ИГЕЗӘКЛӘР
Элегрәк ил буенча гел командировкада йөрергә туры килде. Поездлардагы кайбер озата баручылар – проводницалар мине таный ук башладылар. Студент елларында үзем дә ул хезмәтне башкарганлыктан, хәлемнән килгәнчә, аларга ярдәм итәргә тырыша идем. Даими юлда йөрү арытса да, эшемне бик яраттым. Карышмыйча һәм конфликтсыз эшләгәнем өчен җитәкчеләр мине гел диярлек заводта җитештерелгән аппаратларны көйләп җибәрү өчен җибәрәләр. Юлда йөргәндә китап язарлык, яки кино төшерерлек гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән танышасың.Озын ерак юлларда ни генә сөйләмиләр, күпчелек юлдашларым, якыннарына да сөйләми торган серләрен миңа ачып, ышанып тапшыралар иде. Үзем дә якыннарыма әйтә алмаганнар белән бүлешә идем. Билгеле, кайчак аралашу уңышсызлыкка да очрый: юлдашың юл буе мыштым гына гәҗиткә күзен тери яки кроссворд чишә. Андый аралашу “Сез кайдан?”, “Кайчан килеп җитәбез икән?..” кебек сорау җөмләләр белән төгәлләнә.
Мин купелы вагонда йөрүне кулай күрдем. Ул көнне ярым буш вагон купесында берүзем бара идем. Гадәттәгечә, укыр өчен каршыма үзебезнең телдә чыккан гәҗитләрне салдым, куен дәфтәремә соңгы аралардагы вакыйгаларны терки башладым. Алдагы станциядә миннән шактый яшьрәк ир-ат керде. Авыз эченнән мыгырданып, исәнләшкән булды. Сумкасын киштәгә атты, җәһәт кенә өстен салып элде дә чәй артыннан чыгып китте. Кергәч, сүзсез генә килеп утырды, кроссвордын чыгарып, караштыра башлады. Мин инде аны читтән күзәтеп, бу мыштым кешедер дип фаразладым.
Ул кинәт пошынып куйды. Шакмакларына берничә сүз язгач, китапчыгын читкә этте дә, сигаретын алып, тагын чыгып китте. Кызыксынып китапчыкка карадым. Кроссворд җыентыгының “Төрмәнеке” (тюремный) дигән исемен күргәч, нык гаҗәпләндем. Ул язган шакмакта “Академия” сүзен укыдым. Үзем төрмә сөйләмендә (жаргонында) көчсез булганлыктан, ниндидер аңлашылмаучылыктыр дип уйлап куйдым. Бөтенләй зарарсыз сүзнең юлдашыма ни өчен шулай тәэсир итүен аңламадым.
Ул кергәндә, мин берни булмагандай, үземчә уйланып утыра бирдем. Өстәл янына килүгә, портфеленнән фляжкасын чыгарды да:
– Эчегез! – дип миңа тәкъдим ясады.
– Эчмим, – дип кире кактым. Юлдашым мине кызыксындыра башлады. – Кая барасыз?
– Питерга, – дип кыска җавап кайтарды ул.
– Булганым бар. Әйбәт шәһәр.
Юлдашым башын какты. Шул рәвешле, ярты сәгать чамасы сүзсез генә бардык. Мин куен дәфтәремә сырлаган булдым, гәзиттән берничә мәкалә укыдым. Ул, ара-тирә иреннәрен фляжка авызына тидереп, чылатып алды, тәрәзәдән артта калган агачларны күзәтте һәм кинәт:
– Мин сезне телевизордан күрдем, – диде.
Ул минем йөземдә аптырау һәм сорау тууын сизеп булса кирәк:
– Юкмыни? – диде, уңайсызланып, чәчләрен сыпырды. – Бәлкем игезәк сыңарыгыз?
– Энем миннән 10 яшькә яшьрәк, без бер-беребезгә охшамаганбыз.
Үзем дә аптырап калдым, ә юлдашым төшенкелеккә бирелмәде:
– Нәкъ ике тамчы кебек охшашлык! Коммуналь хезмәт турында кыска репортаж булган иде... Әйтерсең, бер үк йөз!
Дөньяда охшашлар беткәнмени, дигәндәй, иңбашымны җыерып куйдым. Тынычлыкны бозу өчен китапчыкка ишарә ясап:
– Кроссвордның исеме сәер икән, әйеме? – дип сорап куйдым.
– Кем өчендер әйе.
Ул, китапчыгын ябып, карашын миңа төбәде дә, өстәлдә яткан гәзиткә һәм куен дәфтәремә ымлап:
– Әллә сез журналистмы? – дип ачылып китеп сорау бирде.
– Юк, журналист түгел. Ләкин мин актив хәбәрче. Берничә татар гәзитендә материалларым басыла, – дип җавап бирдем. Үзем белән алган гыйбрәтле бер хикәямне күрсәттем дә, кыскача эчтәлеген сөйләдем. Юлдашым бик кызыксынып тыңлады. Бераз уйланып утырганнан соң, дулкынланып, үз тарихын миңа сөйләргә җөрьәт итте.
– Сезгә тормышны яңа, чиста биттән башларга туры килмәдеме? Мәгънәсез сорау, әйеме? Узганны сызып атып булмый. Тормыш – кулъязма түгел. Элек дүшәмбедән яңача яши башлыйм дия идем. Күпме дүшәмбеләр узып китте, санап бетерерлек түгел...
Ул кинәт сәер генә тартылып куйды, карашлары моңсуланды.
– Мин гаиләдә ялгыз үсмәдем, игезәк сыңарым Коля белән. Бала вакытта әти дөнья куйды. Әни тормышын икенче ир белән бәйләде. Ул эчәргә яратучы булып чыкты. Әни дә озак яшәмәде, авырудан китеп барды. Үги әти булган кеше безне ташламады. Коля белән бер-беребезгә терәк булып, икәү бик тату, дус яшәдек, укуда сынатмадык.
Ир-егетнең йөзе караңгыланып китте. Бер мизгелгә күзләрен йомып алды.
– Исегездәме 90нчы еллардагы җимереклек? Минем ул чордагы тормышым ирекле һәм рәхәт булып тоелды. Безнең ише башсыз малай-шалайлар баш күтәреп, пычрактан – “князь”гә үрмәләгән чак иде. Миха исемле күршем тиз генә баеп китте, тирәсенә “мактаулы, дәрәҗәле” команда җыйды. Ниндидер җаен табып, без – игезәкләрне дә үзенә якынайтты. Мин аерым исәптә: ышанычлы урынбасар-шофёр булдым. Бөтен төр мөһим эшкә мине гел үзе белән алды, акчаны хисапсыз түләде. Акылсыз идем, башымны югалттым.
Еш кына без ялган карашларның корбанына әйләнәбез. Мин ул чакны олы бәхет кошы тоттым диеп уйладым. Яшьтәшләремнән аерылып торырга, үземнең гадәти яшәү тирәлегеннән күтәрелергә хыялландым. Текә – крутая тачка, синең өчен “җанын да бирергә әзер торучы” дуслар, акчага барына да риза булган күбәләк-кызлар башны әйләндерде. Менә игезәк сыңарым гына...
Миханың “мөһим һәм җаваплы задание”сен үтәргә без икебез дә барырга тиеш идек. Коля кинәт авырып китте, өйдә калды. Мин, үземне геройларча тотып, алга – билгесезлеккә атладым...
Бер мәлне бөтен нәрсә челпәрәмә килде. Барыбызның да эзебезгә төштеләр. Миха тулысынча кирәген алды, җитмәсә, аңа тагын үлем җинаятен өстәделәр. Коля чиста калды. Мине дә хөкемгә тарттылар, чөнки алыш-биреш кәгазьләрендә имзам тора иде. Адвокатка рәхмәт, 10 урынына 4 ел срок бирдертте. Дуслар да, кызлар да юкка чыккты, джипка да адвокат хуҗа булды. Иректәге сыңарымнан башка беркемем дә калмады.
Миннән аермалы буларак, Коля тормыш мәктәбен лаеклы узды. Мин төрмәләрдә чиләнгәндә ул институт бетереп, башта инженер, аннан зур цех җитәкчесе – начальнигы, гаилә корып әти булды. Ләкин аерылырга да өлгерде. Хисапсыз акчадан башымны югалта язганда, мине туктатырга, ышыкларга, туры юлга бастырырга тырышып, күп көч куйды... Аның артык кайгыртуыннан туеп, мин фатирга күчтем, аерым яши башладым.
Юлдашым кулы белән битен каплады, тирән сулап куйды. Ә мин тынлыкны бозарга батырчылык итмәдем. Очраклы кешегә ачылу теләгенең гади түгеллеген аңладым. Аны нәрсәдер бик нык борчый, ят кешегә сөйләп, тизрәк бушанасы килә. Аны ашыктырмаска тырышам, ә үзем түземсезлектән кыбырсынам.
– Колония… Менә иреккә чыгам да, барын да начар төш кебек онытачакмын дип уйладым. Аллаһка шөкер, мине анда үтермәделәр. Беренче утырганда, урта мәктәп белеме булганнарны төзелештә кирәк булачак һөнәрләргә укыттылар. Агач остасы – столяр һөнәрен үзләштердем. Срок тулгач, иреккә чыктым, ә тормышны белмим, аңламыйм. Мин белгән, булдырган эш-гамәлләр узган тормышта калды.
Һөнәрем юк иде. Колониядә столяр эшен үзләштергән идем. Аннан чыккач, төрле предприятиеләргә барып, эш эзләп карадым. Барысына да “тышлык”, диплом күрсәтү кирәк. Бер урында инде урнашам дигәндә, кадрлар бүлеге хезмәткәре хезмәт кенәгәмне карагач: “1996 елдан кайда эшләдегез?” – дип сорау яудырды. Үзем дә, нишләптер, “Утырдым!” – дип әйтеп салдым. Яңа тормыш башларга дигән соңгы өметтән үземне мәхрүм итүемә бик ачуым килде.
Сыңарым янына киттем. Анда тыныч кына бер ай утырдым, ияләндем кебек. Коля үзенең коллективы турында озаклап, мавыктыргыч итеп сөйләүләре мин – эшсезне коткарды. Коляның үзенә буйсынучы һәр эшченең исемен, характерын, гадәтләрен белүе миндә зур кызыксыну уята һәм гаҗәпләндерә иде.
– Акыллы Лена исемле сәркәтип, эшне төгәл үтәүче бик үк аңлы булмаган урынбасары, саран һәм хәйләкәр Петрович атлы инструментчы һ.б. турында озаклап сөйләде. Ә мин аларны сөйләм буенча күз алдына китерәм, үземчә хәтергә салам. Ә үзем: “Нигә минем бөтен эшем дә кешечә түгел икән?” – дип уйлыйм. Коля мине беркайчан да ачуланмады, битәрләмәде, киресенчә, мине кайгыртып, гел ярдәм итәргә әзер торды. Ә мин, гел үземчә карар кылып, үземчә яшәдем. Коля белән бары фатирда гына очраша идек. Гаиләсен дә күргәнем булмады. Чөнки ул – дәрәҗәле, зур җитәкче. Башсыз бертуганының туктаусыз төрмә кошы булуын башкаларга сиздереп, кемнең үз абруен төшерәсе килсен?! Ә мин аны аңлый идем, шуңа беркайчан да комачауламадым һәм үпкәләмәдем дә. Үземнең мөшкел хәлем аркасында кеше арасына бик чыгып йөрмәдем. Кайвакыт подъезд янындагы әбиләр белән исәнләшеп үтәм, ә алар мине Коля дип уйлый.
Юлдашым кинәт моңсуланды.
– Тагын барып чыкмады. Элекке танышымның җиңел акча табу максатыннан ясаган тәкъдименә ахмакларча кабат эләктем. Миңа икенче шәһәргә товар илтергә йөкләнде. Моның өчен үземә мең бакс түләргә тиешләр иде. Ахмаклыгым һәм саранлыгым аркасында өч елга лаек булдым. Янәдән колония минем йортыма әйләнде.
Юлдашым, хатирәләрне искә төшереп, учлары белән битен ышкыды.
– Коляның туры юлга бастырырга теләп, гел белем алырга өндәве күңелгә тыңгылык бирмәде. Икенче утырганда вакытны бушка уздырмадым: төзелеш-механика техникумында укып, механик һөнәренә ия булдым.
Төрмәдән кабат игезәк сыңарым янына кайттым, чөнки башка барыр урыным да, сыеныр кешем дә юк иде. Ул күптән ялгыз яши иде. Үземне гаепле хис итсәм дә, хәлемне үзгәртерлек берни дә уйлап таба алмадым. Язмышымның кыек сызыгы берничек тә тураерга теләмәде. Ялгыз юл – һәрчак җиңелрәк бирелә, чөнки алдыңда сайлау мөмкинлеге юк, барысы да үз көенә бара.
Элекке “дусларым” мине табу җаен гел уйлап табалар иде. Ярты еллап каңгырап йөргәннән соң, өченче тапкыр алар “ярдәме” белән төрмәгә эләктем. Аралашу кичәсенә – тусовкага чакырдылар. Үзара нидер бүлешә алмый, сугыша башладылар. Мин, үзебезнекеләрнең берсен яклап аерганда, патруль килеп җитте. Сугыш чукмары котылып калды, стажлы төрмә кошы булгач, яңадан 3 елга мине утыртып куйдылар.
Өченче тапкыр төрмәдә утырган чагында пилорамада агач остасы булып эшләдем. Бер мәлне янымда гына өелеп торган агачлар өстемә ишелде. Мин физик имгәнү алдым. Төрмә башлыгы, эшне зурга җибәрүдән куркып, мине китапханә эшенә күчерде. Болай да укырга, белем алырга һәвәс булганга, минем өчен китап дөньясы яңа мөмкинлекләр ачты. Ике ел эчендә мин бик күп китаплар укып, белемемне күтәрдем, дөньяны күзаллау дәрәҗәсен үстердем.
Гел үземнең уңышсызлыгым, бәхетсезлегем сәбәпләрен эзләп саташтым. Уемда, күңел экранымда сыңарым җитәкләгән цех кешеләре, анда барган, үземә таныш булган вакыйгалар туктаусыз чагылыш тапты. Нишләптер, үземне цех башлыгы итеп күзаллый идем. Җитештерүгә – производствога яңалыклар, үзгәрешләр кертү; Коляныкы кебек дөрес яшәеш; бала-чагалы гаилә тормышы турында хыялландым... Төрмәдән срогыннан бер елга алда азат ителдем. Яңадан Коляга барып сыендым. Ул мине берсүзсез, кичә генә аерылышкан кебек, якын итеп, кабул итте. Яңадан заводның төзелеш цехына эшкә урнаштырды. Без икәү бергә тату-дус яши башладык.
(Дәвамы бар.)
Шәфкать ГАНИЕВ,
Ижау шәһәре.
Фото: Pinterest