Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 март 2022, 11:45

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Ипи. Булган хәл

 – Ни йомыш, нишләп йөрисең, миңа йомышсыз килгән кешеләр юк инде юклыгын. – Мөдир кәнәфиенә аркасын терәбрәк утырды.  – Ни инде, теге, он кирәк иде азрак, карчык өйдә ипи пешереп сыйлармын, дигән иде.  – Ярар, таныш кешегә ярдәм итмичә булмас, бар, бер капчык яздыр, – дип, бәләкәй генә кәгазь кисәге тоттырды.

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Ипи. Булган хәл
Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Ипи. Булган хәл

Кәшфулланың хәләл җефете ипине өйдә пешерергә булды.

 – Берәр кайдан әмәлен табып он алып кайтыр идең, ипине хәзер күп хатын-кыз өйдә пешерә, очсызга да төшә диләр, – дип, Кәшфигә фәрман бирде.

Кәшфи, өй башы буларак, бик уйлап тормыйча:

 – Ярар, алып кайтырмын, – дип куйды.

Кәшфинең бу карары ашыгычрак булды, ахрысы, гомер буе заводта, станок артында эшләгән Кәшфинең бер кибет мөдире белән дә танышлыгы юк бит. Уйлый торгач, шулай да бер кеше исенә килеп төште. Үткән елда кодасының юбилеенда бер зур гына корсаклы кеше үзен ипи заводы мөдире дип таныштырган иде. Табында ул мактанып та алды:

 – Сез барыгыз да минем кулдан ашыйсыз, мин ипи пешермәсәм, сез ачтан үләр идегез, – дигән иде.

 Бәлки, мине таныр әле, танымаса танытырмын дип, барып тапты Кәшфи аны. Башта сәркәтибе эш бүлмәсенә кертми торды:

 – Хәмзә Халитович бик җаваплы эш белән утыра, вакыты юк , – дип кырт кисте.

Кәшфи:

 – Мин аның туганы, – дигәч, сагаебырак булса да кертеп җибәрде.

Мөдир чынлап та бик җаваплы эш белән мавыккан булып чыкты, Кәшфи кергәндә зур бүлмәсенең түрендә урнашкан, телефоннар тезелгән зур өстәлгә арты белән әйләнеп утырган, башын аска иеп нәрсәдер эшли, ишек ачылганын да ишетмәде. Кәшфи алга атлады, мөдир бихисап ашамлыклар тутырылган тәбәнәк өстәлгә борылып ашап утыра,

 – Исәнмесез, – дигәч, сискәнеп китте.

 – Син кем буласың, ни кирәк? – диде, авызындагы азыгын чәйни-чәйни.

 – Мин, ни... теге, әйе, э-э, Хәмзә Халитович, үткән елда бергә Газим коданың юбилеенда булган идек бит, хәтерегездәме? – дип сүз башлады Кәшфи.

Мөдир такыр башы эчендә урнашкан бер генә кәкре сызыклы компьютерын кабызып эшкә кушты, азырак вакыт үткәч компьютердан:

 – Әә... хәтердә, хәтердә, – дигән җавап килде.

 – Ни йомыш, нишләп йөрисең, миңа йомышсыз килгән кешеләр юк инде юклыгын. – Мөдир кәнәфиенә аркасын терәбрәк утырды.

 – Ни инде, теге, он кирәк иде азрак, карчык өйдә ипи пешереп сыйлармын, дигән иде.

 – Ярар, таныш кешегә ярдәм итмичә булмас, бар, бер капчык яздыр, – дип, бәләкәй генә кәгазь кисәге тоттырды.

Кәшфи хисаплашу бүлмәсенә кереп бер капчык он яздырды. Исәпләшкәндә барлык кесәләреннән җыеп, акчасын чак җиткерде Кәшфи. Он бик кыйммәт булып чыкты ләбаса, нигә шулай икән дип, кереп мөдирдән сорарга батырчылык итте Кәшфи. Мөдир hаман да ашап утыра иде.

 – Оныгыз кыйммәт икән, – диде Кәшфи.

 – Син нәрсә, айдан төштеңме әллә, мин онны он көе сата алмыйм, сиңа аны ипи хакы белән яздырганнар. Аның эченә ачыткысы, тозы, шикәре, эшчеләргә эш хакы да керә бит.

Кәшфи ни әйтергә дә белми басып тора, алай булгач, эттән бер уч йон да файда дип:

 – Он хакына кергәч, миңа ачыткысын да бирегез әле, – диде дә ник сораганына үкенде.

Мөдир зур корсагын өстәл астыннан күтәреп торып басты, Кәшфигә таба бөгелеп, карчыга кебек карады, күзләре Кәшфи карчыгының чиләктән шапырдатып сөт агызганда хасил була торган күбек-шарлар кебек агарып кабардылар:

– Сиңа бәлки тоз да кирәктер, бәлки, су да кирәктер, ипи пешерүче дә кирәкмиме? Кирәксә, әнә мич янында кызарып пешенгән хатыннарның берсен алып кит, сиңа ипине дә пешереп бирер... – Тагын нәрсәләрдер кычкырынды, ләкин Кәшфи, аларны ишетергә дә теләмичә, чыгып сызу ягын карады.

(Автор стиле сакланды.)

 

 

 

Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Ипи. Булган хәл
Флүр АБДРАКЫЙПОВ. Ипи. Булган хәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: