Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 март 2022, 12:45

Экстрасенс

Имеш, экстрасенсның кичә үткәргән сеанслардан соң энергиясе, безнеңчә әйткәндә көче, гайрәте кимегән.

Экстрасенс
Экстрасенс

Соңгы тапкыр авылына кайтып килгәннән соң Әүфәтнең күңеле сүрелде. Ишетте генә түгел, үз күзләре белән күрде. Гомер чирләмәгән әнисендә бума авыруы башлаган икән. Шул чакта әтисе яшьле күзләре белән улына текәлде:

 – Өшкертеп карарга кирәк! – диләр. Андый кеше бар икән, республикабызның марилар яшәгән районында, – дип куйды.

 – Үзебез генә барып табалмабыз, машинаң белән кайтып, алып баралмассың микән?

 – Барырбыз, әти, барырбыз! – дисә дә, шәһәрдә, бер зур гына автобазада шофер булып эшләгән Әүфәт уйга калды. Чөнки совет чорында шәхси машина алу бәхете сирәк кешеләргә генә тәти, Әүфәткә үзе эшләгән оешма аша эш итү юлы кала.

Хәзер инде аңа автоколонна җитәкчесеннән рөхсәт алып, ял көненә шул  якка йөк табып, юлнамә алырга туры киләчәк. Башлыкка чын хәлне аңлатып биргәч, аңа җомга кич үк кайтып китәргә рөхсәт бирделәр.

Авылдагы йортлары янына КАМАЗын туктатып, кабинадан сикереп төшеп, капка келәсенә үрелергә өлгермәде, көтеп торганнар диярсең, йортның такта янкорма ишегеннән әти-әнисе килеп тә чыкты. Әүфәт бер мәлгә туктап, иркен итеп тын алды: "Әни әле аякта..."

Өйгә кергәч тә әнисе өтәләнеп чәй әзерләргә  тотынды.

 – Әтиең мунча яккан иде, башлап син барырсың, улым, – дип, әнисе, яраткан улының аркасына кагылып алды.

 – Миннегегез генә түзсен, – дип, учын учка ышкып шатланып алды Әүфәт. Чабынырга ярата  ул. Тәмам тынычланып калган уллары чәй эчеп утырган арада, иң кирәкле хәбәрен әйтергә җыенган кеше кебек туктап, башта әтисенә, азак әнисенә карады:

 – Нигә машина белән кайтканымны аңлагансыздыр, иртәгә кирәкле җиргә барып кайтырбыз. Кичтән үк әзерләнегез, иртә белән кузгалырбыз! Моңаеп калган әтисе белән әнисе ризалыкларын белдереп, бер сүз дә дәшми баш кактылар.

Иртә белән капка төбендә зәңгәр төтеннәр калдырып ком төягән КАМАЗ, Әүфәт билгеләгән курс белән юлга чыкты. Мәктәп төзелеп яткан бер авылда йөген бушатып калдыргач, машина җиңеләеп киткәндәй булды.

Райондагы тиешле авылга барып кергәч, өшкерүченең йортын озак эзләргә дә туры килмәде. Әүфәт зур булмаган буа күпереннән чыгып, карт өянке янындагы күләгәгә машинасын куеп, кабинадан сикереп төште. Әти-әнисенә утырып торырга кушып, якындагы йорт алдындагы капка төбенә җыелып торган халык янына атлады.

 “Ул бәләкәй авылда, аның йортын эзләп торасы да юк, капкасы алдында һәрвакыт кешеләр җыелып тора”, – дигән сүз дөрес  булып чыкты. Әүфәт адымнарын әкренәйтеп халык җыелып торган капкага якынлашты. Җеназага җыелганнар,  диярсең. Унбишләп кеше булырга тиеш, күбесе хатын-кыз, ике-өч кенә ир заты күренә. Зур капка янындагы эскәмиядә пингвинннар кебек хатын-кызлар тезелеп утыра, урын җитмәгәннәре булса кирәк, бәләкәй капка алдына өелешеп, ихатаны күзәтәләр. Берсенең дә йөзендә елмаю әсәре, шатлык билгеләре юк. Ялгышмадыммы икән, – дип шикләнеп кенә, бәләкәй капка алдындагы төркемгә якынлашкач, аңа исемлек төзелгән бер бит кәгазь белән шарчыклы каләм тоттырдылар:

 – Язылыгыз! Монда керү кәгазьдәге исемлек буенча. Өшкерүчегә күренү вакыты да әлегә билгесез, бүгенме, иртәгәме?

Аптырап калган Әүфәткә аңлатып бирделәр: бүген иртәдән башлап өшкерүче күренмәгән, берсен дә кабул итмәгән, ял итә, – диделәр. Имеш, кичә үткәргән сеанслардан соң энергиясе, безнеңчә әйткәндә көче, гайрәте кимегән булырга тиеш. Шулай да була микәнни? – дип уйлап куйды Әүфәт. Җир казымый ич! 

Аның уйларын аңлаган кебек, бер олы хатын аңа борылып:

 – Энем, әле синең башың яшь! Аңларлык түгелсең, сеанс үткәргәндә, аның энергиясе бармак очларыннан очкын булып чыгып тора, – дип куйды. Бу сүзләргә Әүфәт тә ышана язды. Берүк әнисенә ярдәме генә тисен иде!

Иң авыры билгесезлек шул... Шатланып килгән егетнең дә күңеле мондагы кешеләрнеке кебек, сүрелде дә куйды. Шулай да кулындагы кәгазь битенә уналты саны куеп, әнисенең исем фамилиясын язды. Күпме булса да көтәргә әзер ул, артка чигенү турында уйларга да түгел. Әнисенең дә күңелен төшерергә ярамый, чире башланырга мөмкин, өшкерүче тиздән кабул итә башлар, – дип теләргә кирәк. Әнә бит, барысы да өметләнеп көтә, биек булмаган койма аша, бүтән йортлардан аермасы булмаган, бу иске генә йортның тактадан ясалган янкорма ишеген күзәтәләр. Менә ул ачылып китәр дә, пәйгамбәргә охшаган кеше күренер кебек. Тик монда аны танып белүчеләр дә, аның дәвалау сихәтен алган кешеләр дә юк кебек. Имеш-мимешләр генә йөри. Һәркем аның турында ишеткән, белгәнен сөйләргә тырыша. Өшкерүче турында күп мактау сүзләре ишеткәч, Әүфәтнең дә күңеле бераз күтәрелгәндәй булды. Ул әтисе белән әнисен алып килеп чиратка бастырды да, машинасы янына китте. Үзенең озын күләгәсен күргәч, намаз укыган, күптән мәрхүм булган картинәсенең сүзләрен исенә төшереп икенде вакыты җиткәнен аңлады. Кабина ишеген бераз ачык калдырып сузылып ятты да, черем итәргә булды.

 – Биш ел бит инде, биш ел...

Шушы сүзләрне ишетеп Әүфәт күзләрен ачты. Ул машинасын  куйган өянке артында хатыннар сөйләшеп утыралар түгелме соң... Сүз башлаган тавыш яшь хатынныкы булырга тиеш. Егет кымшанмыйча гына, тагын нәрсәләр ишетермен,  дип, тыңларга кереште:

 – Без яшәгән бистәдә безне күбесе белә. Күрше-күләннәребез, таныш-белешләребез башта сорашып интектерсәләр дә, хәзер инде тынычландылар бугай. Әдәп саклап сорашмыйлар инде, аңлап торам. Алар өчен мин кысыр хатын. Ирем генә бер сүз дә дәшми. Мине гаепләми. Бу хәлдән көяләнеп яшәгәнемне сизсә дә, тынычландырырга тырыша. Ел саен медкомиссия үтеп торам. Эшем шундый. Табиблар бернинди чирең, үзгәрешләр юк, – дип язалар. Иремне белгечләргә күренеп карыйк, – дип кыстасам да, теше-тырнагы белән каршы. Хәер, мин дә аны гайрәтсез ир, дип санамыйм. Дүрт саны төгәл, тап-таза. Буй-сыны гына ни тора! Хатын-кыз күзе төшмәслек түгел. Сөйләгәч сөйлим инде, без бит танышлар түгел, эчемне бушатыйм, – дип сүзен дәвам итте.  – Егет чагында, күпме кызлар арасыннан мине сайлады. Кияүгә дә аңа үз ризалыгым белән теләп, шатланып кыз килеш чыктым. Бәхетле булырбыз, – дип уйлаган идек. Әле дә мин үземне бөтенләй бәхетсез,  дип күз алдына китерә алмыйм, тик шулай да тормышыбыз китек. Гаиләнең төп бәхете балалар белән генә була торгандыр ул. – Шушы урында әңгәмә өзелде. Өянке артында серләшеп утырган хатыннарның тиз генә торып өшкерүче йортына атлаганнарын күреп, Әүфәт тә торып утырды. Теләсә кем ишетергә тиеш булмаган серен чишкән яшь хатынны күзләре белән капкага барып җиткәнче озатты. Арттан булса да һуш китәрлек буй-сынын, киемен истә калдырырга тырышты ул.

Капка алдында ниндидер хәрәкәт башланган икән, эскәмиядә утырган хатыннар да торып басканнар, барысының да күзләре ихатада. Әүфәт тә машинасыннан төшеп шунда атлады. Аны гына көтеп торган диярсең, хуҗаның сыеры да капка төбенә килеп туктады. Көтү кайткан булырга тиеш. Ир затлары зур капканы ачып, җиленнәре тулышкан, бура зурлык сыерны утарга үткәрделәр. Шул чак янкорма ишеге яртылаш кына ачылып, яңа гына мунчадан чыккан кебек, чәчләре таралмаган, кызарган йөзле хатын күренеп калды. Ул кеше күзенә күренергә теләмичә генә, ишекне яртылаш кына ачып, инде ишек төбенә барып җиткән хатыннарның берсенә нәрсәдер әйтеп, кулындагы бидрәсен тоттырды. Ул хатын тиз-тиз атлап сыер торган утарга юнәлде. Аңа тагын бер хатын иярде. Анысы инде сыерның җилкәсен кашып, муенын сыйпап торырга ризадыр. Тик комган белән җылы су, сөлге бирүче генә булмады. Болар мөселманнар түгел шул,  дип уйлады Әүфәт. Аны тагын да монда җыелган халык, хуҗаның нинди генә эше булмасын, аны башкарырга әзер торганнары аптыратты. Авыл халкы эшкә хирыс шул, хатын-кызга сыер саву да ирләргә тәмәке тарткан кебек кенә инде ул.

 

Фото: hlamer.ru

 

Әлиф ГАЛИМОВ,

Уфа районы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: