Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 март 2022, 10:24

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (2)

Утыра торгач, үзенең чабаталарын кулына алып, әй карчыгым, гомер буе шул чабаталарымнан аерыла алмадым, ярый, күңелең булсын инде дип, ипләп кенә ишек яңагына элеп куйды да, йомшак кына басып, өйгә кереп, түшәгенә менеп ятып, кулларын күкрәгенә җайлап салып күзләрен йомды...

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (2)
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (2)

(Ахыры.)

Өстендәге ефәк күлмәге бик килешле итеп тегелгән, колагында көмеш алкалар, кулында беләзекләр. Ә аягында өр-яңа лаклы галушлары Галәфимне бераз шомландырган иде...

Үзенең өстендә бит киндер күлмәк, киндер ыштан, аягында әлеге үрелгән чабаталар, башында ай төшереп чигелгән, картәтисеннән калган иске түбәтәй... Ах, дип, үзенең өстенә карап, тиз генә борылып өенә кереп китте.

Гайшә аңа бик текәлеп карап торды бит, тфү, адәм көлкесе, җитмәсә, йөрәк тә чыгып очардай булып җилкенә, дип үз-үзен тиргәп куйды.

Уйларының очы-кырые юк, шушы челтәрләп үрелгән чабаталар белән күпме юллар үтелгән, ачлык вакытында бәрәңге басуын ничәмә кабат көненә урап чыга иде. Ул гынамы соң, бөтен авыл халкы, берәр черек бәрәңге булса да тапмаммы дип, кара таңнан торып басу буйлап эзләнеп йөрер иде.

Язны ничек көтеп алулары әлдә булса исеннән чыкмый Галәфимнең. Кар эреп бетәр-бетмәс кырга чыгып китәр иде. Кул арбасы тартып, чыбык-чабык төяп урманны ничә урап кайтыр иде. Ашарга әллә ни булмаса да өйне җылы тотарга тырышты ул. Өй җылы булса, әллә ни ачлык та сизелми төсле иде. Ашамаган нинди генә үлән калмады, кычыткан, балтырган ашы, кузгалак, какы һәм башка бик күп төрле үләннәр ашап, эч күптереп йөргән чакларын бик еш искә ала Галәфим карт. Бәлки, үлән ашап үскәнгә, Ходай озынайткандыр гомерен.

Ниләр генә дисәң дә шул чабаталы Галәфим булып калдың инде дип, үзен  үзе юатып куйды ул...

Төнен керфек тә какмый бик озак уйланып ятты-ятты да, таң алдыннан болдырга чыгып утырып, күк гөмбәзенә төбәлеп, өнсез калды.

Күк йөзе шундый аяз, авыл өстендә бер җан иясе дә күренми. Анда-санда каз-үрдәкләр каңгылдаша, таң әтәчләре кычкыра, дөнья матур, тик менә картаеп кына өлгердек дип, картның күзләре чыланды. Гайшәсен яратып яшәде ул, тик менә Ходай Тәгәлә бала бәхете генә бирмәде аларга.

Утыра торгач, үзенең чабаталарын кулына алып, әй карчыгым, гомер буе шул чабаталарымнан аерыла алмадым, ярый, күңелең булсын инде дип, ипләп кенә ишек яңагына элеп куйды да, йомшак кына басып, өйгә кереп, түшәгенә менеп ятып, кулларын күкрәгенә җайлап салып күзләрен йомды.

Карчыгы иртән торып аптырап калды. “Ничек болай озак йоклап ятасың әле, гомергә булмаганны?!” –  дип килеп дәшсә, артына ава язды – Галәфим карт якты дөнья белән хушлашып, бакыйлыкка күчкән иде инде...

“Әй картым, бәхил була күр!” – дип такмаклап үксеп еларга кереште Гайшәсе.

Ә Галәфим карт әйтерсең лә татлы йокыга гына талган иде...

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (2)
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: