Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 февраль 2022, 22:58

Тартай теленнән таба. Булган хәл

Хатынның “Телеңә телчә төшкере”, дигән сүзләре бик тә дөрес булып чыкты. Телем аркасында күңелсез хәлгә тарымасам, бу хакта язарга кулыма каләм алмас идем.

Тартай теленнән таба. Булган хәл
Тартай теленнән таба. Булган хәл

Шулай, хастаханәдә сырхаулап яткан чак. Сырхаулап дигәнем бик үк дөрес түгел, сызланып, ыңгырашып үлем чигендә ятмыйм, машина белән дус булучылар теле белән әйтсәм ТО – “техник обслуживание” үтеп чыгарга иде. Хатын, беркайчан да хастаханәдә ятмаган кеше буларак, бу эшкә бик җитди карады. Көненә дүрт-биш тапкыр шалтыратып хәлемне сорашып тора. Әйтерсең мин үлем түшәгендә ятам. Икенче көнне үк зур пакет ризык күтәреп килеп җитте. Хатын китергән ризыкларны ашап тын алалмыйча ятам. Болай да зур гына корсагым тагын да үсәчәк. “Бальнис боткасына” күчеп, ашауны кысарга кирәк, дип уйлыйм үземчә. Хатынның да бит иң зур проблемасы – минем зур корсак. Үзе дә аңламый аны һаман кабартырга көч сала, көн дә шалтыратып: “Нәрсә китерим?” – дип сорап кына тора.

– Килеп йөрмә, бар да җитеш, рәхмәт.

Шундый сөйләшүләр белән берничә атна вакыт узды. Әлбәттә, хатын килгәләп йөрде. Инде, өйгә кайтырга бер көн калгач, хатын тагын шул ук сорауны бирә.

– Нәрсә китерим?

– Юк, – дим, ачуымны сиздерми генә, – бернәрсә дә кирәкми, монда каша да бар, Маша да бар, – дип ычкындырганны үзем дә сизми калдым.

– Ярый алайса, – дигән сүзен генә ишетеп калдым һәм шуның белән бәйләнеш өзелде.

Кайтасы көнне дә иртән өйгә шалтыратып тормадым, көтмәгәндә кайтып керү күңеллерәк, сюрприз булыр, дип уйладым. Таксидан төшеп, капка йозагына ачкыч тыкканчы, ашыгып кыңгырау төймәсенә бастым. Гадәттәгечә веранда ишеге ачылып, аннан елмаеп хатын килеп чыгып каршы алыр кебек иде. Ачылмады. Минем бераз күңел төшсә дә, өйгә кайтуыма бик шат идем.Тик бу шатлык озакка сузылмады, үземне сюрприз көткән булып чыкты. Кулымдагы пакетымны куеп өлгермәдем, күзем өстәлдәге кәгазьгә төште. Андагы сүзләрне укыгач, аптырап катып калдым. “Машаңа бар! Бер атна эчендә йортны бушат, күземә күренәсе булма!”

Маша дип шаяртуны аңламый мине куып чыгарырга чамалый түгелме соң бу?! Маша исемле бер танышым да юк. Шом баскан күңелемне тынычландырырга тырышам. Шунда гына кулымдагы пакетымны куярга исемә төште. Телефонымны алып хатыныма шалтыратсам да, тыңлаучы булмады, лап итеп диванга барып утырдым. Уйларга кирәк, Маша, Маша кем булды соң? Соңгы тапкыр хатыным белән телефоннан сөйләшкән сүзләр искә төште: "ашы да бар, Маша да бар"... Урыслар әйтмешли, менә кайда эт күмелгән икән! Миңа хәзер барсы да аңлашылды. Чынлап та минем уйламыйча гына, ялгыш ычкынган сүзләргә ышанып хатын чыгып тайган. Булса да булыр икән. Бала-чага кебек ышанучан, нечкә күңелле шул, бер сүз җитә калган, горурлыгын әйтер идем инде, сорашып та тормады бит. Хастаханәдән кайткан беренче ярты төнне уйланып үткәрдем. Ярый әле өйдә берүзем, балалар авылда, картинәләрендә. Хәзер инде минем башта бер генә уй, хатынны эзләп табып аңлашырга, өйгә алып кайтырга. Йокым туеп җитмәсә дә, иртә белән торып киенә башладым. Барыр җирем дә ерак кына, ике йөз чакрым тирәсе, “качкын” шунда – бертуган апаларында булырга тиеш. Баҗа да минем бик яхшы акыллы кеше, икәүләп, хәләлем белән килешү әмәлен уйларбыз. Пөхтә генә киенеп, бераз тынычланып алгач, кәләш артыннан барырга җыенган егет кебек ашыгып машинама кереп утырдым. Нәрсә генә уйламадым юлда. Ашыгыбрак барам түгелме соң, дип тә уйлап куям, вакыт дәвалый диләр, әллә бераз көттерергә кирәк булды микән?

Баҗа фатирының кыңгырау төймәсенә басканда иртә иде әле. Хатынның апасы ишекне ачты, күңелсез генә чырае белән миңа карап, коры гына исәнләште дә, залга үтте. Кыяр-кыймас адымнар белән мин дә аңа иярдем. Чынлап та хатын монда булып чыкты, телевизор карап утыра, миңа кырын күзе белән, килдеңме, кабахәт? – дигән кебек карап алды да, тагын шул тартмага текәлде. Тик баҗа гына гәзит укып утырган җиреннән сикереп торып, бик шатланып, ике куллап күреште. Утырыштык. Мин дә якындагы кәнәфигә сеңдем. Тынлык урнашты. Мәет сакларга җыелган кешеләр кебек утырабыз. Миңа ясин чыгарга уйламасалар, бу зур һөҗүм алдыннан гына була торган тынлык. Ниһаять, авыр артиллерия телгә килде. Сүзне хатынның апасы башлады:

– Көтмәгән идем, кияү, көтмәгән идем, – дип әйтеп салды. Сеңлесенең алма кебек икәнен дә, безнең ике бала барлыгын да исемә төшерде.

– Йөреде инде, йөреде, беренчегә түгел, түзеп яшәгәнгә рәхмәтен ишетмәдем, – дип хәтер йомгагын сүтә башлады хатын. Мин утырган җиремнән калкынып-калкынып алсам да, миңа авыз ачарга ирек бирмиләр. Утырган урынымда сеңеп, әйтергә теләгән сүзләремне дә онытып утырам. Ярый әле баҗа хәлне үзгәртте:

– Чәрелдәмәгез әле, – дип кычкыргач, хатыннар тынып калдылар.
– Мин бернәрсә дә аңламыйм, әйдә үзең сөйлә, – дип мине кухняга чакырды. Анда кереп утыргач, баҗама мине яклаучы адвокатка сөйләгән кебек, ашыгып тезеп киттем:

– Телем аркасында инде, кеше сүзен ялгыш кабатлап, башыма бәла алдым. Хастаханәдә ятканда безнең палатага яшь, таза гына чибәр егет урнашты. Чирле кешегә дә охшамаган, танышы аша ял итәргә генә кергән. Авыр эштә эшләгән булгандыр инде. Түләүле ялда ник атна-ун көн ятып чыкмаска? Без яткан катта аның кебек яшьләр юк иде диярлек, урта яшьләрдәгеләр, карт-коры.

Ата песи кебек булды ул. Кизүдәге шәфкать туташларын яратты. Палатага кергән берсенә күзләре белән ренгент үткәрә иде. Теле телгә йокмый, күзләр янып тора. Кызлар яратмаслык түгел, чибәр. Башта корбаны булачак туташка матур сүзләр яудырып күңелен арбый, кичтән, отбойдан соң аның посттагы кизү бүлмәсенә юллана. Сәгать унбердә палаталарда утлар сүнә, коридорда ике-өч яктырткыч кына янып кала. Егет чыгып киткәндә мин дә, ник иртәрәк туганмын дип уфтанып алам да, йокыга чумам. Иртән егетне уятып булмый, әйтерсең төн буена вагон бушатып, таң алдыннан гына кайткан. Кизүдән соң йокысы туймаган шәфкать туташы да сменасын тапшыргач безнең палата ишеген ачып караган була да, өенә кайтып китә. Егет мәрткә киткән кебек йоклый. Икенче көнне дә шулай, төшке ашны ашап, шалтыраткан иптәшләре белән телефоннан аралашып ала да, тагын кичкә чаклы йокыга чума. Кизүдәге шәфкать туташлары дүртәү, тәүлек саен алышынып эшлиләр. Берсе егеткә, өеннән ашарга китергәне, яшь хатын булып чыкты. Сиңа “передача” бирделәр дигән була. Бушка вакыт үткәрмәде егет. Шушы егетнең инде, бергә эшләгән иптәшләренә:

– Килеп йөрмәгез, бернәрсә кирәкми, монда каша да бар, Маша да бар, – дип көн дә кабатлаганы хәтеремә нык сеңеп калды. Мин дә хатын шалтыраткач, интегеп килеп йөрмә дип, аның сүзләрен кабатлаганны сизми дә калдым. Хатын, әлбәттә, турыга аңлаган. Менә шулай, телем аркасында шушы күңелсез хәлгә тарыдым.

– Ярый, хәзер инде аңлаштыгыз, килештегез, дип сана!

Баҗа минем аңлатманы тыңлап бетергәч, шушы сүзләрен әйтеп, елмаеп ишек ягына ымлады. Борылып карасам, баҗа ишекне ябып бетермичә бераз ачык калдырган икән. Баҗаның хәйләсе миңа да барып җитте. Чын тәфтишче диярсең. Аңлавымча, хатын тыңлап торган, аңлаган, дөрес нәтиҗә ясаган булырга тиеш. Без баҗа белән яңадан залга чыгып утырдык. Хатынның чырае үзгәргән, эчке кичерешләреннән канәгать булып шул ук телевизорны карап утырган була. Гафу үтенергә исәбе дә юк. Мин үземнең горурлыгымны җыеп урынымнан тордым да:

– Йә, ярый мин киттем, – дигән булдым.

– Дөрес, юл кешесенең юлда булуы яхшы, – дип баҗа да мине озата чыкты. – Молодец, чын ир икәнсең, тезләнеп маташмадың, барсы да мин уйлаганча килеп чыкты, ә хатының иртәгә кайтып төшәчәк, – дип кулын сузды. Нәкъ шулай булып чыкты да. Икенче көнне эштән кайтып, тәмле исләр чыккан өй ишеген ачып җибәрсәм, хатын духовкадан бәлеш чыгарып тора. Эчтән генә, хатын гөнаһын юарга әзерләнгәнен аңлап өстәл янына килеп утырдым.

– Беренче тост баҗа хөрмәтенә, – дигәч, хатын миңа карап куйды. –Әйе, әйе аның хөрмәтенә, ул булмаса, без әле бергә утырмас идек.

 


Әлиф ГАЛИМОВ,

Уфа районы.

 


Фото: v-kurse.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: