Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 март 2022, 09:55

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (2)

...Кызларым, улым, сез бүген шул чәчәк хәлендә. Әниегез сезне дә шул чәчәкне өзгән кебек йөрәгеннән өзеп ыргытты бит ничә еллар элек. Кайларда икән сез? Чәчәк кояштан җылы эзли, сез кайда, кемнән эзлисез икән әниегез бирә алмаган җылыны? Нишләдем мин?

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (2)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (2)

(Дәвамы.)

Наилә бу исләрне төрле даруларга сылтап, Зинфирне тынычландыра алды вакытында. Тик кайтуына күп вакыт ашарга пешмәгән булуы, балаларның өс-башы юылмавы төрле уйларга сала башлады гаилә хуҗасын. Эшкә чыгып киткән булды көндезге аштан соң, күпмедер вакыттан соң ялт итеп әйләнеп тә кайтты. Әле моңа тиклем хатынына аның бер төрле дә шиге юк кебек иде, ә бүгенге хәлне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады. Балалар өйдә ялгызлары гына, әниләре күрше апаларда икән, Вадимның ыштаны да алыштырылмаган. Әйе, өстәл уртасына бер ярты куеп, рәхәтләнеп кунак булып утыралар Сания белән аның Наиләсе.

Бик каты сөйләште алар белән Зинфир, тик күпме генә тырышмасын, тартып ала алмады Наиләсен бу сазлыктан. Ялы тулгач, Наилә үз урынында эш тә башлап караган булды. Тик песине май янына бикләп куйган кебек булып чыкты. Ревизия вакытында бик зур сумма җитмәүчелек ачыкланды. Сыерларын сатып булса да түлиләр бурычны, ләкин Наилә башка күпме генә эчмим дип ант итсә дә, эшендә калдырмадылар. Эчәм дигән колына, хәмер чыга юлына, дигәндәй, эчәм дигән кешегә каян да табыла ул эчәр урын.

Авыл халкы Наиләне, әле тегеннән, әле моннан исерек кайтып ятканын күрә башладылар. Тиз биреште яшь хатын, бик тиз, ә Сания үзенең, тагын бер гаиләне шулай тиз тарката алуына сөенеп, учакка утын өстәп кенә торды. Менә шунда килде дә инде гаиләгә зур кайгы. Балаларын җәлләп, гаиләдәге авыр хәлне уйлап, икмәк төяп элеваторга китеп барган Зинфир, каршыга килүче “КамАЗ”га килеп бәрелә. Табиблар күпме генә тырышсалар да, коткара алмыйлар Зинфирне.

Иренең үлемен ишетмәгән Наилә, таңга гына кайтып керә ул көнне. Зинфирне соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең күзләрендә күпме нәфрәт күрә ул үзенә карата. Аның нинди хәлдә икәнлеген чамалап, балаларны әниләре алып китә. Бер-ике көн ару гына йөрегәч, барып ала ул балаларны. Тик Зинфирнең, тормыштагы иң кадерле кешесенең янында юклыгын, аны мәңгелеккә югалтуын шунда гына аңлый башлый Наилә. Мондый кайгыны онытып торуның бердәнбер чарасы, онытылганчы эчү. Эчте, бирде генә кирәген эчүнең. Өй эчендәге бер әйберне калдырмый сатып бетереп эчте. Өч баланың авыр тормышын күргән авылдашлар чаң суктылар. Балаларның өчесен дә җыеп приютка алып киттеләр. Менә шунда гына үзенең нинди түбәнгә тәгәрәгәнен аңлый башлый Наилә. Стенадагы фотодан, Зинфир белән ап-ак туй күлмәгендә Наилә балкып тора, аның белән янәшә фотода, балалар белән ничек матур елмаешып төшкәннәр алар. Кая соң алар, кайтарыгыз аңа Зинфирын, балаларын, элекке матур тормышын? Эх, кем ишетә соң сине Наилә? Яныңда ярдәм кулы сузардай бер генә кешең дә юк бит синең?

 Бүген дә ихатада өшеп уянып китте ул. Чирәм өстендә йоклап калган икән. Тирә-ягына каранды, торырга уйлады. Торып китәрлек рәте булмагач, тагын ауды. Шунда ул үзенә, кемнеңдер, бик тә төбәп, карап торганын сизде. Якын-тирәдә берәү дә юк. Шулай да кемдер күзәтә бит аны, күзәтә. Кинәт аның күзләре, чирәмгә таянган бармаклары аша, аңа төбәлгән зәп-зәңгәр күзләрне күреп калды. Әһә, менә кем күзәтә икән аны! Зәңгәр чәчәк? Чәчәк таң атуга, яңа гына таҗларын ачкан да, нинди дөньяга эләктем әле дигәндәй, тирә-якны байкый, кояш җылысын эзли. Ул шул тиклем саф, чиста, күк йөзе кебек зәп-зәңгәр. Наилә, аның матурлыгына карап, мөкиббән китте. Ләкин тиз кулга алды ул үзен. Күрә алмый ул андый матурлыкны, аны бары тик пычраклык, шапшаклык уратып алган: “Харап, утырган була килештереп. Юк аның ихатасында матурлыкка урын, юк!” Шулай сөйләнә-сөйләнә, яңа гына бу дөньяга караш салган чәчәкне, ачу белән өзеп ташлады. Зәңгәр чәчәк якында гына торган сулы чиләккә барып төште. Өзеп ыргытты да онытты аны Наилә. Тик күпмедер вакыттан, чиләк кирәк булганга килсә, теге чәчкә һаман да кояшка карап, елмаеп сулы чиләк өстендә йөзеп йөри. “Эй балакаем, нәни генә булсаң да, нинди көч бар үзеңдә. Минем белән чагыштырып буламы соң сине, сабый!”

Кинәт аның исенә, балаларының приютка алып киткәндә, әниләрен аякларыннан коча-коча: “Әни, әни, җибәрмә безне беркая да, без бит сине бик яратабыз, әни, бары тик эчмә шул нәрсәне. Син эчмәсәң безне алып китмәсләр бит әни, җибәрмә безне әни”, – дип өзелә-өзелә елаганнары исенә төште. Сыгылыплар төште Наилә. Нишләргә? Нишләргә хәзер аңа?

 Кызларым, улым, сез бүген шул чәчәк хәлендә. Әниегез сезне дә шул чәчәкне өзгән кебек йөрәгеннән өзеп ыргытты бит ничә еллар элек. Кайларда икән сез? Чәчәк кояштан җылы эзли, сез кайда, кемнән эзлисез икән әниегез бирә алмаган җылыны? Нишләдем мин?

Бер тамагыма хуҗа була алмадым, барыгызны да югалттым.

Ул, җиргә иелеп, тиз-тиз генә өзелгән чәчәкнең тамырын эзләп тапты, тырнаклары белән төбен йомшартты, су сипте. Аның өчен мәшәкатьле көннәр башланды: таң атса да, кич ятса да уенда тик зәңгәр чәчәк. Ул үсәргә тиеш! Бик тырыш чәчәк булып чыкты ул. Атна дигәндә тагын берничә чәчәге атты. Наилә очып кына йөрде бу көннәрдә...

Ә теге дусларын куып чыгарырлык көч тапты ул үзендә. Күпме еллар аны бәйләп тоткан төенне чабып ыргытырлык көч тапты бит ул. Бу арада Наиләне, яхшы гына киенеп, шәһәр юлында йөргәнен күрделәр авылдашлары.

Җәйнең ямьле бер көнендә капка төбенә бер җиңел машина килеп туктады. Капкадан йөгереп чыккан Наиләнең: “Әминәм, кызым, кайттыгызмы?” – дигән сүзләре ишетелеп калды. Иң беренче эше итеп ул кызын, киявен, оныгын, койма буенда тезелеп үскән зәңгәр чәчәкләр янына алып барды. Тезләнде алар янына, һәрберсен куллары белән акрын гына сыйпап чыкты.“Югалган тормышыма юл күрсәтүчеләр. Кичерә алсагыз, кичерегез мине балалар! Ә мин башкача алай хаталанмам дип уйлыйм. Шуны белә Наилә, бу ихатаны кире балалар шау-шуына күмәр өчен, бик озак тырышасы булыр аңа. Бу юлында аны артка тартучы түгел, алга этүче таянычлары бар аның хәзер!

Фото: Pixabay.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (2)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: