Барлык яңалыклар
Дөнья бу
22 март 2022, 14:49

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Күчтәнәч. Булган хәл

 – Ни бит әле, Илшат, мин авылга кайтып җитеп ятам инде. Сиңа хәбәр итеп тора алмадым, ачуланма, ашыктым.  Бу хәбәрне ишетүгә, Илшатның аяк астындагы җир убылгандай булды.  – Ничек, Марат, нишләп алай итә алдың соң? Минем әнкәй, әнкәй килеп керер бит сезгә, син кайтып җитүгә. Ни дип күзенә карарсың?  – Ярар, әйтермен әле берәр нәрсә. Хөкүмәт пенсия биреп тора, ашарына бардыр әле. Исең киткән икән!..

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Күчтәнәч. Булган хәл
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Күчтәнәч. Булган хәл

Кичке тынлыкта ялгызы уйга чумып утырган Мәдинәне капка төбенә килеп туктаган машина тавышы сискәндереп җибәрде.

 – Кемнәр йөрер соң төнгә каршы! – дип, ул бәләкәй яктагы тәрәзәдән урамга күз төшерде.

Өйдә кеше бармы, берәрсе безне каршы алыр микән, дигән уйлар белән тәрәзәгә карап торган кунаклар, Мәдинәне күреп, аңа кул болгадылар. Гәзит укып булышкан иренә, кемнәрнеңдер килүе турында сүз катты да, капка алдына ашыкты үзе.

Кунаклар, чыннан да, көтелмәгәннәре булып чыкты. Ерактан, Мәскәү ягыннан кайтып, беренче тапкыр, апаларының кайда яшәп ятканын күрәселәре килеп, туктап чыгасы иткәннәр. Җәйге ялларын Мәдинәнең туган авылында үткәреп, Мәскәүгә кайтып барышлары икән. Сөенеченнән Мәдинә нишләргә дә белмәде: әле килеп берсен кочаклаган була, әле олы абыйсының оныгын аркасыннан сөеп ала. И, абыйсы бигрәк яшьли китте шул, балаларының шулай матур яшәп ятуларына сөенеп кенә яшисе иде дә, нишлисең, бар да Ходай кулында. Кулларына туган як күчтәнәчләрен күтәреп, бер-бер артлы тезелешеп, өйгә атладылар барысы да.

Татар, башкорт халкының шундый да матур гадәте бар: якыннан кайтамы, ерактанмы, кунак бервакытта күчтәнәчсез йөрмәс. Өстәлгә килеп кунаклаган сумкага кагылырга да куркып торды башта Мәдинә. Авылдан килгән, нәкъ туган ягы күчтәнәче икәнен сизә бит инде күңел. Аерым куелган матур савыттан, танауны ярып кергән бал исе, аны һушына китергәндәй булды. Бал... Туган ягы нечкәбилләренең, болын чәчәкләреннән тырыша-тырыша җыйган тәмлекәе. Балсыз йөремиләр инде алар. Башкорт ягыннан кил дә, дусларына башкорт балы алып килмә!

 Мәдинәләрнең үзләренең өстәленнән дә бал өзелми дә ул. Балбабай дип кенә йөртәләр авылда аның бабаен. “Бал абый” дип исемләмәгәнгә генә күрә, “бал бабай” дип йөрткән була үзен Мәдинә. Шулай уйланып утырганда, кунаклар күчтәнәчләре белән өстәлне тутырып ташладылар. Ниләр генә юк монда: кипкән мәтрүшкә, кипкән җиләк, Әй елгасы буенда үскән кара бөрлегән кайнатмасы.  Монысы инде – иң биек кыяларда үскән таш әреме, әтисенең печәнлегендә үскән кызыл бөрлегән кайнатмасы.

Бу тиклем күчтәнәч бар да безгәме дигәндәй, туганнарына рәхмәтле күзләрен йөгертте Мәдинә. Олыгаясыз да, быел авылга да кайта алмадыгыз дигәндәй, җибәрә белгән сеңелесе күчтәнәчне. Елга, ялан буйларының чәчәк исе, балачакта йөгерә-йөгерә җиләк җыйган яланнары, алар тавындагы каенлыкта үскән каен җиләге, гөмбә исе – әйтерсең дә авылының бар матурлыгы, яңа гына килгән кунаклар белән өенә килеп тулды.

Кунаклар килгәч кенә куела торган самавырлы өстәл артына тезелешеп утыргач, мәтрүшкәле сөтле чәенә, күзләрне ачыттырып бер күз яше тәгәрәп төште Мәдинәнең. Тирә-ягына күз салды, бар да бар, бар да җитеш кебек... Тик самавыр артында, үзе чәй дә эчә алмыйча, тезелешеп утырган балаларына, чәй ясап өлгертә алмаган әнкәләре генә юк шул... Үзен тиз генә кулга алды да, күз алдында торган әнкәсенә охшатып, җитез генә кунакларын самавыр чәе белән сыйларга тотынды. Туган авылы белән кадерле очрашу бүләк иткән туганнарына, әледән-әле, рәхмәтле дә, сагышлы да карашларын ташлап-ташлап ала үзе.

 Аз гына игътибарның да шулай онытылмаслык җылылык бүләк итә алуы турында, бик озак уйланып йөрде Мәдинә. Кинәт кенә аның исенә, ерактан кайткан авылдашының, ниндидер сәбәп белән, әнисенә күчтәнәч җибәрә алмавын, ачына-ачына, сөйләгәне исенә төште. “Ярар, гомер буе күчтәнәчсез тотмадың бит картларны, бер җибәрә алмаганнан ни була соң, юкка борчылма әле”, – дип юатып та куйган булды бит әле. Хәзер исенә төште Мәдинәнең шул сөйләшү. Әй акыл иясе дә үзе, бөтенләй дөрес киңәш бирә алмагансың шул, Мәдинәкәй.

***

 Солдат хезмәтеннән бергә кайткан егетләр, сөйләшеп, икесе бергә, елына бер генә кайта алырлык, ерак-еракка эшкә барып урнашалар. Башта бер тәлинкә ашны, бер телем икмәкне икәү бүлешеп ашый дуслар. Өйләнеп, бер-бер артлы туган балалары шатлыгын бергә уртаклашып, матур гына яшәп алып китәләр. Тик күпмедер вакыттан, еш-еш очрашулары сирәкләшә башлый, акрынлап аралар суына, дускаем, авылдашым дип сөйләшеп утырулар да анда-санда гына эләгә башлый. Егетләрне дөнъя баса, берничә ел саен машина алыштырулар, элекке дуслыкка бөтенләй вакыт калдырмый. Тик бер нәрсә изге булып кала алар өчен. Яллары төрле вакытка туры килү сәбәпле, берсе кайта авылга кыш, икенчесе – я җәй, я көз.

Илшат кайтып керсә – Маратның әнисе, Марат кайтып керсә, Илшатның әнисе, тота-каба, йөгереп диярлек килеп җитәләр. Күчтәнәч өмет итеп түгел инде, балалары яныннан кайткан бит, энәсеннән җебенә кадәр сораштырырга кирәк, ерактан кайткан тәм-том белән чәйләп алу ни тора тагын. Кайта башлагач: “Үзең генә күтәрә алмассың, Сәрия апа, әйдә әле, Илшатыңның күчтәнәчләрен илтеп куйышыйм”, – дип озатып куюлары...

Соңыннан ахирәтләрен Себер күчтәнәчләре белән чәйгә алулары ни тора: “Монысын да җибәргән, кара әле, монысын да салган. Белә бит әнисенең нәрсә яратканын улым! Әй йомшаккайлыклары! Исән эшләгез балалар, тату яшәгез! Илләр тыныч булсын!” – дип, бергәләшеп, теләкләр теләп утырулары.

Күпмедер вакыттан соң Маратлар өендә шундый ук шатлыклы күренеш. Китә башласалар, әниләренең, сөенешеп, авыл күчтәнәчләре җибәрүе ни тора. Моңа тиклем гел шулай булды. Тик соңгы елларда Маратның холкы әллә ничек үзгәрә башлаганын нык сизә Илшат. Шалтыратмый да, сораштыра башласаң, вакыты юклыкка сылтана. Яисә сүндереп үк куя телефонын, үзе шалтырату турында сүз дә юк.

Беркөнне Илшат таңнан ук никтер кәефсез уянды, эшендә дә әллә нигә кулына тоткан әйберләре төшеп китеп йөдәтте. Авылда бер-бер күңелсезлек юктыр бит дип, әнкәсенә шалтыратып карады. Соңыннан, аптырап, Маратка шалтыратты. Алды дусты телефонын.

 – Ни бит әле, Илшат, мин авылга кайтып җитеп ятам инде. Сиңа хәбәр итеп тора алмадым, ачуланма, ашыктым.

 Бу хәбәрне ишетүгә, Илшатның аяк астындагы җир убылгандай булды.

 – Ничек Марат, нишләп алай итә алдың соң? Минем әнкәй, әнкәй килеп керер бит сезгә, син кайтып җитүгә. Ни дип күзенә карарсың?

 – Ярар, әйтермен әле берәр нәрсә. Хөкүмәт пенсия биреп тора, ашарына бардыр әле. Исең киткән икән!

 Сөйләшү өзелде. Нишләргә, кайда барып сугылырга белмәде Илшат. Якында гына торган кибеткә кереп, ашыга-ашыга күчтәнәчләр җыярга тотынды. Уенда, тизрәк, тизрәк авылга әнкәсе янына. Тик тиз генә кабынган егетне, җитәкчесенең сүзе юлга чыгып китүдән тиз туктатты: “Синең ялың быел сентябрьдә генә икәнен әллә онытып җибәрдең, егеткәем!” Әйе, берничек тә боза алмый җитәкче ел башыннан төзеп куелган графикны. Сорамыйча кайтып китсәң, эшкә кире килә алмаска да мөмкинсең.

Тик шул берничә көн эчендә, Илшатның күзләре эчкә батып, аякларын көчкә сөйрәп йөргәнен, хатыны сизми каламы соң? Барысын да сөйләп бармаса да, Наиләсенә эчен бушаткач, җиңел булып калды бераз. Тик инде ничә тапкырлар шул күренеш күз алдында Илшатның. Марат кайтып керүгә, әнкәсенең ашыга-ашыга аларга килеп керүе, күзләрен Маратка төбәп, улы турында хәбәр көтеп торуы. Бер хәбәр дә юклыгын аңлаган әнкәсенең ишектән, капкадан чыгып, акрын гына атлап, үз өйләренә таба китүе – йөрәкләрне ярсытып, күзләргә яшьләр китерә дә тора шул. “Шаярткан гына Марат, болай эшләмәс аның улы, борын кычытканны басардай, бер-ике уч конфет-печенье тыга алмадымы икән?” – дип, артына әллә ничә борылып карагандыр әле әнкәсе. Улының җылы куллары кадерләп төйнәгән күчтәнәчләрен, һәрберсен исни-исни ничә көннәр чәйләр эчкәнен аңламадымы икәнни дусты?

Күпмедер вакыттан соң кайтты Илшат авылга, әнкәсе янына. Китәр вакыт җиткәч, авыл күчтәнәчләрен төйнәп, Маратның әнисе килеп керде:

– Бигрәкләр дә каз ите ярата Маратым. Алып барырсың инде, яме, улым! Үзенең катылыгына үзе аптырады Илшат. Авызыннан бәрә сугып өзәрдәй чыккан сүзләрне алдан уйлап та йөрмәгән иде ич:

 – Утырып еласаң да юк, алып бара алмыйм, Рәшидә апа!

Артыгын бернәрсә дә сорап тормады Маратның әнисе. Тик ишектән чыккан чакта, ике ахирәтнең күзләре бер мизгелгә очрашып алдылар. Икесенең дә күзләреннән тәгәрләп төшкән күз яшьләре, ерактан кайткан һәм ерактан килгән, бармак башындай күчтәнәчнең дә, үзәк өзгеч бик кадерле икәнен аңласыннар иде шул балалар!

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Күчтәнәч. Булган хәл
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Күчтәнәч. Булган хәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: