даруларга, операцияләргә чутсыз акчалар кирәкте. Өйне сатканы да шунда кереп, ул гына җитмәде. Данис әнисеннән, Испания акчалары тамчы да калмадымыни, дип кат-кат сорап карады. Әнисе үзе пенсиясенең көчкә очын-очка ялгый. Ярый, бакчада үскән бәрәңге-яшелчәнең, курадагы кәҗәсенең файдасы бар. Ул, кызына каты бәрелеп, читкә типкәненә үкенеп туя алмый.

Беркаян да акча таба алмаган бу якты дөнья белән хушлашырга җыенган Данис, соңгы саламга ябышырга теләп, битенә эт тиресе ябып, апасына шалтыратты. Аның номерыннан аңлашылмаган монолог белән чыж-пыждан башка аңлаешлы тавыш ишетелмәде. Мөгаен, “кара исемлек”кә керткәндер,  дип уйлады. Яшисе килү теләге белән Зифаны башка танышларының телефоны аша апасын юллап карады. Ул телефоннар да баштагы аңлашылмас монологны кабатлады.

Берничә көннән Данис апасының телефон номерын алмаштырганын, башкача аңлаша алмаячакларына ышанды. Ә дарулар исәпләгече хисаплауларны дәвам итте. Бу аның йөрәгенә сукты, соңгы өметен дә сүндерде.

Язмыш сынавымы, Зифа базарда йөргәндә, көтмәгәндә, очраклы гына үзен бирегә ияртеп алып килгән классташы Лилияне очратты. Кочаклашып күрештеләр, шатлыктан бераз балавыз сыгып алгач, кырык эшләрен кырык якка ташлап, чәйханәгә кереп чәйләп утырдылар. Сагындырылган. Сүз башлыйлар да әйтеп бетерергә юл куймый, бер-берсен бүлдерәләр. Шулай да туган якта отпускада булып килгән Лилия күбрәк сөйләде.

 Авылдагы хәлләрдән аның аркылы хәбәрдәр булган Зифа атна буена уйланып йөрде. Уйларын аркылыга-буйга салгач, барлык булган үпкәләрен онытырга теләп, тирән итеп тын алды.  Башында бөтерелгән уйларга буйсынмыйча, йөрәген тыңлап, горурлыгын һәм тәкәбберлеген җиңеп, якыннарының хыянәтен гафу итте ул. Җан тартмаса да кан тарта икән...

Самолет болытлар өстеннән туган якларга юл тотты...

2021.

Сания ШӘРИПОВА. Хыянәт (Ахыры)
Сания ШӘРИПОВА. Хыянәт (Ахыры)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: