Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 февраль 2022, 10:51

Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы. Булган хәл (1)

Әллә кеше күзе тиде, әллә язмыш сынавы... Әкренләп, төрле каршылыклар, берсен-берсе уздырырга тырышып, гаиләгә афәт булып ябырылды. Кышкылыкка кергән көр сыер маллары кинәттән генә егылып үлә башлады. Кичтән карап, ашатып эчереп япкан мал, иртән торып чыгуга тәгәрәп ята.

Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы.  Булган хәл (1)
Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы. Булган хәл (1)

Рида кинәт уянып китте. Бик азга гына тынычланып киткән йөрәгенә яңадан гөлт итеп ут кабынды...

 Үзен көчләп дигәндәй караваттан торгызды да, барып, тәрәзәгә күз салды. Туңган тәрәзә пыяласы аша, кара төнне ярып, каршыдагы тау битеннән таң атып килә. Ачы салкын, томан рәвешенә кереп, күк белән җир өстен зәңгәрсу төстә чаршаулап алган.

 Чәй эчәсе килмәсә дә, гадәткә кергәнгә, Рида чәйнеккә су салып, электр плитәсен кабызып җибәрде. Бер минутка да китмәгән уйлар, баш миен кысып алды. Борчылу, йөрәкнең бер читен кимерә башлады. Күзләреннән яшь бәреп чыкты...

 Ходаем! Ярдәмеңнән ташлама!

 Ни уйларга да белмәгән Рида, кайнап утырган чәйнекне сүндерде дә, өстенә киенеп, сарайга иртәнге эшләрне бетерергә дип, кулына савым чиләген тотып, ишек алдына чыкты. Ыжгырып торган салкын һава битенә килеп бәрелде. Үзәккә үтәрлек салкын. Бусагадан төшеп тә өлгермәде, ерактан “Ридаа-а!..” – дип кемнеңдер кычкырганын ишетте. Хатын, колагыма ишетелә ахры, дип уйлап куйды.

 – Рида-а-а...  

Ул, дертләп китеп, тавышның иясен күререгә тырышып, тирә-ягына карады.

 – Рида-а-а!!!

 Тавышның өйләреннән ерак булмаган тау бите ягыннан килгәнен төшенеп алды... Нишләп ул яктан? Гел сокланып күзәтелгән тау бите ягыннан бәла килер дип башына да китермәде Рида.

 Атна буена Уфада эшләп йөргән тормыш иптәше Гамил кайтырга чыккан җиреннән юк булды. Рида аңа әллә ничә тапкыр телефон аша шылтыратып та карады, тик ире телефонын алмады. Кичкә таба, салкын көчәя башлагач, ат җигеп, күрше Күллекүл авылына китте. Тик Гамилнең кайтып төшкәнен дә, кемгәдер кергәнен дә күрүче булмагач, ни дип уйларга да белми, кире кайтып китте.

 

***

 ... Рида белән Гамилне икетуган апасы Альбина белән дусты Альмир таныштырды. Бер авылда туып үсеп, бер мәктәпкә укырга йөрсәләр дә, моңа кадәр бер-берсенә игътибар итмәгән яшьләр, тиз ара да дуслашып киттеләр, бара-тора бер- берсенә карата сөю чаткылары көчәйгәннән-көчәя барды. Очрашып күрешүләр ике елга сузылды, инде бер-берсеннән башка яши алмаганнарын аңлагач, 1995 елның язында, матур апрель аеның азагында никах укытып, унөченче май көнне, алмагачлар ап-ак чәчкәләргә төренгән чакта, шаулатып туй ясадылар.

 Менә шулай каенана-каенаталы йортка Рида килен булып төште. Яшь гаиләне куандырып, уллары Радмир туды. Әкренләп, яшьләр тормышның яшәү тәртибенә өйрәнеп, дөнья көтә башлады. Бер-берсенә ярдәмләшеп торсалар да, яшьләрнең аерым дөнья корырга дигән теләге җиңде: ике елдан Хәйдәр исемле авылга, бердәнбер утырып калган өйгә күчте.

 Кайчандыр үзалды яшәгән авыл, бөтен илнең асты-өскә килү аркасында, бик тиз арада таркалып, кешеләре зуррак авылларга, район үзәкләренә күчкән, бары тик бүленеп бирелгән пай җирләре генә калган иде.

 Бөтен халык шәһәр тирәсенә елышканда Гамил гаиләсен ник дип ялгызлыкка дучар итәргә булгандыр. Ничек кенә булмасын, яшь гаиләгә кешесез авылда күп еллар яшәү үзенә бер сынау булды.

 Яшәп китүләре бик җиңелдән түгел иде. Дөрес, табигате бик матур. Авыл аларны сызылып аткан таңнары, тау бите буйлап чылтырап аккан тәмле салкын чишмә суы, иртәдән кичкә кадәр күкне айкап очкан кошлары белән каршы алса да, ялгыз моңаеп утырган ялан уртасындагы өй япа-ялгызлыгы белән төрле уйлар тудыра иде.

 Алтмышынчы елларда “сәмән”нән салынган өйне рәткә кертү өчен күпме көч чыкканын сөйләп тә бетерерлек түгел. Өйнең тирә-ягын урап алып, басып киткән чаган агачларын тураклап, тамырларыннан аралап рәткә керткәч кенә, хуҗалы йортка охшап китте. Өйнең яртысын алып торган мичен иртәле-кичле ягып, өйгә ямь кертүләре Риданың өстенә төште. Күпмедер вакыттан соң, авыл мичен сүтеп, торбалар сузып җылыта башлагач кына, өй азрак төс алып, иркенәеп-зураеп китте.

 Төрле чаклар булды... Кайбер җилле көннәрне электр уты сүнгән чакта, йорт алдында, кирпечтән урын ясап, кәстрүлне корымга чумдырып, кирпеч өстенә куеп, ашарга пешерүләр дә аз булмады.

 Бервакыт Корьән укытырга дип, туганнарны җыеп алдылар. Өстәлләргә тутырып тәмле-төмле ризыкларны тезеп куеп, тезелешеп утыргач, мулла Корьән укый башлады. Рида пешеп чыккан ашка токмач салырга дип, аш бүлмәсенә чыкты. Шулчак электр уты сүнде. Өйнең эче караңгыланып китте. Хатын үрелеп тәрәзәдән тышка карады. Күк йөзен каплап алган кара болытны көчле җил өй башына куа. Дөмбер-шамбыр килеп, яшенләп яңгыр ява башлады. Тышта да учак кабызырлык түгел, ут та юк... Табигатьнең көтелмәгән күренешеннән аптырап, “И Ходаем! Үзең сакла, афәтләрдән”, – дип кабатлады табынга җыелган якын туганнары.

 Күчкән чакта, ике тана малы гына булса, елдан-ел малларын үрчетеп арттыра бардылар. Икесе дә эш сөеп үскәнгә, тырышлык аркасында, дөньялары күренеп күтәрелеп китте. Хөкүмәт тә яшь гаиләгә, ярдәм итеп субсидия бирде. Яз башлану белән Гамил кыр эшләренә тотынды: сөрде, чәчте, урды. Тирә-яктан фермерлар да ярдәмгә килде. Кызу эш вакытында арендага трактор да, комбайн да алырга мөмкин иде.

 Нинди зур бәхеттер ул, җиң сызганып яшь кешегә эшләүләре! Тулышкан яландагы сары иген башакларын кулыңа алу! Үзең эшләп, көчеңне чыгарып, тир түгеп тапкан ризык иң кадерлесе дә, тәмлеседәдер...

 Ә хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Балачактан әнисе янында, эшкә өйрәнеп үскән Риданың, жиренә җиткереп эшләү канына сеңгән. Икенче улына авырлы чагында, җәйге эсселәрдә, су буеннан көянтәләп су ташулар, ничәмә баш сыерны көненә өч тапкыр савып, яланга чыгарып бәйләүләр, бозау, башмаклар, тавык-кош... Иртән иртүк Гамилне ашатып яланга озату, кичен арып кайткан ирен каршы алу, җыештыру һәм тагын да бетмәс мең төрле хатын-кызга тиешле эшләр...

 ...Өч елдан уллары Рәмил туды. Гаилә арту белән мәшәкатьләр дә арта барды. Шунысы куаныч иде: үсеп килгән Радмирның юанычы эте Мухтар булса, хәзер инде иптәшкә кечкенә энекәше дә бар иде.

 Бер кызык хәл исенә төшеп китте Риданың. Кырык көне тулмаган, кече улын ялгыз гына калдырырга ярамый иде. Өч яшьлек Радмирны бала янында калдырды да:

– Улым! Бәбәй йоклый! Әгәр уянып елый башласа, миңа кычкырырсың. Ә мин сыерларны су буена төшереп, эчереп, бәйләп менәм.

Су буена төшеп өлгермәде, Радмирның кычкырганын ишетте. Сыерларны ташлап, йөгереп кайтты:

– Ни булды? Нигә кычкырасың?

– Бәбәй йоклый, дип кычкырам бит, әнием! – дип җавап бирде улы.

 Ничек кенә булмасын, декретта бер елдан артык утыра алмады Рида, ике чакрым ераклыктагы Куллыкүл мәктәбендә математика укыта башлады.

Ярдәмгә ире килде. Тиз кызып китүчән, шулай да тиз сүрелә торган Гамил, гаиләсе өчен өзгәләнеп торды. Бөтен яклап тәртип яраткач, балаларын да тәртипкә өйрәтергә тырышты. Кул күтәреп сукмады, шулай да малайлар “почмак”ның нәрсә икәнен бик яхшы белделәр. Берсен тартып, икенчесен этмәде, сатып алган уенчыкны да атап алды. Ничек кенә булмасын, ир бала тумышы белән әтисенә тартыла, шуңа да ватылган трактор, комбайн төзәтешергә, ачкыч биреп торырга малайлар һәрчак әтисе янында булдылар. Гамил дә, ничек кенә арып кайтмасын, иң башта кулларын да юып тормый, кочагына балаларын алып яратты.

 Төшкә кадәр ире балалар янында, төштән соң – Рида. Кышын ат җигеп – чанада, язын юллар ачылу белән мотоциклда эшкә йөрүләр бик җиңелдән түгел. Карлы-буранлы кышкы көннәрне, кар ерып барулары бер булса, язгы-көзле яңгыр коеп яуган чакларда, лычма суга батып кайтулар үзенә күрә бер тарих язарлык! Бала-чага үстергәндә хисапсыз йокысыз үткән төннәр...

 

***

Туган авылында мәктәпне укып чыгу белән Рида Уфаның педагогия техникумына укырга кергән иде. Күп балалы гаиләдә үскән, авыл тормышын балачактан күреп, барлык авырлыгын татыган кыз ул.

Кечкенәдән әнисенең язмышы бик калаулы булуы, әтисенең кайчак исереп алып, дөньяларын туздырып йөрүе... Еллар үтеп, үзләре инде күптән әти-әни булсалар да, балачакның кайбер мизгелләре әрнетеп искә төшә иде.

 Күңелле дәртле яшь чаклар бервакыт кына. Студент тормышы төрле яктан кызыклы. Бергә җыелышып үткәргән кичәләр, сессия алдыннан китапларны кулдан да төшерми укулар. Уку елларын Рида бик еш искә төшерә, бигрәк тә стройотрядлар белән Әстерхан якларына икешәр ай карбыз, кавын, бәрәңге җыярга барулар...

 Риданы диплом алгач, юллама белән Усман авылына җибәрделәр, аннан Балышлы авылына күчте.

 ...Тормыш бит ул сынауларын адым саен биреп тора, шулчагында инде бер- береңне аңлашып яшәү бик мөһим.

 Кызу холыклы Гамил һәм йомшак күңелле, юл куючан Рида... Дөнья көтә башлау белән, Гамил ирләргә хас булганча, авыррак эшләрне өстенә алды. Исәп-хисап эшләрен  үзе алып барса да, бар акчасын кесәсенә салып йөртмәде. Бераз аякка басу белән, зуррак авыл тирәсендә өй салырга дигән уй да булды, тик акчаның “хакы” үзгәреп торганга, тәүдә “Нива” машинасы сатып алдылар.

 Менә инде эшләр көйләнеп китте дигәндә генә, Гамил район үзәгеннән кайтып килгән җиреннән юл фаҗигасенә очрады. Юлда юлчы бер хатынны да утырта. Бу чакта Риданың район үзәгендә хастаханәдә яткан чагы иде. Авырлы Ридага белгертмәскә тырышсалар да, кичен ире хәлен белергә килгәндә, Гамиленең күз карашыннан, нидер булганын сизенде хатын. Гамил барын да сөйләгәч, үзенә берни дә булмавын, тик теге юлчы хатынның реанимациягә эләгүе бик күп борчуларга салды аларны. Кеше сүзе кеше үтерә, дип юкка әйтмиләр. Гамилнең сөяркәсе булган икән, дип сөйләүчеләр дә табылды. Тик бер-берсенең арасында көнләшү булмаганга, сүз боткасы тиз басылды.

 Өченче уллары Руслан, нигәдер беренче көннән ук тынгысыз булды. Төннәрен йокламый елар иде. Бары тик Гамил төпчеген кулына алып, күкрәгенә куеп яткырса гына тынычланып йоклап китәр булды.

 ...Инде йорт тулы мал, егермеләп баш умарта. Барысына өлгерү өчен, ярдәмче кеше дә алдылар.

 Бары да әйбәт!  Үзләреннән арткан ит-сөтне район үзәгенә илтеп саттылар. Хыялларында район үзәгендә матур өй салып керү. Тик...

 Әллә кеше күзе тиде, әллә язмыш сынавы...

 Әкренләп, төрле каршылыклар, берсен-берсе уздырырга тырышып, гаиләгә афәт булып ябырылды. Юк, кинәт кенә дип әйтеп тә булмый, шулай да...  Кышкылыкка кергән көр сыер маллары кинәттән генә егылып үлә башлады. Кичтән карап, ашатып эчереп япкан мал, иртән торып чыгуга тәгәрәп ята. Мал табибы да берни әйтә алмый, кулбашын гына селкетте.

Алар артыннан  – бозаулаган башмак, еллаган үгез.

 Ә февраль аеның бер көнендә, яланнан йортка котырган төлке килеп кереп, сарай эчендәге сыерның аягын тешли дә, печән өеменә кереп качып үлә. Котырган икәнен Ридалар бары берничә көн үткәч кенә белде. Сыер ашаудан, эчүдән язгач, чакырып китергән мал табибы, үлгән сыерның миен кисеп алып китеп тикшергәннән соң, сыерның сөтен дә эчәргә ярамаган икәнен әйтте.

 Ә бит ишек төбендә бәйләп куйган Мухтар өрмичә дә төлкене яныннан үткәреп җибәргән булып чыга. Хайваннар арасында да берсен-берсе сизенү була икән.

 Җәйге кичтә өй янында килеп ияләшкән ябалакның кычкырган тавышы, аңа кушылып, хәлен белергә барган чакта, каенанасы төшендә бер дә авыртмаган тешенең төшүе турында сөйләве күңелгә ниндидер шом салып барды.

(Дәвамы бар.)

 

***

Автор үзе турында

Мин, Наҗия Фәрит кызы Мәгасумова, Дәүләкән районының Бик-Карамалы авылында туганмын. Үз авылыбызда сигезьеллык мәктәп тәмамлап, Дәүләкән каласының 3нче урта мәктәбендә белем алдым.

Һөнәрем буенча бухгалтермын. Озак еллар Дәүләкәннең балалар өчен аяк киеме тегү фабрикасында эшләдем, бүгенге көндә хаклы ялдамын.

Шигърияткә  гашыйкмын. Туган ягыма, суларына, кешеләренә булган мәхәббәтем кулыма каләм алырга этәрде. Дәүләкән шәһәренең “Дим” әдәби берләшмәсе әгъзасымын. 2016 елда – “Ләйсән яңгыры” җыентыгыда, 2019 елда “Күңел моңнары” исемле җыентыкта шигырьләрем дөнья күрде. “Балкантау” район гәзитендә “Канлы эзләр” һәм “Төнге ябалак тавышы” дигән  хикәяләрем басылып чыкты.

Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы.  Булган хәл (1)
Наҗия МӘГАСУМОВА. Төнге ябалак тавышы. Булган хәл (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: