Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 март 2022, 11:47

Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. Тел ачкычы. Булган хәл (1)

...Сыерның кытыршы теле кулына тиюгә Гөлдания куркудан “ык” итеп кенә кала, берни дә дәшә алмый. Сыер артыннан ихатага йөгереп кергән Гаязның: “Әнкәй!” – дип ачыргаланып кычкыруына Нәсимә, табагачын ташлап, йөгереп килеп, дер-дер килгән сабыен кочагына ала.

Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.  Тел ачкычы. Булган хәл (1)
Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. Тел ачкычы. Булган хәл (1)

Җир йөзендә күпме кеше бар, шулчаклы язмыш! Һәр кешенең язмышы үзенчәлекле, ә бүген мин язасы героемның тарихы бигрәк мавыктыргыч, берсенекенә дә охшамаган.
Үткән гасырның урталарында, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга дистә еллар да үтмәгән чор бу. Авылның асыл егете Фәрит, армия хезмәтеннән кайта. Дулкынланып торган чәчле, зәңгәр күзле, шаян телле егет күп кызларның йөрәгенә ут сала, ә чибәр егет җырдагыча, чибәрләрне чибәр яратыр дигәндәй, утырмага килгә,н уңганлыгы, акыллылыгы белән дан алган, күрше авылның йөзек кашы, чибәр Нәсимәгә бер күрүдә гашыйк була. Нәсимә дә егетне уйлап, сөю утларында яна. Фәрит тимерне кызуында сугарга була, кара кашлы, сылу кызны урлап алып та кайта. Ул вакыттагы матур кавышу йоласы бу. Яшьләргә никах укыла. Дүртпочмаклы, кечерәк булса да, заманына карата бер дигән йортта матур итеп яшәп китә яшь гаилә. Нәсимә булдыклы, йорт-жирне пөхтә тота, ире белән беррәттән колхозда да җимертеп эшләп йөри.
Гаиләгә ямь өстәп, уллары Гаяз туа, шулай булса да, Нәсимә колхоз эшеннән аерылмый, ул эштә чакта бала каенанасы Рәшидә апа карамагында була. Кыш көннәрендә фермадан, җәен басу эшләреннән, улын йөрәк парәсен өзелеп сагынып кайта Нәсимә, бигрәк бала җанлы була ул. Тату гаиләне тулыландырып, тагын бер мәхәббәт җимешләре – кызлары Гөлфәния туа. Яшь хатын да, ир дә балаларын яратып сөеп туялмыйлар, үзләрен бик бәхетле тоеп, булганына шөкер итеп, гаилә казанында кайнап, куанып гомер итәләр.
Тик сөю-шатлыкларга төренеп барган тормышларын бәхетсезлек пәрдәсе каплый: өч яше тулып килгән Гөлфәния, ул чорда киң таралган һәм бик күп балаларның гомерләрен өзгән сары чире (гепатит) белән авырып китә 1962 ел була бу. Курчак кебек матур, “әнием, әтием” дип тәтелдәп торган Гөлфәния күзгә күренеп, шиңгән чәчәктәй сула, аннары инде, яшь әти-әнине ачы кайгыларга салып, күзләрен мәңгелеккә йома. Берөзлексез елаудан Нәсимәнең инде яше калмый төсле.
Ике елдан игезәк уллары туа, тик Габит белән Гаянга да парлашып үсү насыйп булмый, Гаян кырык көнлек кенә чагында гүр иясе була. Илерепләр елый яшь ана, Аллаһым, башкача безгә мондый кайгылар бирмә дип, ялвара.
Әмма язмыш бу гаиләне икенче яклап тагын сыный әле. Гаиләдә тагын бер кыз бала дөньяга килә. Нәсимә белән Фәриткә Гөлфәния кайткан төсле тоела, сөенечләреннән нишләргә белмиләр, кызны назлап-сөеп кенә багалар, исемен дә, Гөлфәниягә охшашрак булсын дип, Гөлдания дип кушалар. Абыйлары Гаяз, Габит та бик ярата аны, сеңелкәшләре белән мәш киләләр.
Гөлдания бик теремек булып үсеп килә, яше тулгач, йөгереп тәпи китә, тәтелдәп “әттә, әннә, мәм-мәм” сүзләрен уймак кебек авызларын бөреп, бигрәкләр дә матур итеп әйтә башлый.
Тик җәйге көндәге бер хәл баланы телдән калдыра. Мичкә ягып ипи пешергән җәйге көннәрдә, өй эсселәнеп китә. Капкадан кергәч тә иң беренче тәрәзә ачылмалы итеп эшләнгән. Чираттагы ипи пешергән, тәрәзә киереп ачып куелган көн була бу.
Камыр ризыкларын бик уңдырып тәмле итеп пешерә Нәсимә, күрше-тирәсе дә ул ипи салган көннәрдә мичтә пешкән тәмле кабартма белән чәй эчәргә еш кына керәләр. Киң күңелле юмарт Нәсимә үзе дә урамнан узган күрше-күләнне чәйгә дәшеп кенә тора. Инде ун яше тулып узган Гаяз кул арасына керә, вак-төяк эшләрне башкара.
Бу көнне Гаяз, апае Габитны да ияртеп, көтү каршы алырга капка төбенә чыга. Нәсимә мичтән калайдагы ипиләрне чыгара башлый, алдарак пешкән тәмле таба ипиен сындырып балаларга да өләшә. Малайлар капка алдында уйный-йный, май яккан тәмле ипиләрне “суктыралар”. Нәсимә мендәр өстенә чиста тастымал җәеп, ипиләрне мичтән чыгарып, берәм-берәм тезеп, өстен дә чиста ашъяулык белән каплап, төреп бара, бәләкәч кызыннан да күз яздырмаска тырыша.
Бөтерчек кебек тиктормас җитез кыз, урындыкны этеп барып, тәрәзә тупсасына менеп тә китә. Абыйларының тавышына кетер-кетер көлеп, тәмле ипиен болгап, мәм-мәм дип утыра. Бу вакытта ике абыйсы, уенга мавыгып, капкадан кереп барган сыерны артыннан шәйләп кенә калалар. Тәмле ипи исе сыерның да борынын кытыклый, ахры. Элеккеге өйләр тәбәнәк булган бит, сыер, ипи кимереп утырган сабый янына, ачык тәрәзәдән килеп, башын тыга, бала кулындагы ипигә үрелә. Сыерның кытыршы теле кулына тиюгә Гөлдания куркудан “ык” итеп кенә кала, берни дә дәшә алмый. Сыер артыннан ихатага йөгереп кергән Гаязның: “Әнкәй!” – дип ачыргаланып кычкыруына Нәсимә, табагачын ташлап, йөгереп килеп, дер-дер килгән сабыен кочагына ала. Бер-берсенә сыенып, ана белән бала күпме торганнардыр, икесенең дә йөрәкләре күкрәкләреннән чыгардай ярсып тибә. Баланың күзе зур ачылган, куркудан катып калган, хәтта елый алмый. Бераз тынычлангач шул билгеле була, матур итеп сөйләшә башлаган сабый телдән язган!
Ике бала кайгысы кичергән Нәсимәнең төн йокылары кача, Гөлданиясе өчен көне-төне йөрәгеннән кан тама. Табиблар да, бу очракта медицина көчсез дип, кулбаш сикертүдән узалмыйлар.
Шулай итеп, өч-дүрт ел узып китә. Баланың сөйләшмәгәнен белгәч, “акыллы” киңәш бирүчеләр дә табыла, янәсе, кызны “әпәләр йорты”на бирергә кирәк дип. Йокысыз төннәрдә ана кызы өчен хафаланып узгара, башка балаларына караганда да Гөлданиягә күбрәк наз-сөюен бирергә тырыша, балаларына бәхет теләгәндә, Гөлданиясенең сөйләшә башлавын Аллаһыдан ялвара-ялвара сорый. Ана белән ата күңеле зарыгып балаларының кабаттан сөйләшә башлавын көтә. Көннәрдән беркөнне Нәсимә инде дә йөрәк ярсуларына түзә алмый башлый, эчен бушатасы килә, үзләреннән берничә өй аркылы гына яшәгән бик абруйлы укытучы Кәримәгә, Гөлданиясе өчен ут йотуын, кешеләрнең баланы интернатка бирергә киңәш итүен елый-елый сөйли. Кәримә аны бүлдермичә тыңлый, тынычландыра, акыллы киңәшләрен дә бирә.
Гөлданияләрнең өе каршында гына су колонкасы. Бөтен урам суга шунда килә, шул исәптән Кәримә дә. Колонкага суга килгәндә тәрәзәдән күреп, Гөлданияне кул изәп, тышка чакырып ала башлый. Ул төрлечә, үзе белгән алымнар белән, кыз белән аралаша һәм Нәсимәне тынычландыра, бар да яхшы булыр, сабыр итик, Гөлданиянең теле ачылачак, әле вакыты гына җитмәгәндер дип, анага өмет оеткысы сала. Яшь хатын үзенә сердәш, фикердәш табылгач, баласының терелүенә өметләнеп, бераз тынычланып китә.
...Бәла тагын көтмәгән яктан килә. Төнлә билгесез сәбәпләр белән янгын чыгып, йорт-мөлкәтсез калган гаиләне вакытлыча икенче урамда яшәүче туганнары сыендыра.
Берничә айдан үзләренең күрше-тирәсендә бик әйбәт яңа йорт сатып алалар. Нәсимә өйне күрсәтергә Гөлданияне да ияртеп килә, бер әйберсез калсалар да яшь, уңган хатын аптырап калмый, тәрәзәгә кәгазьдән челтәрләр ясап элә. Шулчак, яңа өйнең матурлыгын, кәгазь челтәрләрне күреп, Гөлдания: “Тәтәй!” – дип куя. Нәсимә: “Тагын әйт, тагын әйтче, күз нурым, кызым!” – дип бик үтенсә дә, кыз башкача кабатлый алмый.

(Дәвамы бар.)

***
Автор үзе турында
Мин, Сәйдә Әхмәдулина, 2004 елның 2 октябрендә Чакмагыш районының Имәнлекул авылында Рита һәм Илшат Әхмәдуллиннарның биш балалы тату гаиләсендә, уртанчы бала булып дөньяга килгәнмен. Имәнлекул мәктәбенең 11нче сыйныфында белем алам. Кечкенәдән сәнгатькә, иҗатка гашыйкмын. Чакмагыш сәнгать мәктәбенең синтезатор һәм вокал бүлекләрен тәмамладым.
Киләчәктә максатым – тел белгечлеге буенча югары уку йортына кереп, туган телемне тирәнтен өйрәнергә.

Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.  Тел ачкычы. Булган хәл (1)
Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА. Тел ачкычы. Булган хәл (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: