Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 февраль 2022, 09:37

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Сихерләнгән “Жигули”. Булган хәл

– Руль артында йөргән кешегә яман сихер эшләгәннәр! – дигән мулла, машинаны әйләнеп чыккач. – Өшкерергә кирәк. Ә ишекне бүген үк алып ташлагыз, яңаны куегыз...

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Сихерләнгән “Жигули”. Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Сихерләнгән “Жигули”. Булган хәл

Дүртөйленең мәдәният бүлегендә бер “Жигули” бар иде. Алтынчы модель. Бер чак, биек йортлар арасыннан китеп барам. Тротуар читендә КАМАЗ машинасы туктап тора. Алдыннан үтеп китәргә кирәк. Нәкъ машина белән тигезләшкәч, ул урыныннан кузгалып китте һәм водитель ишегенә китереп бәрде. Ыгы-зыгы башланды. Билгеле, КАМАЗ шоферы гаебен таныды, жимерек ишекнең калаен алыштырып, буятып бирде.

Күпме вакыт үткәндер, хәтерләмим, көз иде. Җепшек кар ява. Мин Матросов урамыннан төшеп, үзәк юлдан килгән машинаны үткәрергә туктап торам. Кинәт теге “Жигули” уйнаклап китте һәм... тагын шул ук ишеккә килеп бәрелде. Билгеле, кабат ыгы-зыгы чыкты. Бу юлы да ишекнең калаен алыштырып буяп бирделәр.

Стәрлетамакка киңәшмәгә барырга жыенабыз. “Жигули”ны автосервиска кертеп каратып алдык. Кичтән  көчле буран чыкты, юлларны яптылар. Без Уфага барып життек житүен, тик ары үткәрмәделәр, кире борылдык. Салпар авылы тавын менгәндә, Флоридка:

– Алдагы машинаны узып кал, югыйсә өстә “узарга ярамый” дигән билге тора, – дип кисәттем.

Өлгердек. Тик... безне юл хәвефсезлеге хезмәткәре туктатты. Флорид документларын алып аның янына ашыкты. Юк та юк бу. Аптырап яннарына  чыктым.

– Нигә мондый күз ачкысыз буранда, юлда “пробка”лар ясап, машиналар туктатып торасыз?

Инспектор юлда нидер күреп, таягын алга сузды.

КАМАЗ машинасы, икенчесен тагып Уфа ягыннан кайтып килә иде. Билгеле, трос (тага торган торбалары булмагандыр) белән тагылгач, арттагысы бер яктан икенче якка жиңелчә салулап, уйнаклап килә. Менә ул безнең машинага якынлашты һәм арты белән тагын шул ишеккә бәрелеп, алда торган УАЗның көзгесен эләктереп ары китте.

Билгеле, юл хәвефсезлеге хезмәткәрләре аларны куып тотты. Кабат ыгы-зыгы башланды...

Икенче көнне Флоридны Тәкәрлек авылына жибәрдем.

– Руль артында йөргән кешегә яман сихер эшләгәннәр! – дигән мулла, машинаны әйләнеп чыккач. – Өшкерергә кирәк. Ә ишекне бүген үк алып ташлагыз, яңаны куегыз...

Без мулла кушканча эшләдек, болтларына кадәр алыштырдык. Башкача, тфү-тфү, машинага бәрелүче булмады.

         Фото: drive2.ru

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Сихерләнгән “Жигули”. Булган хәл
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН. Сихерләнгән “Жигули”. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: