Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 февраль 2022, 11:39

Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы. Булган хәл (2)

 – Рида!..  Инде моның чынлап Гамиленең тавышы икәненә ышанган Рида, йөгереп кереп зур улын Радмирны уятты да, ат җигеп үзенең артыннан барырга кушып, кире чыгып йөгерде.

Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы.  Булган хәл (2)
Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы. Булган хәл (2)

(Дәвамы.)

 Матур гына яңа ел бәйрәмнәре үтте.

 Туган көнен үткәреп җибәргәч, Гамил Уфага эшкә барып урнашты. Эретеп ябыштыручы булып. Медкомиссия үткән чагында, бөереңдә үзгәрешләр бар, дип әйтсәләр дә, эшләргә булган теләге югалмады. Эшсез тора алмаган ирнең, язгы басу эшләре башланганчы, бераз акча эшләп алырга иде исәбе...

 Кунакка кайткан сеңелләре белән Уфага китәргә җыенды. Кичтән каеналарына барып кунарга уйлап, чаналы атка утырып юлга чыктылыр. Ул көнне Риданың күңеле урынында түгел иде. Чанада барган чакта, кат-кат, үзе дә сизмәстән, Гамилгә карап алды. Аңлаешсыз борчылу күңелен газаплады. Кинәт кенә Гамилнең төше исенә төште. Өр-яңа бура күрдем. Имеш, бура башында утырам, ә бура үзеннән-үзе селкенеп тора,  дип төшен сөйләгән иде Гамил.

 Рида азбар тулы мал, малайлар белән, бар дөньяны өстенә алып, “вакытлыча гына” дигән уйлар белән, авылда яшәп калды.

 Эх... Бу аларның соңгы тапкыр янәшә утырып, күз карашып баруларын, “вакытлыча” дигән сүзнең  гомерлеккә икесен ике якка каерып алып утларга саласын! Әгәр белгән булса... Йөрәгенең шушы чакта нигә сызлаганын аңласа, бәлки аркылы ятып, каршы төшкән дә булыр иде. Бит язгы эшләр башланырга да күп калмаган иде. Иренең сүзен кире кагарга өйрәнмәгән Рида, аны менә шулай “бик азга гына” дип, озатып җибәрде.

 Борынгыдан белми әйтмәгәннәр, “кешене ризыгы, күрәчәк язмышы йөртә”,  дип...

 “Егылырымны белсәм, салам булса да түшәп куяр идем”, дип тә юкка әймәгәннәр, тик кайда кайчан егылырыңны каян гына беләсең?!

 – Рида!..

 Инде моның чынлап Гамиленең тавышы икәненә ышанган Рида, йөгереп кереп зур улын Радмирны уятты да, ат җигеп үзенең артыннан барырга кушып, кире чыгып йөгерде. Тау итәге янына кар ерып барганы, төшендә кебек кенә. Һаман башына барып җитмәгән, чынбарлыкка охшамаган хәлләр... Рида барысын да автомат рәвештә генә эшләде.

 Менә су юлында чүгәләп утырган ап-ак битле, бозланып туңган Гамиле янына барып җитте. Сын кебек туңган ирен нишләтергә, кай җиреннән тотып алырга да белми, башта аптырап калды. Чак әйләнгән теле белән Гамил нидер аңлатырга тырышты. Арттан килеп җиткән улы белән аны көч-хәл белән чанага күтәреп салганын да, атны куып, күрше авылга барып җиткәннәре дә томан эчендә кебек... Куллыкүл авылында  ярдәм күрсәтергә тырышу, “Ашыгыч ярдәм” машинасының, үзәк өзгеч тавыш биреп, Языковога алып барып җиткерүе дә, реанимация бүлмәсенә алып кереп китүләре дә  башка сыймас яман төш кебек иде.

 Әкренләп, Гамилнең нишләп бу хәлгә төшүен, Рида иренең беразга гына уколлар ярдәмендә авыртуы басылган минутларда сөйләвеннән белде. Тәннәре үтә туңса да, телдән язмаган иде.

 Эштән арып кайткач, Гамил тулай торак бүлмәсендә ял итәргә уйлаган да үзе дә сизми йоклап киткән.  Кабатлап Рида шалтыраткан чакта, Благоварга кайтырга электричкага соңлавын аңлап, ашыгып, телефонын бүлмәдә онытып калдыра, автобуска утырып кайтырга чыга. Благоварга кайтып төшкәндә, караңгы төшкән була инде. Төнгә каршы юлга чыкмас өчен, дусына борылып керә...

 Дусы, бераз кунак итә. Йокыдан уянып торып чыкканчы, иртәнге сәгать унберләр җитә. Җәяү кайтырга чыга. Юлда Гамилне машинасына Шәмәй авылына кайтып баручы абзый утырта. Шәмәй алардан берничә чакрым гына, ике авылны тау бите генә аралап тора. Тиздән кайтып җитүенә ышанган Гамил шулай итә дә.

Менә тау битен үтеп, тау астында агып яткан суны гына үтәргә кала. Инде ике чите туңып, уртасы бер адымлык туңмый калган суны сикереп чыктым дигәндә генә, кинәт сикереп атлавыннан бөеренең  авыртуына түзәлмичә аңын югалта.

 Күпме яткандыр, һушына килгәндә, 35 градуслы салкын үзенең эшен эшләп өлгерә. Аягында жылы ботинка булуга карамастан, озак селкенә алмау аркасында, салкын үтеп кереп, өши-туңа башлый. Гамил өстендәге свитерын салып, аякларын урап та куярга уйлый, тик бик нык өшегәннән, кул бармаклары тыңламый. Кар өстендә утырган ирне таң салкыны тагын да чолгап ала. “Аңымны югалтмаска тырыштым, – ди Гамил. – Кычкырып та карадым, ахры”, – ди, исенә төшерергә тырышып. Бар көчен җыеп, таң атканын көтәргә кала.

 Таң беленү белән Ридасы барыбер малларны ашатырга дип чыгачак...

Нинди уйлар килде икән, ялгызы туңып, түзә алмаслык әрнүләргә дучар булган ир башына?  Әле тормышның тәмен татып та бетмәгән яшь гомереме? Ничәмә еллар аякка басарга тырышып, шушы ялгыз авылда яшәвеме? Бердәнбер сөйгән яры, ничәмә еллар күңеле түрендә саклаган мәхәббәте Ридасымы? Берсен-берсе куып үсеп килгән, өзелеп яраткан улларымы?!

 Ничек кенә булмасын, Гамилнең җаны-тәне белән үзенең гомере өчен көрәшүен, авыртуларга түзәргә тырышуын соңгы минутына кадәр белеп торды Рида. Языковода реанимациядә яткан чагында да үз аңында булды, сөйләшеп ятты.

 Берничә көннән Гамилнең аяклары карала башлады.  Кан басымы уйнап, йөрәге начарая башлагач, реанимобиль белән Уфага алып киттеләр. Табиблар консилиум үткәреп, аякларын кисәргә дигән карарга килделәр. Чөнки гангренабашлану мөмкин иде. Гомерен саклап калыр өчен барлык көчләрен салсалар да, газиз малайларын, Ридасын калдырып, Гамил якты дөньялардан китеп барды. Менә шулай, унөч ел дигәндә, матур дөньялар көткән җиреннән, Гамилнең гомере аянычлы өзелде.

 Гамилен кайтарып күмгәннән соң, Рида югалып калды...  Башларына төшкәннәр генә аңлар иде Риданың хәлен. Йөрәгенә кереп оялаган бушлыктан арынырга тырышып, төелеп-төелеп елап та карады. Кулына алган әйберне кая куярга белми, барган җиреннән туктап калыр булды. Үзен үзе кулга алырга тырышты.... Гадәте буенча малларын карады, ашарга әзерләде, юды, җыйды. Мәктәпкә барып кайтулары да бик авыр булды. Беркемне күрәсе килмәгән чаклар күп булды. Кочагына килеп сыенган уллары да аны юата алмады. Төннәр буе тынгысыз йоклаган Руслан да елаудан туктап тынып калды. Мөмкин, әтисенең җылысын кабат тоймасын сизгәндер инде бала.

 Дөньяның тоткасы булган Гамиле, йөрәгенең бер кисәген үзе белән алып киткән иде. Шулай да ялгызы гына калган чакларында, ире “янында” кебек иде. Күңеле белән сизенеп торды...

 Шушы торышта Рида язның килгәнен дә, киткәнен дә күрми калды. Ә яшәргә кирәк. Өч малае өчен, Гамиленең истәлеге өчен...

 Июнь башларында малларын алып, балалары белән үзе укытып йөргән авылга күчеп китте. Анда ике ел яшәгәннән соң, район хакимияте ярдәме белән, укытучыларга тиешле субсидия алып, иренең күптәнге хыялын үтәп, өй салып керде.

 Һәм  бары тик үз көченә генә таянып яшәргә өйрәнде.

 Ничек кенә булмасын, һәркемнең үз язмышы, үтәр юллары барын, Аллаһым үзе генә беләдер инде.

Дәүләкән районы.

Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы.  Булган хәл (2)
Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы. Булган хәл (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: