Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 февраль 2022, 22:36

Яшисе килә!

Чир аяусыз булды, ярты ел дигәндә уналты яше тулып килгән чәчкә кебек кызны лейкемия якты дөньядан алып китте.

Яшисе килә!
Яшисе килә!

(Булган хәл)

 


Кадрия белән Айдарның гаилә корып яшәүләренә унҗиде ел булды. Тормышларыннан бик канәгать алар. Яшәргә яхшы, ике катлы йортлары, чит ил маркалы машиналары бар. 15 яшьлек сылу кызлары Эльвина үсеп килә. Ел саен чит илгә ялга йөриләр. Эшлим дисәләр, бер дигән эшләре бар. Эльвина да быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак. Инде ул аттестат аласы көнгә тәгаенләнеп, Таиландка ике атна ялга өч путевка алып куелган. Имтиханнарга әзерләнеп йөргән кыз, тагын диңгез буенда ял итеп, зәңгәр дулкыннарга карап, эссе кояшта кызынып чит мохиттәге гүзәллекләргә хозурланып йөриячәген, яңадан-яңа модалы киемнәр киясен уйлап очынып канатланып китә. Ул инде үзен самолётта ялга очып баргандай хис итеп уйланып утырганда, бүлмәсенә шакып сак кына әнисенең артыннан килеп кочканына сискәнеп китте. Әнисе никтер серле елмая.

– Кызым, Эльвинам, – диде әнисе. – Син тиздән апа булачаксың. Хыял канатларында очкан Эльвина корт чаккандай сикереп торды.

– Нәрсә, әни, мин җитмиммени сезгә? – дип үкереп еларга тотынды.
Әтисе белән әнисе күп тапкыр Эльвина белән сөйләшү дә, психолог белән аралашу да уңай нәтиҗә бирмәде. Эгоист кыз һаман сүзеннән кире кайтмады. Шунда гына әти -әнисе кызларының эгоист булып үсеп килүен аңлады. Әйе, алар кызларының һәрбер теләген үтәп килделәр шул, иң затлы кием, соңгы модалы айфон, тәм-том бар да иң беренче Эльвинада булды. Һәр әти-әни дә балаларына иң яхшысын бирергә тырыша инде анысы. Тик алар кызларында әти-әнигә мәхәббәтне, хөрмәтләүне бик аңлатып бетерә алмаганнармы, әллә инде балалыктан үсмер чорына күчеп холык-фигыленең үзгәреш чоры булгангамы.

Эльвинаның имтиханнары башланды, әти-әнисе аны борчымадылар. Аттестат алганның икенче көнендә алар Таиландка җыендылар, тик Кадрия үзен бик начар хис итте.

Чит илгә бару беразга кичектерелде, үз мәнфәгатьләрен алга сөреп яшәргә күнеккән Эльвина истерикага бирелде. Әти-әнисе киңәшләштеләр дә, кызларының теләген үтәргә булдылар, бәгырьләре өзгәләнсә дә әнисе больницага барып йөрәк астында яралып килгән гөнаһсыз сабыйның гомерен өзәргә мәҗбүр булды.

Соңлабрак булса да Кадрия белән Айдар һәм кызлары Эльвина чит илгә ялга бардылар. Ял вакытында да, авылга әти-әнисенең хәлен белергә кайтканда да, Кадрия күңеленә тынгы тапмады. Мәчеткә барып туып өлгермәгән баласына багышлап догалар укыту да тынычландырмады аны, үзе дә аңламаган тынгысызлык корты аны эчтән генә кимерде. Төшләре дә бик буталчык булды.

Беркөнне эшенә Айдар шалтыратты, аның тавышы бик борчулы иде. Кызлары һушын югалтып егылган. Эльвинаның анализларын күреп, врач булып эшләгән Кадрия барын да аңлады, күз аллары караңгыланды, әйтерсең дә аяк астыннан җир шуышты .Алар Айдар белән икәүләп сыгылып төшеп үкседеләр.

Чир аяусыз булды, ярты ел дигәндә уналты яше тулып килгән чәчкә кебек кызны лейкемия якты дөньядан алып китте.

Дәваханә палатасында Эльвинага гел бер үк төш керде. Кечкенә малай килеп кызга карап тора да:

– Яшисе килә, яшисе килә, – дип кабатлый, күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага. Беркөнне Эльвина әнисенә бу төшләрен елый-елый сөйләде, әтисе белән әнисеннән гафу үтенде.

– Минем дә яшисем килә, яшисем килә, – диде. Шундый төшләренең берсендә кечкенә малай Эльвинаны җитәкләп алды да алар ак болытларга очтылар... Яшәлмәгән күпме еллары, тормышка ашмаган күпме хыяллары калды... Яшисе килә, яшисе килә...

Кадрия белән Айдар өчен күктә якты кояш сүнде, караңгы көннәрне күз яшьле йокысыз төннәр алыштырды.

Инде елыйсы яшьләре кибеп бетеп, язмышыбызга бирелгән сынау, дип сынмаска тырышып яшәргә өйрәнгәндә, Кадрия эшеннән балкып кайтты. Аптырап караган Айдарны җитәкләп дигәндәй үзе эшләгән дәваханәгә алып барды.

...Детдомнан дәваханәгә китерелгән биш яшьлек Даяна белән энесе Даянны алар тәрбиягә алдылар. Балаларны үзләренеке итеп документларны хәстәрләп өйгә алып кайткач Кадрия төш күрде. Имеш, Эльвина һәм кечкенә малай аның янына килеп кулына сабый бала тоттырды. Төш тормышка ашты, тиздән Даяна, Даян янына энекәшләре Раян да өстәлде. Өч баланы да тигез күреп бердәй яратып үстерделәр, Кадрия белән Айдар Эльвинаны үстергәндәге хаталарны кабатламадылар.

Олыгайган көннәрендә өч балалары таянычлары булды. Кадрия белән Айдар йолдызлы күкне күзәтергә яраталар, шул йолдызлы күктән яшьлекләрендә калган, чәчкә кебек чагында аяусыз чир гомерен өзгән кызлары Эльвинаның елмайган күзләрен эзлиләр...

 


Сәйдә ӘХМӘДУЛЛИНА.

 


Фото: w-dog.ru

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: