Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 март 2022, 15:39

Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. Тел ачкычы. Булган хәл (2)

...Ул шунда Сара апага түшәмдә янып торган лампочкага төртеп күрсәтә дә: "Кара, бер урак, – ди. Фельдшер лампочкага күтәрелеп карагач: – Карама, дурак", – дип дәвам иткәнен сизми дә кала...

Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.  Тел ачкычы. Булган хәл (2)
Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. Тел ачкычы. Булган хәл (2)

(Дәвамы.)

Тормыш дәвам итә. Гөлдания һаман кешеләр белән үзенчә ым белән аралашып яши, тәрәзә шакып, күрше кызларын өйләренә уйнарга чакыра, тик әллә үзен үчекләгәнгә, әллә алар кебек сөйләшә алмаганга алардан бик тиз арый. “Чыгыгыз” дип әйтә алмагач, кызларны ишек ягына борып бастыра да артларыннан этәп җибәрә торган була.
Инде Нәсимә яңа йорттагы мәшәкать белән бераз онытыла, басыла төшкәндә генә төнлә Гөлданиянең бертуктаусыз борсаланып, әйләнгәләп ятуына игътибар итә. Өстенә ябарга дип, кызы янына барса, кызының тәне ут кебек януын белә. Баласын югалтудан куркып, ана дерелдәп төшә. Әмма үзен бик тиз кулга ала. Ире Фәритне уятып, авыл фельдшерына йөгертә, үзе иреннәре кипшенгән кызына кашыклап кура җиләге кайнатмасы белән мәтрүшкәле чәй эчерә.
Минутларны түгел секундларны санап, фельдшер Сара апаны көткәндә, баланың да әнисенең дә күзләренән яшьләр ага. Ана – баласы өчен борчылып, бала – үз хаҗәтен теле белән әйтә алмавының кыенлыгын аңлап.
Тик бу чирнең киләсе сәгатътә шатлык китерәсен әле беркем дә фаразламый. Менә Сара апа Фәрит абый белән йөгерә-атлый килеп керә. Сара апа тиз арада кулларын мичкә терәп җылытып ала, ул арада шприцлар да кайный тора. Кулларын юып, шприцка ампуладан дару җыя башлый.
Гөлдания уколдан бик курка, болай да кечкенә буйлы кыз куырылып килә, йөрәге лепер-лепер итә. Ул шунда Сара апага түшәмдә янып торган лампочкага төртеп күрсәтә дә:
– Кара, бер урак, – ди. Фельдшер лампочкага күтәрелеп карагач: – Карама, дурак, – дип дәвам иткәнен сизми дә кала.
Нәсимә белән Фәрит, исләре китеп, ачкан авызларын ябарга онытып, Гөлданиягә текәләләр.
Сара апа уколны кадагач, сөя-сөя Гөлданиягә витамин бирә:
– Тел алып килдем бит матур кызыма, – ди.
Әллә Сара апаның уколлары, әллә инде шифалы куллары белән җанны да дәваларлык ягымлы сүзләре килеште, кыз икенче көнне кыр кәҗәсе кебек сикергәләп йөри башлый, куанычы эченә сыймый.
Сыярлыкмы соң ул сөйләшә ич! Хәзер инде аны һичкем үчекли алмас! Өйдәгеләрнең куанычының иге-чиге булмый, Нәсимә белән Фәрит тә атлап түгел, йөгереп йөриләр. Гөлданияне инде туктатам димә, дүрт-биш ел эчендә җыелган сүзләр язгы ташуларда ярыннан чыккан елганы хәтерләтә. Үзен сөйләшә алмаган чагында үчекләгән усалларга да өлеш чыгара үткер кыз.
Гөлдания ана телен бик ярата, кадерли. Телнең бик зур әһәмияткә ия икәнлеген, бөеклеген кечкенәдән төшенә. Мәктәпкә укырга баргач, иң матур, эчтәлекле иншалар аныкы була. Ана теленә карата кызда мәхәббәт уятучы, кечкенәдән дустанә мөнәсәбәтләр булдырган, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәримә апаның да өлеше бәһалап беткесез.
Кызык сүзләр белән теле ачылып киткән әйтемне Гөлдания инде көлеп кенә искә ала:

Әнә бер урак,
Карама, дурак.

Әдәбиятка тартылган кызның сәләтен күреп, Кәримә апасы аңа тел белгечлегенә укырга тәкъдим итә, тик бар яклап та талантлы, төгәллекне сөйгән кыз бөтеләй икенче юнәлешне сайлый. (Алга китеп шуны әйтәсе килә: Гөлданиянең бер улы нәкъ Кәримә апасы теләгән тел белгечлеген сайлый һәм укытучы исән чагында бик шатланып кабул итә бу хәбәрне.) Физика-математика бүлегендә укып чыгып, бик күп еллар мәктәптә мәктәптә укыта. Авылларында мәктәп ябылу сәбәпле, шәһәргә күчкәч тә Гөлдания мәктәптә эшен дәвам итә.
Тик бер язгы көндәге вакыйга аның тормышына үзгәрешләр кертә. Эштән соң көндәгечә яраткан гаиләсенә ашыккан Гөлданиянең, светофорның яшел янганын көткәндә, кара күзлек кигән үсмер кызның дулкынланып таякны бер кулыннан икенчесенә күчереп торуы игътибарын җәлеп итә. Түзеп карап торалмый ул, яшел янгач, кызны җитәкләп юл аша чыгарга булыша.
Начар күргән кешедә изге күңелле кешене тоемлау хисе үсешкән, шунлыктан үсмер кыз Гөлдания белән җитәкләшеп баруын дәвам итә. Хатын, Элизаны өенә чаклы кертеп куя, баксаң, әнисенең кан басымы күтәрелеп, авырып киткән икән, шунлыктан Элиза бүген начар күрүче балалар укыган мәктәптән беренче тапкыр берүзе кайтырга чыккан.
Гөлдания ашыгыч ярдәм чакыртып, Элизаның әнисенең хәле яхшыргач кына өенә юнәлә. Шул көнне Гөлдания үзен дөнья матурлыгын күрүдән мәхрүм балаларга багышларга уйлый һәм мәктәптә укулар тәмамланып, ремонт эшлэре төгәлләнгәч, мәктәп директорын да, тормыш иптәшен һәм өч баласын да таң калдырып, эш урынын алыштыра.
Элиза белән танышкач Гөлданиянең балачак хатирәләре яңара. Әти-әнисенә, туганнарына аны яратып, кимсенергә ирек бирмичә, усаллардан яклап үстерүләренә гомерлек рәхмәтле ул. Үзенә гаиләсе тарафыннан кече яшьтән бирелгән шул җылылыкны хәзер инвалид балаларга өләшергә карар кыла Гөлдания. Менә ничә еллар инде, начар күрүче балалар интернат-мәктәбендә тәрбияче булып хезмәт сала. Бар йөрәгенең җылысын бирергә тырыша ул инвалид балаларга, эше белән янып яши.
Рифмалап ачылган теле Аллаһыдан килгән берәр билге булгандыр, күрәсең, бик күп матур шигырьләр авторы ул хәзер. Матур-матур шигырьләренә бик күп кенә җырлары да бар. Укучылары яраткан тәрбиячеләренең изгелеген тоеп, хөрмәт итеп, берничә шигыренә көй язып, конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар.
***
Мин әнием сөйләгәндә бу фәһемле язмышны бик кызыксынып тыңладым, күңел кылларымны чиртте Гөлдания апаның язмышы. Ә күптән түгел миңа аның белән танышу бәхете татыды. Ул бик тә сөйкемле, чибәр апа, йөзеннән нур бөркелә. Кечкенә ыспай гәүдәле, ә үзе шундый олы йөрәкле изге ана, тормыш иптәшенә яраткан, кадерле хатын-кыз, оныкларына ягымлы картәни дә. Тавышы хәтфә кебек, йомшак, назлы, колакларны иркәли, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Менә әниемнең шундый бар яклап та күркәм авылдашы белән аралашырга насыйп булды. Шулай телебезнең кадерен белеп, яратып, ана телендә аралашып яшәргә насыйп булсын һәммәбезгә дә!
Күпләр кем турында сүз барганын, бәлки, таныгандыр да. Героемның үзенең рөхсәтен алып язсам да, исемнәрен үзгәртергә булдым.

Фото: Pixabay.

Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.  Тел ачкычы. Булган хәл (2)
Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. Тел ачкычы. Булган хәл (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: