Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 февраль 2022, 10:44

Венер ФӘТТАХ. Яз килмәсен иде...

...Бу сүзләрдән Зәлифә сискәнеп китте, гүя салкын су белән коендырдылар. Телен йотты диярсең, бер генә сүз дә әйтә алмады. – Ә минем балалар бик тә кечкенә, зурысына – җиде, кечесенә дүрт яшь, бары тик дүрт яшь. Хәер, үземә дә әле утыз биш кенә... Әлифәнең кайнар күз яшьләре тыпылдап Зәлифәнең кулларына тамды...

Венер ФӘТТАХ. Яз килмәсен иде...
Венер ФӘТТАХ. Яз килмәсен иде...

Бүгенгенең кадерен белергә кирәк. Бик кирәк. Кояшның кызыллыгында, яңгырларның күз яше кебек тамуында, үләннәрнең яшеллегендә ниндидер күркәмлек, гүзәллек бар. Иң зур бәхет – без боларны күрә алабыз, тоябыз, сокланабыз, яратабыз. Ә бит барысы да бер мәлдә, бер мизгелдә юк булуы бар, дөньяның кап-кара, дөм-караңгы, тынсыз, иссез, төссез булып куюы бар.

Ә без әлегә бәхетле, чөнки тоябыз, күрәбез, сөябез, елмаябыз. Гади итеп кенә әйткәндә, без яшибез.

Ходай биргәнгә шөкер диеп, булганның кадерен белеп яшисе дә, яшисе иде бит... Әмма тормыш безнең көйгә генә тормый, без көйләгән көйне генә көйләми шул. Ул безне аямый. Ул безне жәлләми.

***

Әлифә белән Зәлифә корпоратив кичәдә янәшә утырдылар. Алар инде –күптәннән дуслар, ахирәтләр. Бераз күңел ачып, тамак туйдырып һәм биеп алгач Әлифә ахирәтенә серләрен ачып салды:

– Беләсеңме, Зәлифәкәем, бу бит минем соңгы күңел ачуым, соңгы корпоративым булуы ихтимал...

Зәлифә ни әйтергә дә белми тынып калды, ахирәтенең йөзенә карады. Ул аның йөзендә электән күрмәгән сары төсләрне төсмерләде. Күзләрендә һәрчак балкып торган нурлар каядыр китеп югалган, ә күз төпләрендә кара тамга калкып килә. Ә шулай да берни күрмәгәндәй:

– Ахирәткәем, юкны сөйләмә әле, без синең белән балаларың туенда, оныкларыңның туган көннәрендә бииячәкбез.

– Эх, шулай булса иде дә бит... Миңа куркыныч диагноз куйдылар. Яман шеш.

Бу сүзләрдән Зәлифә сискәнеп китте, гүя салкын су белән коендырдылар. Телен йотты диярсең, бер генә сүз дә әйтә алмады.

– Ә минем балалар бик тә кечкенә, зурысына – җиде, кечесенә дүрт яшь, бары тик дүрт яшь. Хәер, үземә дә әле утыз биш кенә...

Әлифәнең кайнар күз яшьләре тыпылдап Зәлифәнең кулларына тамды. Ресторанда тынлык урнашты кебек,  җырлап, биеп йөргән хезмәттәшләрнең тавышлары бик ерактан килгәндәй тоела. Зәлифә, һушын югалткандай, ни әйтергә белмичә, ахирәтенә карап катып калды.

Әлифә, бераз тынып торгач:

– Химия белән дәвалап була, диләр. Барып карыйм инде, ни булса да булыр, бәлки, Ходайның рәхмәте белән терелеп тә китәрмен.

Бу сүзләрдән соң Зәлифә һушына килде:

– Менә, афәрин, дустым, шулай дип әйт, шулай гына була күрсен. Ә мин гелән дога кылып йөрермен. Минем әнием остабикә, аңардан да үтенермен, синең исән-сау терелүеңне теләп, сүрәләр укыр.

...Бу сөйләшүдән байтак кына вакыт үтеп тә китте. Әлифә операция ясатты, химия дәвасы алды. Әмма саулыгы көннән-көн начарая килде. Беркөнне Зәлифә әнисе белән ахирәте янына килгәндә Әлифә шешенеп беткән, күп елаудан күзләре төпкә баткан, ә үзе коры сөяккә калып бара иде. Остабикә аны бераз өшкереп алгач Әлифәгә җан кереп китте, хәтта аягына басып чәй әзерләде. Зәлифә шуны ныклап искә алды: ахирәтенең ике улы әнисе яныннан бер адым да китмиләр.

“Балакайларым, нидер сизенәләр ахрысы”, дигән уйлар яшен булып Зәлифәнең миенә кереп кадалды. Озак кына сөйләшеп утыруга карамастан, бу уйлар Зәлифәне ташламады, чөнки ике кечкенә малай, берничә минутка китеп торсалар да, яңадан килеп, чебешләр кебек, әниләренең канатына сыеналар, башларын сыйпаганны көтеп, аның күзләренә карыйлар иде.

– Зәлифә апа, яз көне кыр казлары кайтып, безнең әнине алып китмәкчеләр. Мин Аллаһка ялвардым, яз башкача килмәсен, әниебезне кыр казлары алып китмәсен! – Әлифәнең олы улы Зәлифәнең күзләренә карады. Инде менә-менә күзләрдән тозлы яңгыр ява башлар дигәндә генә Әлифә:

– Улыкайларым, барыгыз, булмаса кар көрәп керегез, бүген тагын күп итеп яуган, – дип,  ике улының да башыннан сыйпады.

– Ярый, әнкәй, без хәзер, “ә” дигәнче көрәп керәбез, – дип, балалар чыгып китте.

Сүзгә остабикә әби кушылды:

– Балакаем, нык бул, терелүеңә ихлас ышан, догалар укы, үләннәр эч, рухың тере булса, җаның ташламас.

– Әйе, ахирәтем, нык бул. Кара әле, улларың нинди уңганнар, ярдәмчеләрең үсеп тә җиткәннәр, – дип, Зәлифә әнисенең сүзләрен хуплады.

...Ә яз һаман килими дә, килми. Бураннар котыра, җилләр өрә, карлар ява. Әйтерсең яз быел бөтенләй килмәячәк.

“Килмәсә соң, килмәсен. Ул килмәсә, кыр казлары да кайтмас, ахирәтемне дә алып китмәсләр”,  дигән уйлар Зәлифәне камап. Кичә тагын ахирәтенең хәлен белергә барган иде, ә ул инде коп-коры сөяккә калган, сөйләшә алмый, аякка басып йөрү турында сүз дә юк. Уллары бер минутка да яныннан китмиләр, берсе әнисенең кулын, берсе аякларын үбә, ә ире кап-кара, нурсыз йөзле картка әйләнгән диярсең.

***

Әйе, без бүген кояшның кызыллыгын, карның аклыгын, таңнарның атуын тоябыз, күрәбез, яратабыз. Ә бит боларның барысының да бер мизгелдә, көтмәгәндә, кап-кара, дөм-караңгы, иссез, төссез, тынсыз булып калулары бар.

Бүгенгенең кадере – без исәнбез, без яшибез, шатланабыз, көлешәбез, елашабыз. Ходай безне иртәләрдән мәхрүм итмәсен...

 

14.03.2018.

 Михайловка.

***

Автор үзе турында

Дүртөйледә туып-үс­тем, шунда ук мәктәпне тә­мам­­ладым. Бер ел төзелештә эшләгәч, армия сафларында хезмәт иттем. Егерме ел буе Дүртөйле эчке эшләр бүле­гендә төрле вазыйфаларда эшләдем. 1998нче елда Төньяк Кавказда хез­мәт иттем, җиде медаль белән бүләкләндем. Соңгы елларда сак хезмәтендә эшләдем. Хәзерге вакытта тимер юл сагы системасында команда башлыгымын. 

Төп һөнәремнән тыш иҗат белән дә җитди шөгыльләнәм. Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасымын. Дистәләгән үзнәшер җыентыклар, Башкортстан “Китап” нәшриятында басылган “Язларда калдың” китабы һәм “Еллар яна гомер учагында” электрон шигъри җыентыгы авторымын. Җырларымны (алар 500дән артык) Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Рөстәм Асаев, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлева, Хәния Фәрхи һ. б. йолдызларыбыз башкара. Салават Низаметдинов, Ганс Сәйфуллин, Шамил Шәрипов, Фирзәр Мортазин, Альфред Яхшымбәтов, Гүзәлия һәм тагын бик күп композиторлар белән эшләү бәхете тиде миңа.

Венер ФӘТТАХ. Яз килмәсен иде...
Венер ФӘТТАХ. Яз килмәсен иде...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: