Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 март 2022, 09:51

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (1)

...Күрше авылдан  килеп урнашкан Наиләне тиз арада үз итте авыл халкы. Чибәрлеге, сатып алучылар белән итагатьле итеп сөйләшә белүе, кибетнең һәрвакыт чиста булуы сатып алучыларны үзенә тартып торды һәрчак. Колхозда “Зил” машинасында эшләгән Зинфир дә килеп керәсе итте беркөн. Керде һәм Наиләнең бер серле карашы җитте Зинфирне үзенә гашыйк итәргә.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (1)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (1)

Күзләрен ачып, тирә-якка карарлык рәте дә юк Наиләнең. Бер уйлаганда нәрсәсен карыйсың инде аның? Шул ук пычрак бүлмә, өстәл тулы юылмаган савыт-саба, идән тулы буш шешә... Инде күпме вакытлар шундый тормыш белән яши ул. Юк, гел ятып кына тормый Наилә: кичкелеккә шешәдәш дуслары җыела, төннәр буе каян, кем нәрсә табып китерә, шуның белән сыйланалар. Инде күпме кисәтүләргә эләктеләр.

Ай, иртән торып китүләре, шулай ук кыен булмасын иде ул. “Торма, ник торасың, ят, эшкә барасың юк, ихатаңда мал-туарың юк, ашарга сорап елап утырган балаларың юк, ят та ят. Үзең теләп алган рәхәт тормыш шул бит инде”, – дип, үзенә боерып та алган була. Айныган арада башына, ни эшләп шул тиклем матур тормыш җимерелде соң әле дигән уйлар да керә ара-тирә. Гаеплене дә эзләп маташкан була кайвакыт. Тик мондый тормыштан һич кенә дә котылу чарасын таба алмый ул. Эзләргә дә тырышмый кебек. Үзе теләп алган тормыш... Янында ярдәм кулы сузарга әзер күпме якын кешеләре торганда, колагына да элмәде алар сүзен. Бер кайгысыз, рәхәт тормыш дулкыны, бөтереп алып кереп китте үз артыннан Наиләне.

Күрше авылдан  килеп урнашкан Наиләне тиз арада үз итте авыл халкы. Чибәрлеге, сатып алучылар белән итәгатьле итеп сөйләшә белүе, кибетнең һәрвакыт чиста булуы сатып алучыларны үзенә тартып торды һәрчак. Колхозда “Зил” машинасында эшләгән Зинфир дә килеп керәсе итте беркөн. Керде һәм Наиләнең бер серле карашы җитте Зинфирне үзенә гашыйк итәргә. Ниндидер сәбәп тапкан булып килеп кергән егет хәзер инде үткән-сүткән саен, магазинга сугылмый китмәс булды бит әй. Наиләне ял көннәрендә авылына җилдертеп итеп кую, барып алу кебек күңелле мәшәкатьләр өстәлде Зинфирнең тормышына. Наилә дә, бер дә юкка, күбәләктәй очып куна дисезме егетнең корыч атына. Күрше авылда шулай да күз төшәрлек егет яши дип бер-ике ай элек әйткән булсалар, валлаһи менә, ышанмас иде ул. Ә хәзер, Зинфир машинасының дөбер-шатыр килеп магазин урамына борылуы, күп тә үтми май кояшы кебек балкып, үзенең килеп керүе – аның өчен дөньядагы иң бәхетле минутлар.

Эшне тиз тоттылар алар. Бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлаган егет белән кыз, көзге муллыкта гөрләтеп туй да ясап ташладылар. Кыз яклары кияү белән, егет ягы Наиләне үз кызлары кебек күргәнгә, әти-әни тарафыннан бер каршылык та булмады. Үз йортына алып кайтты Зинфир Наиләне. “Мәңгегә бергә”, – дип, атлап керделәр алар яңа өйнең тупсасын. Яңа өенә нәкъ шундый хуҗабикә алып кайтырга теләгән иде Зинфир, хыялы тормышка ашты егетнең.

Бик матур яшәп алып киттеләр яшьләр. Зинфир колхозның алдынгы шоферы, тапкан берен өйгә алып кайта, эчеп-нитеп йөреми. Наиләнең дә сатучы акчасы мулдан гына. Ел үттеме-юкмы, гаилә тормышын ямьләп, әнисе кебек бөтерчек кыз аваз салды өйдә. Бәләкәй генә Әминә тәпи китеп, тәтелдәп йөри башлауга, нәни Зөлфия Әминәнең бишегенә хуҗа булды. Әй Зинфирнең урамнарны яңгыратып, пипләтеп, ашыгы-ашыга өйтә кайтканнарын күрсәгез: кулында кызларына уенчыклар, күчтәнәчләр. Кызларының капка алларыа чыгып, “Әти дә әти” килеп каршы алулары – бәхетнең җиденче катында диләр бит андый кешеләр турында. Өч-дүрт елдан Наилә иренә тагын зур бүләк ясады: Вадим атлы, гел әтисенә охшаган улы белән котлап, бәби туе үткәрделәр алар.

Беркөнне, алар күршесендәге буш йортка, каяндыр ерактан, бер гаилә күченеп килде. Ире тыныч кебек күренсә дә, хатыны бер дә баш бирмәс, бик тә чаяга охшап тора иде. Күченеп килүләренә ике-өч көн дә үтмәде, ихатада бала чүпрәкләре элеп йөргәндә, Наиләнең колагына: “Күршекәем, кара әле бу якка, рәтләп танышмадык та бит әле, кер әле кер бакчага. Безгә бит күршеләр булып яшәсе”, – дип, чакырганы ишетелде.

Күрше хатыны койма буена килеп, кесәсеннән бер чүл шешәсе чыгарып Наиләне һаман үз бакчасына чакыруын дәвам итте: “Кер инде, торма ялындырып. Әйдә кеше күрмәгәндә, танышу хөрмәтенә бер генә йотып куйыйк әле”. Уттан качкандай качты Наилә аның кырыннан. “Кара әле, болай гына танышып булмый микәнни? Нәрсә сөйләгән була бит әй? Хатын-кыз кесәсенә аракы салып йөрсен әле?” Моңа тиклем кереп хәлләрен белеп чыгарга уйлап йөргән Наилә, башкача бу өй ягына карамаска да тырышты хәтта. Тик тиз генә бирешергә өйрәнмәгән икән теге чая хатын.

“Кара әле, шул буламы күршелек, шул буламы тормыш? Бергә-бергә матур итеп яшәргә кирәк бер-берең белән. Син бит инде өч бала әнисе, көн буе эшлисең, арыйсың. Ял да итә белергә кирәк, балакай, ял да итәргә”, – дип сөйләнә-сөйләнә өйгә килеп керде, Зинфир эштә чагында. Көйләп-җайлап, матур сүзләр сөйли-сөйли эчерде бит Наиләгә теге шешәдән салып. Тыннары капланды Наиләнең, чәчәп чыкты хәтта. Үтте бераздан үтүен, хәтта җылынып, телләре дә ачылып китте. Озак кына, бик җылы әңгәмә корып утырдылар әле соңыннан. Бер эләктергән корбанын җиңел генә ычкындырасы килмәде Саниянең. Әле үзенә чакырган була, коймак пешергән идем, кер әле дип, әле үзе кереп җитә балаларга бер-ике конфет эләктереп. Тик очрашкан саен әле иреннән, әле балалардан чаршау артында яшергән булып, теге чүлне тартып чыгара. Беркөн эштән кайтып кергән Зинфир: “Наилә сизәсеңме син, безнең өйдән әллә нинди ачыган исләр килә башлады, тынга каплана, нәрсә соң бу?”

(Дәвамы бар.)

***

Автор үзе турында

Туган авылым – Салават районыны ямьле Әй буенда урнашкан Лаклы авылы. Юллама буенча иң алдынгы авыл хуҗалыгы районы Илешкә бик сөенеп килдем. Республикабызның төньяк-көнчыгышында урнашкан, кырыс табигатьле, таш кыялар, берсеннән-берсе гүзәл, ямьле Әй, Юрүзән елгалары илендә, күп балалы гаиләдә тырышып-тырмашып үскән авыл баласына данлыклы игенчеләр илендә тормыш корып яшәп китүләре авыр булмады.

Эшләгән елларымда балаларны иҗатка, сәнгатькә тартуны төп максатым итеп куйдым. Күзгә күренгән уңышларым да бар. Каләм тибрәтә башлавымның да төп сере шунда инде. Бәйрәмнәр өчен сценарийлар яза башлаганда, үзебезнең язучы, шагыйрьләребезнең китапларын тау кебек өеп куеп, матур шигырь юллары, өзекләр белән бизәп, бай эчтәлекле итәргә тырыша идем. Соңыннан башыма шундый уй килде: ни өчен әле мин, күп вакытлар үткәреп, китаплардан әзер материал күчерергә тиеш? Тотыйм да үзебезнең авыл тормышын, кешеләрен, табигатен чагылдыручы юлларны проза һәм шигъри юллар итеп үзем языйм!

Укытучының чын иҗади эше шуннан башлана икән. Үзең иҗади эшләсәң, балалардан да шуны талап итә башлыйсың. Шулай итеп укучыларда фикереңне үз сүзең белән әйтеп бирә белүне, тирә-яктагы, әдәби әсәрләрдәге төп вакыйгаларга үз карашыңны булдыру кебек тойгыларны үстерергә тырыштым.

 Хәзер лаеклы ялда булсам да, язышмыйча тора алмыйм. Язган хикәяләремдә тормыш юлымда очраган кешеләр язмышы күбрәк чагыла, лирикага, әхлакый тәрбиягә игътибар бирәм.

 Кайда матурлык, сәнгать – шунда тормыш, шунда яхшылык!

 

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (1)
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Матурлык көче (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: