Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 март 2022, 09:30

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (1)

...Төз гәүдә, билгә төшеп торган толымнар, шомырттай кара күзләр, май кояшыдай балкып торган алсу йөзләр бер күрүдән үк гашыйк итте егетне.

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (1)
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (1)

– Әй, рәхмәт яугыры, нигә һаман кеше көлдереп шул иске чабатаңны сөйрәп йөрисең инде, адәм актыгы! – дип тиргәшә-тиргәшә, Гайшә карчык ачуын кая куярга белми өенә кереп китте.

Галәфим карт:

– Әй карчык, нигә шулай күрәлмисең инде минем чабатамны! – дип зар елап, чияләнеп беткән чабата бавын чишә алмыйча болдыр төбендә утырып калды.

Картаеп беткән эте, янына килеп, аның аяк очына ипләп кенә ятты да, күзләрен тутырып карап, Галәфим картның чырышланып беткән йөзенә төбәлде.

Ә инде тегесе: “Син минем тугры дусым, йорт-җиремне саклап, үземне бәла-казадан аралап, унбиш ел буена чын дусым булдың!” – дип, этнең башыннан сыйпап иркәләп алды.

Һәм, чабатасын ипләп кенә салып, ишеккә юнәлде. Өенә кергәч,  кулларын сабынлап юып, Гайшә карчык салып куйган ашка үрелде. Галәфим картның йончу йөзен күреп, карчыгы: “Ярар, үпкәләмә инде, шул иске чабатаңнан аерыла алмаганыңа нык ачуым килә”, –  дип, өстәл янына аның каршысына килеп утырды.

Галәфим картның уе бөтенләй башка иде, ул тирән уйга калды...

Сугыштан соңгы еллар күз алдына килде... Ашарга юк, бөтен кеше ач, кайберәүләре авыл этләрен дә суеп ашадылар. Иген басулары кардан арыну белән бодай, арыш башакларын, черек бәрәңге эзләп басуда йөргән карт-коры,  бала-чагаларны күз алдына китерде...

Әй бу гомер, уйлап карасаң, ниләр генә күрми бу адәм баласы...

Күп кеше ач-ялангач, кияргә кием юк, аякта, ярый, шул мескен чабата, шуның өчендерме, Галәфим карт гомере буе чабатасын ташламады. Кышын-җәен аягында чабата, өстендә бушлат булды, башыннан бүрек төшмәде... Сугыш башланган елны аңа бары унөч яшь иде.

Бала-чага бер кайгысыз чалт аяз көнне, кояш нурында кызынып, елгада су коенып,  яр буенда кызынып шау-гөр килеп шатланышып уйнап йөргән чакта, кинәт бөтен авыл өстен яңгыратып, клуб башындагы радиодан куркыныч хәбәр ишетелде. Сугыш, каһәрле сугыш башланган...

Бөтен дөнья кинәт тын калгандай булды, авыл өстен кара болыт каплады. Көтмәгәндә, күк күкрәп яшьнәп яңгыр ява башлады, әйтерсең лә бу авыр хәбәрне ишетеп, Җир-ананың әче күз яшьләре яңгыр булып җиргә коела иде...

Әнисенең шулвакытта үксеп елаулары һаман күңел ярасы булып Галәфимнең йөрәгендә саклана.

Галәфим – гаиләдә өченче бала. Әтисе Галәвинең горурлыгы да, таянычы да, дусы да иде бит ул. Галәфимнән алда ике апасы бар. Ике кыз баладан соң көтеп алынган бердәнбере, нәселенең дәвамы дип куанган иде Галәви.

Менә бит ничек, әтисенә улының буй җиткерүен күрергә насыйп булмады. Беренче көннән үк сугыш яланында ятып калды Галәви... Бер хәбәрсез юкка чыкты, күпмеләр көтсә дә әнисенә өчпочмаклы солдат хатын алып куану бәхете тәтемәде. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә иде Галәвие.

Унөч яшен тутырыр-тутырмастан Галәфимгә тормыш арбасын ныклап җигелеп тартырга туры килде... Әйе, аны әтисе биш яшеннән эшкә өйрәтеп, намуслы булырга, тәртипкә өйрәтеп үстерде. Шуңа да Галәфимгә йорт эшләре, урман кисү, мал карау дигән бик күп эшләр бәләкәйдән таныш иде... Тормыш дилбегәсен кулына бик иртә алырга туры килде. Иртә таңнан таң әтәчләре кычкыра башлаганчы,  аны әнисе аркасыннан сөеп уятыр булды: “Балам, тор, иртә торган – үргә менгән, озак йоклаган – ачка үлгән”.

Эшләмәгән эше калмады инде Галәфимнең. Көз җитеп суыта башлауы белән, күп уйлап тормый, күрше Ахунҗан карт янына кереп: “Бабай, бик кыен булмаса, мине чабата үрергә өйрәт әле”, – дип сүз башлавы булды, тегесе инде, шуны гына көткән кебек: “Бишкуллап!” – дип кычкырып ук җибәрде.

Галәфимнең ничек куанганын күрсәгез! “Болай булгач, Ходай кушкан булса, мин чабата үрәчәкмен!” – дип, ялт итеп чыгып та йөгерде.

Чабата үрәм кичләрен,

Үрмичә һич түзмәмен.

Чабаталы егетләрне

Беләм кызлар күзләрен... –

дип, шигырь юлларын көйгә салып, мунчала әзерләргә тотынды үсмер егет.

Шул вакытлардан ук торып калган кушамат инде ул –  чабаталы Галәфим.

Әйе, бу ачы кайгылы, әрнүле-сагышлы елларны онытуы җиңел түгел, дип көрсенеп куя әле дә Галәфим карт. Үсеп егет булып килгән чагы каһәрле сугыш елларына туры килсә дә, бик алчак йөзле, кешегә мәрхәмәтле, олыны – олы, кечене  кече итә белә торган булып үсте ул.

Иртә таңнан торып, колхоз эшенә беренчеләрдән булып барып тотыныр иде. Әтрәттә торган ватык тракторны төзекләндереп, руль артына менеп утырды. Кул кушырып тормады Галәфим, бөтен эшкә дә оста иде. Кичләрен яраткан эше чабата үрү белән мәшгуль булды.

“Әй, бу үткән гомер, аккан сулар да әкренрәк агадыр”, –  дип көрсенеп куйды ул.

Яшьлек еллары үкенечле булса да, барыбер сагынып искә алырдай чаклары да бар иде... Беренче тапкыр күрше Ахунҗан картларга кунакка килгән Гайшәне күреп, йөрәге чыгардай булып тибүен әле дә сиземли төсле. Төз гәүдә, билгә төшеп торган толымнар, шомырттай кара күзләр, май кояшыдай балкып торган алсу йөзләр бер күрүдән үк гашыйк итте егетне. Ул чактагы кичерешләре һаман бүгенгедәй исендә әле.

Шундый тәмле-татлы хисләргә бирелеп утырганда, карчыгының килеп кулбашына кулын салуын да тоймады... Гайшәсе бик чибәр иде шул, күрше авыл Ибраһим мулланың бердәнбер кызы.

(Дәвамы бар.)

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (1)
Гөлсем НӘБИУЛЛИНА. Чабаталы Галәфим (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: