Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 февраль 2022, 09:33

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (3)

...Каенанасы бераз уйланып торды да бөтенләй көтелмәгәнчә хәл итте дә куйды: "Син, кызым, борчылма! Сиңа борчылырга ярамый хәзер. Табар­сың! Үстерербез". Ямьлегөлнең өстеннән тау төшкән кебек булды. "Рәхмәт, әни! Рәхмәт!" – дип, аны кочаклап елады...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (3)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (3)

(Ахыры.)

Саимә оеп киткәндәй булды. Ару, талчыгу үзенекен итә шикелле. Аны йокы баса башлады. Әмма нидер шатырдау, дөбердәү тавышына сискәнеп сикереп торды, чоланга омтылды һәм шаккатты. Килене идәндә ята... Истән язган бугай... Әллә үлгәнме? Хәрәкәтләнми. Күзләре йомык. Тын аламы? Ә, тыны бар икән, сизелә. И Ходаем! Асылынырга дип элмәк кигән түгелме? Басып менәргә әзерләгән бүкәне читкә тәгәрәгән. Бүкәнне тибеп җибәргәндә бавы өзелеп, егылып төшкән бугай. Тәүбә, тәүбә! Бавы муенына эләгеп тора.

Бауны алып, читкә ыргытты. Гомеркәе бетмәгән булган икән, дип сөйләнә-сөйләнә, килененең тәннәрен сыйпап карады, башын, чәч төпләрен капшап чыкты. Шөкер, сынган, каерылган, яраланган-җәрәхәтләнгән урыннары күренми. Сөбханалла, түшәккә егылган, диярсең. Аллаһ үзе саклаган. Төрлечә әвәли, тәннәрен сыйпый торгач, килене күзләрен ачты.

Каенанасының тезлә­неп аны сыйпап утыруын күреп, торып утырды.

– И кызым, кызым! Нигә шулай гомереңне өзәргә булдың? Сөйлә миңа, сөйлә, балакаем! Эчеңне бушат! – дип, башыннан сыйпап, иркәләп сөйде. – Куркыттың бит, балакаем! Шулай ярыймы соң инде?! И Аллам! Нәрсәң авырта?

– Янбашым авырта кебек... – диде килене кыяр-кыймас кына, уңайсызланып.

– Хәзер мунча ягарбыз. Мунчада сылармын. Я, ни булды? Сөйлә инде, балам!

Каенанасының җылы сүзләренә эреп, ул эчендәге серен аңа чишкәнен сизми дә калды. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде.

Елый-елый сөйләде. Һәм аның ачулануын, сүгүен көтте, куып чыгаруыннан курыкты. Каенанасы бераз уйланып торды да бөтенләй көтелмәгәнчә хәл итте дә куйды:

– Син, кызым, борчылма! Сиңа борчылырга ярамый хәзер. Табар­сың! Үстерербез.

Ямьлегөлнең өстеннән тау төшкән кебек булды.

– Рәхмәт, әни! Рәхмәт! – дип, аны кочаклап елады.

Алар моңа кадәр дә бер-берсен хөрмәт итеп яшәде. Каенанасы киленен кызы кебек якын күрде, яратты. Күршедә, Саимәнең күз алдында үсте ул. Хәнифе белән бер партада утырып, бер сукмакны таптап, бергә уйнап, бер уй-хыяллар белән дәртләнеп, гел бергә булдылар. Авылда бер диярлек чибәр кыз булып, җиләк кебек пешеп җитте. Ямьлегөл тирәсендә “козгыннар” урала башлады. Хәтта күрше авыл егетләре урлап алып китәргә дә йөргәннәр иде. Кыздан колак кагу куркынычы янавын вакытында сиземләп, Хәниф эшне кызу тотты. Тиз генә өйләнештеләр. Хәнифкә ачу саклап йөрүчеләр, үчләшүчеләр дә күп булды.

Улы Хәниф белән дә тату яшәделәр. Сугыш кына бөлдерде, аларны аерды. Уллары да Хәниф сугышта йөргәндә туды. Аның улын күргәне дә юк әле. Менә бит дөньялар нишләп куйды. Көтмәгәндә бәхетсезлек килде. Яраткан килене үз-үзенә кул салуга барып җитте. Их, дөньясына утлар капкан, безгә тия шуның ялкыны! Шушы сугыш булмаса, без дә бу бәлагә тарымас идек, дип әрнеде Саимә.

Саимә төрлечә уйлады, уйланды. Улының кайтып китүен үтенеп хат язуны бердәнбер ышанычлы, өметле юл дип, йөрәге белән тойды. Ана йөрәге шулай кушты.

Хат язуы турында беркемгә дә әйтмәскә булды. Киленгә дә ләм-мим. Хатны күрше кызыннан яздырды. Сөйләнеп йөрмәскә, дип, нык кисәтте. Туган-тумачалардан, күрше-күләннән чуктин-чук сәламнәр күндерде, авыл хәбәрләрен яздырды. Соңыннан гына үтенечен әйттерде. Ямьлегөлнең хәле мөшкел, теге дөньяга китеп бару куркынычы бар, кайтып китәргә тырыш, бәлки, җибәрерләр, диде. Хәлебез аяныч, дип тә өстәтте.

Хатны күрше кызы илтеп салды.

Инде Саимә килененән күз яздырмады. Хәниф улы кайтканчы ул-бу була күрмәсен, дип борчылып, уяу торды. Иртә таңнарда, йокысыз төннәрдә изге теләктә булды. Улының кайтуына бик ышанып бетмәсә дә, ул аны көтте.

Ниһаять, Хәниф кайтып төште. Аны өч кичкә генә кайтарганнар. Барысы өчен зур шатлык, олы бәйрәм булды. Ямьлегөлне үтә сагынган. Ябыгып, бәләкәйләнеп калган булса да, элекке матурлыгын югалтмаган хатынына карап сокланды. Ирләр сугышта булгач, гаилә башлыгы алар бит инде. Дөнья көтүе авыр инде аларга. Колхозда да ирләр эшен башкаралар. Хатынын жәлләп куйды. Дошманны җиңеп, исән-имин кайтсак, Аллаһ боерса, аларга җиңелрәк булыр, дип уйлады солдат.

Улы Зиннәтне сөеп туя алмады. Бәләкәче исә, әттә дә әттә, дип, тәтелдәп, әтисенең муенына сарыла, кочаклый, үбә.

Ямьлегөлнең шатлыктан башы күккә тиде. Уйлама­ганда-көтмәгәндә, ирең сугыш кырыннан кайтып төшсен әле! Тормы­шының иң-иң авыр чагында таянычы, яраткан кешесе янында. Кемгә тия андый бәхет!

Иң шатланган, куанычын кайда куярга белмәгән кеше Саимә иде. Өмете акланды. Шатлыгы эченә сыймады. Улы белән килененә, оныгына карап сөенеп бетә алмады. Хәзер беркем дә аларның гаиләсе хакында начар сөйли алмас. Туачак бала сәламәт, тәүфыйклы, игелекле, бәхетле булсын.

Ул килененә беркемнән беркайчан авыр я нахак сүз әйттермәде. Аңа һичнинди авырлык китермәде. Һәрчак хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Улы Хәниф кайчак кызып китеп, хатынына каты бәрелә башласа, авызын тиз япты. Ә Ямьлегөл каенанасын үз әнисе кебек күреп яратты, хөрмәт итте, өй эшләрен йөгереп-йөгереп, шатланып, үзе теләп башкарды, аның өчен җанын бирергә дә әзер булды.

Әйе, бу фаҗигале хәл – меңнәрдән берсе генә. Ә корбаннар исәпсез-сансыз. Тылда авыл халкы, аеруча хатын-кыз, явыз сугышның бөтен авырлыкларын үз өстенә алды, күпме җәфа чикте, хәсрәт кичерде. Бернигә карамыйча, дошманны җиңү өчен бөтен көчен салды, үз-үзен аямады, тырышып эшләде һәм төрле авырлыкларны җиңеп чыкты. Сугыш кырындагыларга ышанычлы таяныч булды.

Җиңү гаять зур югалтулар белән яуланган. Күпме балалар, әниләр, хатыннар ятим калган, кимсетелгән икәнен онытмасак иде. Сугыш уты кабынмасын өчен бөтен көчебезне салсак иде. Һәртөрле уйдырмаларга, тарихны үзгәртергә маташучыларга ныклы каршы тора алсак иде!

(Автордан: язмада булган хәлләр тасвирланды, исемнәр үзгәртелеп бирелде.)

Фото: Pixabay.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (3)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: