Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 март 2022, 13:20

Экстрасенс (2)

Әүфәт шатланып өйгә ашыкты. Хәзер инде аның буш йортта берүзе калган гүзәл зат белән аралашырга мөмкинлеге бар. Җае чыккач кылларын да тарткалар.

Экстрасенс (2)
Экстрасенс (2)

Зур капка алдында машина сигналы пипелдәгәч, халык бер урамга, бер ишеккә карый башладылар. Капка төбенә ГАЗик килеп туктаган икән. Бу юлы халык күзен алмаган ишектән, кыска буйлы, киң җилкәле, таза гына егет чыгып капканы ачты. Бу хуҗаның улы, өйрәнчеге, – дип пышылдады бер хатын. Машина ихатага кереп келәт янына туктады. Шофер янында утырган кеше кабинадан сикереп төшеп, өч-дүрт капчыкны келәткә ташлау белән, машина кузгалып та китте. Фураж китергәннәр икән. Авылда үскән Әүфәт бик тиз аңлады. Бу колхоз машинасы, фуражны да фермадан чәлдергәннәр. Өшкерүченең малга азык эзләү, хатынының сыер саву, икмәк салу мәшәкатьләре булырга тиеш түгел. Яңа гына мичтән чыккан зур гына түгәрәк ипине ашъяулыкка төреп, тәмле исләр чыгарып бу йортка кереп киткән хатынны да шәйләп алган иде ул. Өшкерүченең сиземле бармаклары эш коралларына тотынып тупасланырга тиеш түгелдер инде, – дип уйлады. Шулчак аның күзе зур капка кырына өелгән чүп өеменә төште. Артык чүп тә юк, буш шешаләр өеме. Якынырак килеп баскач ушы китте. Чит илләрдә җитештерелгән аракы, ром, виски,  төрле-төрле кызыл вино, тагын безнең халык укый алмаслык билгесез телләрдә язылган этикеткалар ябештерелгән, нинди генә рәвешле шешәләр юк монда! Музей кызыгырлык тулы коллекция өелгән. Кем бушатты икән боларны? Шунда гына ул үзенең пычрак керләр өеменә карап торган хатын-кыз кебек хис итеп, кеше күзенә чалынганчы, урамга ашыкты. Анда да ул яхшы хәбәр ишетмәде, хуҗабикәнең сыерын савып чыккан хатын:

 – Өшкерүче бүген берсен дә кабул итмәячәк! Иртәгә иртәнгә әзерләнегез! – дип, төркем белән хушлашып китеп тә барды.

Бу хатын бик канәгать булып кайтып китте, хуҗабикәгә эш күрсәтеп, өшкерүчегә күренү бәхетенә ирешкәндер, – дип уйлады халык. Бүгенгә капка саклап торуның файдасызлыгын аңлап, калганнар да әкренләп таралыша башлады. Кая барсыннар инде, төн кунарга фатир зләргә кала. Читтән килүчеләрдән, Әүфәтнең машинасыннан башка, бер тугарылган ат белән бер бишекле мотоцикл. Ул да әти-әнисен якындагы бер йортка кунарга урнаштырып чыкканда урамда кеше калмаган иде. Бу авылда мари халкы күнеккән инде, көндә кунарга керүчеләр булып тора, чәй, шикәрлек акча эшләргә мөмкинчелек бар димәк. Үзенең дә берәр йортка кереп, шәраб йотып, сузылып ятып йоклыйсы килә, кабинада ятып җиләп беткән инде ул.

Сайланып торасы юк инде, монда йортлар барысы да бер чама, дип якындагысының ишеген какты. Ишек төбендә озак таптанып торырга яратмаган егет, түфлиен салып өйгә үк килеп керде. Ишек ачарга әзерләнгән хуҗабикә әбигә бәрелә язып туктап калды. Гафу үтенеп, исәнләште дә, турыдан-туры кунарга сорады. Тыштан караганда зур булмаган йорт, эчтән иркен генә күренә. Зур якка чыккач, түр башындагы караватта таныш яшь хатынны күреп, авызын чак ачмый  калды. Өянке яныннан, серен аңа ишеттереп, торып киткән, ак җирлеккә яшел борчак төшкән киң итәкле сылу, яшь хатынны күлмәгеннән танып, йөзен читтән генә күзәткән иде. Нәкъ үзе. Күлмәген алыштырып халат та киеп өлгергән. Аның йомры тубыкларын, төз аякларын каплый алмаган ак чәчкәле кыска халаты изүеннән атылып чыгарга торган калку күкрәкләре егетнең күзләрен иркәләде. Яшь хатын аптырап калган егеткә игътибар итмәгән кебек, бер генә күз сирпеп алды да, озын кара чәчләрен матурлап җыеп каптыргыч белән эләктереп тә куйды. Әбинең ризалыгын ишетмәгән Әүфәт аңа карады.

– “Катын” риза булса, – дигәч, яшь хатын әбине аңлап, кулбашларын гына сикертеп куйды. Арка үзәге чымырдап куйган буйдак егетнең эченә җылы йөгерде. Әүфәт күчтәнәчләрен алып керергә  дип чыгып китте.

Ашыкмыйча гына тәмәке тартып, күчтәнәчләрен алып кергәндә чәй кайнаган иде инде. Әби чынаякларга куе гына чәен агызып торганда, Әүфәт өстәлгә бер тарма кәнфит, бер кап чәй, бер шешә кызыл шәрабын куйды. Әби рюмкалар алып килгәч, шешәне ачып, аларны тутырды.

 – Танышу хөрмәтенә! Мин Әүфәт булам, – дип яшь хатынга карады. Исемен әйтергә теләмәгәнлеге йөзенә чыккан хатын, башын боргалап кына

– Гөлия, – дип куйды. Колакка катырак әби аңламыйча да калды.

– Танышу хөрмәтенә төбенә чаклы, – дип, Әүфәт рюмкаларны алып аларның кулларына тоттырды. Үзе дә күтәреп, хатыннарга да ым биреп, рюмкасын бушатып та куйды. Бер кәнфитне тешнәп, чынаягына үрелде. Ярый әле әбинең рюмкалары элекеге кырлы, йөзәр граммлы булды. Бәләкәйрәк булсалар  егетнең тел очына да барып җитмәс иде. Күңеле күтәрелеп киткән Әүфәт, бер йотым чәй эчкәч, рюмкаларны тагын тутырды.

 – Монысын инде, иртәгә уңышлы гына сеанс үтәргә язсын дип күтәрәбез! Йокларга да яхшы булыр!

Гөлия монысын эчеп куйгач та, рюмкасын читкә алып, каплап та куйды. Эндәшмичә генә чәй уртладылар. Гөлиянең сәер карашын сизгән Әүфәт, тагын шәраб коярга кыймады. Ә анысы әби торып китү белән чынаякларны юып, өстәлне җыеп алырга ашыкты. Шуны сизгән егет тә, өстәл артыннан тиз генә торып, тартырга чыгып китте. Сигаретын ташлап керергә генә уйлаган иде, өйдән әби килеп чыкты. Ул каядыр ашыга иде күрәсең:

  – Кызымның балалары өйдә үзләре генә калган, йокларга куркырлар,  – дип сөйләнә-сөйләнә капкадан чыгып та китте.

Әүфәт шатланып өйгә ашыкты. Хәзер инде аның буш йортта берүзе калган гүзәл зат белән аралашырга мөмкинлеге бар. Җае чыккач кылларын да тарткалар. Күңеленә һуш килгән мондый сылу, гүзәл затлар аңа сирәк очрый шул, калганнарына үзенең дә исе китми. Аның күтәрелгән күңеле өйгә кергәч кенә, түр башындагы караватта йокларга яткан Гөлияне күреп сүрелде. Анысы Әүфәт кергәч тә селкенмәде дә, стенага карап яткан килеш ята бирде, башын күтәреп борылып та карамады. Егет ишек төбендәге караваты янындагы лампочканы сүндереп, үзе дә ятарга әзерләнде. Чишенеп, ак простыня җәелгән йомшак матраска сузылып яткач та уйга калды. Ни өчен бу яшь хатын аңа борылып та карамады, сөйләшергә дә теләге юк. Ул бит төшеп калган егетләрдән түгел. Өченче дистәне тутырырга күп калмаган буйдак егет, үз бәясен яхшы белә. Гәүдә дисәң гәүдәсе, төс дисәң төс. Кызлар игътибарыннан да мәхрүм түгел, киресенчә җиләгән инде. Ә менә бу, күңеленә һуш килгән хатын, ни өчен аңа битарафлык күрсәтә? Аңа бит күп яңа “шәһәрләр” алганда да каршылык күрсәтүчеләр әз булды. Бераздан күршесенең караваты шыгырдап куйгач уйларыннан туктап колакларын торгызды. Йокламый икән. Ул да уйланып ята торгандыр, четерекле мәсьәләсе башыннан чыкмый күрәсең. Шушы мәлдә ул бәхетсез хатынны жәлләп тә куйды. Алар арасында күзгә күренмәгән киртә бар шул. Бу инде ике карават арасындагы дүрт-биш метр гына ара түгел. Гөлия – кеше бакчасы, ияле хатын. Тагын әллә нәрсәләр уйлап, боргаланып озак ятты Әүфәт. Гөлия дә йокламый иде, аның хәбәрчел караватының шыгырдап куюы, аңа да йокларга рөхсәт бирмәгән кебек.

Түзмәде Әүфәт. Әкрен генә торып Гөлия янына килеп утырды. Ул йокламый иде, тик егетне аптыратып кымшанмады да, көтеп яткан диярсең, ничек яткан, шулай ята бирде. Әүфәт аңа азгын егетләр кебек ташланмады, кочакламады, үпмәде, киресенчә үгет бирергә килгән әтисе кебек әкрен генә сүз башлады:

– Өянке артында таныш булмаган хатынга сөйләгән сереңне мин дә ишетеп яттым, кайгыңны аңлыйм. Синең кебек чибәр, сылу хатынның түлсез булуына һич тә ышанмыйм. Без көткән өшкерүче дә шарлатан гына булып чыкты, бер эчкече икән. Мин аны бер хатынны алып килгән таксистан да ишеттем. Ул күптән монда кешеләр ташый икән. Танышлыгы аркасында шәһәрдән алып килгән хатынны да чиратсыз гына кертеп чыгарды. Үзегез дә күргәнсездер, таксистның: “Володенько! Ишегеңне ач инде, тик күрешергә булса да”, – дип басып торганын барысы да күрде кебек. Шунда, ишек ачылганда мин аның "махмыр"дан шешенгән битен, сыер имчәкләре кебек бармакларын күрдем. Ихатасындагы бер өем шешәләр да шул турыда сөйли. Аның элек булган энергиясе дә юкка чыккан булырга тиеш, бер хатын әйтмешли бармакларыннан очкыннар очып тормый. Мин дә әнине аңа ышанып алып килгән идем, хәзер инде аны тынычландырыр өчен генә, иртәгә күренеп  чыгарга туры килер. Сезгә килгәндә, бу “тылсымл” кешенең ярдәме шикле. Барысы да Ходай кулында, мин инде аңа ышана башладым. Менә бүгенге көнне генә алыйк: Аллаһы Тәгалә ризалыгы күренә түгелме соң? Ул гына безне, ике чит-ят кешене очраштырып, кунарга да буш өйдә икебезне генә калдырды. Хәтта серегезне дә алдан ук миңа ишеттерде. Бу очраклы хәлләр булырга тиеш түгел. Мин дә сезнең яныгызга усал ният белән килмәдем.  Аллаһка шөкер, мин әлегә буйдак егет. Һичшиксез үземә иш табачакмын! Һәркем үзенең бәхете өчен көрәшергә тиеш, сез дә берәр чарасын табарсыз, – дип Гөлия яныннан торып китәргә талпынды. Шулчак селкенми дә, Әүфәтне тыңлап яткан яшь хатын, аңа борылып, кулыннан тотып алды. 

– Китмәгез! – Ул одеалын ачып, куллары белән битен каплады... Бу төн бик озакка сузылды.

 

Әлиф ГАЛИМОВ,

Уфа районы.

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: polsov.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: