Галинур – гайнәләрдән. Гайнәләрнең гореф-гадәте Галинурда: гарьчел, горур, гадел. Гомер-гомеренә газовик Галинур – Големдә. Гүзәлләрдән-гүзәл Гашүрәсенә гашыйк, Големдә гөрләтеп гомер гизәләр. Гашүрә географиядән гыйлемле. Големнең гадәти гражданнары. Гадәтиме? Горурланырлыкмы? Галинур, Гашүрәнең гомер гөлләре, гөлләмәләр – Гөлгенә, Гөлшат, Гөлмира. Гайрәтле газизләре – Гаян, Гамир, Гафур.
Гөлгенә – гаиләле, гыйлемле, гәзиттә гел генә гыйльми гамәлләре. Гөлшат – геолог. Гөлмиралары – гаиләсез, гимнастка, Геленджиктагы гимнастлар группасында. Гаяннары – гаиләле гармунчы, гомере, гадәттәгечә, гастрольләрдә. Гамирның гомере – Големдә, “Газель”дә гизә, гаиләле. Гүзәле, газизе – Гәүһәр.
Гафурлары гимназиядә гыйлемдә. Гадәттәгечә, гыйнварда Гаяннары гастрольдә. Галинур, Гашүрәнең гаиләсе гөрләвектәй гөрли, гүли. Гөлгенәдән – газизләренә гөл, Гөлшаттан – гәүһәр гәрәбә, Гөлмирадан Гашүрәгә – галошлар, Гаяннан Галинурга, Гашүрәгә – гармун. Гаиләгә – груша, грейпфрукт, гранат.
Гашүрә гаҗәпләнә. Галинур горур гына, гайрәтләнеп Гашүрәсенә:
– Геройбыз! Горурланырлык гаиләбез! Гөрли Голем! Газизләребез гөрләтә! Горурланырлыкбыз!
Гашүрә гадәти генә:
– Гүләмә генерал галәмәте, гөрелдәмә! Гаиләбез гадәти!
Галинур гадәттәгечә гайрәтле:
– Гашүрәкәй, гадәти генә? Гафү! Горурланырлык, горурланырлык, гаиләбез!
Гашүрә Галинурына:
– Героем! Генералым! Гомерлек газизем!
Гашыйклар Галинур-Гашүрә, гомерлек гашыйклар! Гашыйклар гына – горурланырлык гаилә!
Сәвия МОРТАЗИНА (Вахитова).
Фото авторның социаль челтәрдәге битеннән алынды.