Тик кенә торганда Гыймадисламның теше сыкрый башлады. Ул иртәгәсен, институттагы лекциясен калдырып, поликлиникага китте.
− Стоматологка талоннар юк! − диде регистратурадагы әби, күзләрен күзлеге өстеннән егеткә төбәп.
− Сызлый бит әле...
− Сызлый? − Әби, бүтән сүз әйтмичә, якындагы бер ишеккә юнәлде. Гыймай китәргәме, юкмы дип аптырап торган арада килеп тә чыкты:
− Әйдә талонсыз гына кер.
Кара бөдрә чәчләре врач калфагы эченә сыярга теләмичә дулкынланып чыгып торган яшь кенә кыз аны үзенең космонавт креслосына охшаган утыргычына дәште.
− Тешләрегез менә дигән. Берсенең эмале аз гына чатнаган. Әлегә бозмыйк, дарулыйм гына. Шулай да шушында күрсәткән вакытка килерсез, менә талон, − дип, энҗедәй тешләрен ялтыратып, елмаеп озатты кыз.
Ул нәкъ талонда күрсәтелгән вакытта теш врачы кабинетының ишеген какты.
− И-и-и, алып ташларга туры килә бу тешегезне,− диде теге стоматолог. Чәчләре юкарып калган һәм ару гына чалланган булса да, таныды аны Гыймад Фәтхелисламович.
Шактый казынып, келәшчәсенә ияреп чыккан тешне кырыйдагы савытка чәлт итеп ташлагач, янә дә талонын сузды:
− Соңламый килеп җитегез, протез куярбыз, сезгә ниндие кирәк − алтынмы, акмы, үз тешегез кебегеме?
Төп-төгәл, талонда язылган көне-сәгатендә, Гыймади абзый теш врачының урындык сыртына арт чүмечен терәп, авызын ачып утыра иде инде.
− Мин бит сезгә, язылганча, бер тешлек протез әзерләдем, ә сезнең монда өчәү юк. Нигә башта ук өчне куярга заказ бирмәдегез? Яңадан эшләргә кала бит болай булгач. Менә сезгә талон...
Гыймадислам агай тәгаенләгән вакытка поликлиникага көч-хәл белән барып җитте.
− Ә кая миңа теш куярга тиешле врач? − диде ул күнегелгән утыргыч тирәсендә кайнашкан бер егеткә.
− Ул күптән түгел пенсияга китте, хәзер биредә мин эшлим, − диде егет.
Гыймадислам агайның “авыру тарихы” белән җентекләп танышкач, яңа врач бер тартмадан металлдан тоташтырып коелган өч тешне актарып алды да аның авызын ачтырды.
− Ба-ба-ба! Өч теш куярга дип килгән булгансыз. Авызыгызда бит җәмгысы өч теш калган. Алынмалы теш казнасы куябыз без сезгә, агай кеше. Яле, үлчәвен алыйк.
Ул арада Гыймадислам агайның авызына ниндидер ак балчык тутыра да башлады.
− Менә, күрсәткән срокка килегез! − дип талон тоттырды врач, агайның авызыннан каткан балчыкны китеп-китеп алгач.
Әйтелгән вакытында тиңтерәкләп барып керде Гыймадислам бабай врач катына.
−Әй бабай, бабай, − дип битәрли башлады врач Гыймадислам картны, ул әйләнмәле биек урындыкка көч-хәл белән менеп утыргач. − Авызыңда бер тешең дә юк, ә бездән өч тешкә тишек калдыртып ясаттыргансың. Вакытында дөресен әйтергә кирәк иде.
− Ярар инде, туганым, өч тешсез генә яшәп булыр, кидер булмаса авызыма шул нәмәстәкәеңне. Кабат-кабат килеп йөрергә аякларымның да кәре юк.
− Юк инде , бабай кеше, без ярты-йорты эшләп өйрәнмәгән. Менә яңадан үлчәвен алам. Ясап бетергәч, үзем үк илтеп бирермен. Карт кешеләргә мәрхәмәт күрсәтәбез без. Менә шушы язуда күрсәтелгән көнне өеңнән чыкмыйча көт.
Врач вәгъдәсендә торды. Әйткән көнендә, “авыру тарихы”нда язылган адрес буенча, Гыймаделислам бабайның ишеген шакыды.
Ишекне күзләреннән мөлдерәп яшь агып торган, бөрешеп торган бер карчык ачты.
− И туганым, рәхмәт инде, шушында тора иде ул, − диде күз яшьләре аша.− Шул тешләрне авызына кабарга бик хыялланган иде, табутта эчкә баткан иреннәр белән ятып, кеше көлдермәсәм иде. Әйдә, туганым, каптыр авызына, күңеле булсын мәрхүмкәемнең, − дип әби врачны зал уртасына сузып салынган Гыймаделислам бабай янына алып килде.
“Гасыр”, №4, 1.01.94.