Әбиләр караучы вазифасын башкаручы Зифа эшеннән бераз иртәрәк кайтып кереп, мунча ягып җибәрергә уйлады. Көянтә-чиләкләрен алып, суга барып килде. Алар торган яңа урамга су торбалары ихатага ук килеп җитмәгән әле, шуңа тыкрык буендагы колонкадан ташырга туры килә. Мунчалары өр-яңа, күптән түгел генә сап-сары бүрәнәләр юнәтеп салдылар. Аны ягып, мунча юыну үзе бер рәхәт куаныч. Үз алдына җырлый-җырлый, берни белештермичә, мунчага килеп кергән яшь хатын, җен-пәри күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана, дерелди, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә лом, көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүкән тәгәрәтеп китереп, бастырды. Җансыз предметларга: "Шунда гына торыгыз, чыгармагыз", ‒ диде дә, каядыр чапты. Ул арада Зифа үзе белән авыл советы рәисен, участковойны, тагын берничә хатын ияртеп кайтты. Ишекне ачкач, бер-бер артлы ире белән ахирәте Фәгыйлә чыгып басты.
Ир-ат һәрвакыт билдән түбән өлеше белән уйлый, шуңа да хатын-кыз баш белән уйларга, тәртипле булырга тиеш дигән уйлы Зифа Фәгыйләнең хыянәтен кичерә алмады. Өй төзеп кергәннән бирле терәлеп торган күрше, бер табактан ашаган, бер-берсенең йортына, бала-чагасына күз колак иделәр. Зифа аны, ирсез булганга кызганып, мунча якса ‒ яккан мунчасыннан калдырмады, камыр-комыр пешерсә ‒ чәенә чакырды. Башка сыймастай хәл. Ир хатыны бу вакыйганы берничек тә кабул итмәде. Ике якын кешең хыянәт итсен әле. Пычаксыз суйдылар. Илдуска ни җитмәгән. Кеше, гадәттә, өендә ала алмаган нәрсәне эзләп чыгып китә. Ире аны яратмагандыр, яратса, хыянәт итмәс иде. Мөгаен, ул аларның хыянәтен кичерә алмас! Хыянәт ачылыгын сүзләр белән генә аңлатып та булмый торгандыр. Бөтен җаның белән ышанган кешеңнең башка берәү белән күңел ачып, сине генә түгел, баланың һәм нәселенең дәрәҗәсен төшерүенә Зифа түзеп тора алмас. Иң пычрак, иң фәхеш нәрсә ул зина!
Кызулыгы басылып, элеке хәленә кайтты. Башына юньле уй кермәде, кулы эшкә бармады, гаеп үзендә шикелле, кеше күзенә күренергә кыенсынды. Хатын эчтән янса да, ялкынын тышка чыгармады. Илдусының кием-салымнарын “Магнит” кибетеннән алган зур-зур дүрт пакетка тутырып төйнәде дә башкача бу йортның ишегенең кайсы якка ачылганын онытырга кушты.
Хатасын таныган иргә өйдән куылу көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. Кичкә карый, авыл җирендә кая барып төртеләсең. Аның тез буыннарының хәле бетте. Терсәк якында гына да бит. Таштан юкә суелса да, чәмле Зифасы, әйткән сүзеннән кире кайтып, гафу итә торганнардан түгел. Чарасыздан баш иеп, Фәгыйләләр ягына тәвәкәлләде. Иелгән башны кылыч кисмәде. Сөяркәсе аңа коридордагы диванында йоклап торырга рөхсәт бирде.
Ике яшь ярымлык авыру баласы белән ирдән аерылган егерме биш яшьлек Зифага тормыш үзенең сикәлтәле юлларын күрсәтергә тотынды, каршысына бәрелер киртәләр корды. Илдус, Фәгыйләнең башы белән дә уйлап, законга салгач, өйнең яртысына үзенең хуҗа икәне ачыкланды. Зифаның хезмәт хакы даруларга кереп бара, алимент акчасы ‒ тиеннәр генә. Алар белән ерак китәлмисең. Җитмәсә, күршесендә яшәгән ире шак та шок Фәгыйләнең каралты-курасын ныгытып йөри. Бала, атасын күрсә, янына барам дип, өзгәләнеп, аңа талпына. Күрә торып, йөрәгең чыдап карасын. Әмма Зифага төшенкелеккә бирелеп, елап утырырга ярамый, кирегә юллар ябык. Авырлыкларны эш белән җиңәргә кирәк.
Болай булмый. Акча табуның нинди дә булса юлын эзләргә кереште. Уйлаганың каршыга килә ди. Авыр чакларда кайгы-шатлыкларны бүлешер дусларың булсын. Зифаның хәлен белергә, отпускы төгәлләнеп килүче, Испаниядә эшләп, “акча суккан” классташы Лилия керде. Чит җирдә якташ-иптәш кирәгепме, яшь хатынны үзе белән китәргә теләге барлыгын белдерде. Һөнәр белү дә кирәк түгел, өй җыештырып, ашарга әзерли белсәң, шул җитә икән. Дарулар да бездәге белән чагыштырганда күпкә очсыз. Сүз иярә сүз чыгып, беркадәр эшләгәч, кызыңны да үз яныңа алырга мөмкин дигәнрәк фикерләр җиткерде. Зифа, иренен бераз тешләп торгач, кыстауга килдеме, язмыш кушыпмы, кинәт карар кабул итте һәм тәвәкәлләде. Кызын энекәшләре-киленнәре белән авыл очында искерәк кенә өйдә яшәгән әниләренә илтеп куйды. Классташына ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якка, барлы-юклы акчасын җыештырып, очарга билет алды.
(Дәвамы бар.)
(Автор стиле сакланды.)
Фото: Pixabay.