Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 март 2022, 21:17

Башка сыймаслык хәлләр. ШОМЛЫ ВАКЫЙГА (2)

Шулай итеп, көн кичкә авышты. Караңгы була башлагач, паникага бирелеп, кычкыра башладым.

Башка сыймаслык хәлләр. ШОМЛЫ ВАКЫЙГА (2)
Башка сыймаслык хәлләр. ШОМЛЫ ВАКЫЙГА (2)

Бер ял көнендә Коля: “Бездә монда матур күлләр күп. Әйдә балык тотарга барабыз”, – дип тәкъдим ясады. Өйдә утырумы, табигатьтә булумы – миңа барыбер иде, ризалаштым. Алдан ни буласын белгән булсаммы?..

Беравык тынып торгач, дәвам итте:

– Күлгә килеп җиткәч, андагы матурлыкны күреп таң калдым. Чыннан да Коля мең мәртәбә хаклы булган. Әйтерсең лә, мине зурлар тормышыннан йолкып алып, бишеккә салып тирбәтәләр.Табигатьнең матурлыгын беренче тапкыр күрдем! Искиткеч матур икән бу дөнья. Уйлар эреп кинәт юкка чыкты. Узган тормыш – куркыныч төш сыман. Берничек тә ул төшкә әйләнеп кайту теләге юк. Мин барын да аңладым: моннан соң бөтен тормышым үзгәрәчәк: эшем дә, йортым да, хәтта хатыным да булачак!

Коля кармакларны көйләде, учак тергездек, утыннар китердек, палатка кордык та, янәшә утырып, озак итеп гәпләштек. Күңелләр йомшап китте. Сыңарымның мине куркыткан үгет-нәсыйхәтләре белән битәрләмәве, тормышта яшәргә өйрәтмәве шатландырды. Су буенда кунып калдык. Таң аткач, утын хәзерләргә, гөмбә җыярга урманга кердем. Җыйган утыннарны урман кырыенда калдырып, бик тирәнгә китмичә урманда, берәр сәгатьләп, гөмбә эзләдем. Урманнан чыкканда яр кырыенда Коля юк, учак та сүнеп бетә язган. Чуалып беткән леска белән кармак ком өстендә ята. Бераз көтеп торгач, палатканы, машина эчләрен карадым. Ул беркайда да юк. Кычкырган тавышка да бернинди җавап килмәде. Ерак китмәскә тиеш, монда булырга тиеш!

Шулай итеп, көн кичкә авышты. Караңгы була башлагач, паникага бирелеп, кычкыра башладым. Һаман тавыш юк, нишләргә,

кемгә шалтыратырга? Биредә элемтә дә, бер кеше дә юк.

Мин элек төркемнәрдә – группировкаларда торучы, төрле катлаулы хәлләрдә дә рухны югалтмаган, күпне күргән ир кеше. Ә монда, нишләргә кирәген белмичә, сабый балаларча, югалып калдым. Һәрвакыт сыңарымны үземнән күпкә югарырак, өстенрәк, көчлерәк саный идем. Аның озак вакыт юклыгы тынычлыгымны алды. Күземә төн буе йокы кермәде. Машинадан туктаусыз чыгып, тавыш ишетмәмме дип тыңладым. Таң атуга, кулыма пычак алып, урманга кереп киттем. Үзем аны кулланырга туры килмәсә иде дип хыялландым. Һәрбер метр җирне әйбәтләп күзәттем. Беренче табышым – сыңарымның баш киеме – куандырды да, тирән борчуга да салып, куркытты да. Бераздан чүпрәк-чапрак өеменә тап булдым. Тирәсендә – кипкән кан таплары, изелгән агач ботаклары.

Без туктаган станга аюлар килгән. Коля урманга чапкандыр. Анда аңа аюлар ташлангандыр... Буыннарым йомшап, җиргә аудым, акылсыз кеше кебек үкердем. Ни өчен шулай килеп чыкты? Ни өчен аңа, миңа түгел?..

Юлдашым, миннән йөзен каплап, үксеп елады. Ул кичергән трагедия өчен мин дә, теләктәшлек белдереп, бик нык борчылдым, шок кичердем. Ләкин аны тынычландыра торган бернинди юату сүзләре тапмый аптырап утырдым.

 

 

ИГЕЗӘК СЫҢАРЫ

 

Әңгәмәдәшем, бераз тынычлангач, дәвам итте:

– Урманда тирән депрессиядә күпме аунаганымны хәтерләмим. Үзем күргәннәрне бераз аңларлык булгач, торып утырдым. Әле караңгы төшеп бетмәгән иде. Үзем тапкан чүпрәк-чапракны, су буена алып чыгып, учакта яктым. Кырык кат уйлаганнан соң, су буендагы шомлы вакыйганы фаш итмәскә булдым. Әгәр милиция-мазар чакыртсам, үземне гаепләп, кулга алачаклары һәм зинданга илтеп атачаклары көн кебек ачык иде. Намусым чиста булса да, репутациям кара. Мине беркем дә яклап маташмаячак, үземне үзем аклый алмаячакмын, газиз башым төрмәдә чериячәк. Сыңарымның баласы атасыз үсәчәк, гаиләсе, барлык ирешкәннәре, киләчәккә яңа планнары юкка чыгачак.

Ничек кенә авыр булса да, мин үземне көчкә кулга алдым һәм Коляның тормышын дәвам итәргә катгый карар кылдым. Ә эштә минем юклыкны беркем дә абайламаячак һәм эзләмәячәк. Анысын мин төгәл белә идем.

Цехта күпмедер вакыт эшләгәнлектән, үземне анда иркен тоттым. Коляның бөтен сөйләгәннәрен хәтеремә сеңдереп, вакыйгаларны күзәтеп барганга, әллә ни авырлык сизмәдем. Үзем яңа рольгә тиз кердем. Бердәнбер кыенлык – кешеләрне Коля кебек белми идем. Шуңа күрә төрмәдәгечә хәл иттем. Иң беренче эш итеп барлык категория эшчеләр киеменә исем-фамилиясе, һөнәре, категориясе язылган биркалар ясатуны уйлап таптым. Бездә электриклар, слесарьлар, токарьлар, бригадирлар, мастерлар эшли. Һәр һөнәргә аерым төс, һәр категориягә аерым билге.  Чәйләп алу вакыты, тарту урынын  билгеләдем. Үзебезнең металл эшкәртү цехы журналы буенча чагыштырып, эшчеләр турында мәгълүматны тиз үзләштердем, чөнки күкрәкләрдәге үзем уйлап тапкан биркалар нык ярдәм итте, хәтерем дә бик әйбәт минем. Цехыбыздагы үзем керткән актуаль яңалыклар, үзгәрешләр тиз арада барлык заводка таралды. Башка цех җитәкчеләре килеп, минем эш алымнарымны өйрәнделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.

Алдагы яңалык – гаиләм барлыкка килде. Сыңарымның аерылган хатыны кире кайтты. Ул берни сизенмәде. Берничә ел элек өч көнлек аерма белән икебезгә дә төрле җирдә аппендицитка операция ясаган булганнар. Операцияләрнең бер үк елны, бер үк тирәдә булуын үзебез дә соңыннан гына белдек. Хәзер олы кызыбыз зур үсеп килә, артыннан уртак улыбыз аны куа. Ә киләчәккә планнарым Наполеонча зурдан минем...

Купега проводница кереп, ярты сәгатьтән Питерга җитәчәкне хәбәр итте. Без яңадан сүзсез калдык: беребез авыр йөктән – бушанып, икенчебез – сөйләүдән шок кичереп. Юлдашым, өстәлдәге әйберләрен портфеленә салды да, өс киеменә үрелде. Мин шулвакыт аңыма килеп:

– Сезнең исемегезне дә белмичә аерылышабыз ахрысы?! – дидем.

Ачык чырай белән, авыз кырыеннан бераз елмаеп:

– Николай! – диде. – Алай карамагыз! Мин башкача булдыра алмадым. Сыңарым миңа кешечә яшәргә тагын бер мөмкинлек бирде кебек. Дөрес итеп... Телисез икән, мин сөйләгәннәрне, башкаларга гыйбрәт итеп, яза аласыз. Рөхсәт итәм. Язсагыз, миңа да җибәрегез инде, – дип визиткасын биреп, мине тирән уйда калдырып, саубуллашып чыгып китте...

Тормыш шулай икән шул: маңгаеңнан язылганнан берничек тә качып котылып булмый...

 

Шәфкать ГАНИЕВ,

Ижау шәһәре.

 

Фото: sunhome.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: