Барлык яңалыклар
Дөнья бу
2 февраль 2022, 09:37

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (2)

Шөбһәле күңелсез уйлар Ямьлегөлгә тынгы бирмәде. Уйларын кулы белән сыпырып алып ташлардай булып, үрсәләнеп ятты ул. Тәмле итеп йоклар өчен күңел, җан тыныч­лыгы кирәк шул. Бетмәс йөдәткеч уйлар, газаплы йокысыз төннәр агыла торды. Хатын көннән-көн хәлсезләнә барды...

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (2)

(Дәвамы.)

Юлның яртысын хәвеф-хәтәрсез үтә. Тауларның иң текәсеннән күтәрелгәндә, көтмәгәндә, мылтыклы адәмнәр аның юлын бүлә. Кораллы гына түгел, җитмәсә, күмәк тә булалар. Итне, сөйләшеп тә тормый, шундук тартып алалар. Атны тугарып, аны да алып китмәкче булып, өзәңгегә тотыналар. Юлчы ир, атны бирмәскә тырышып, тарткалаша башлый. Качкыннар, аның ай-ваена карамый, атны җитәкләп, алып китәргә кузгалалар. Ир тезләнеп елый, карда шуышып ялвара: “Мине харап итә генә күрмәгез инде! Атка тимәгез! Ат минеке түгел, колхозныкы. Ат өчен мине төрмәгә утыртачаклар. Нәрсәм бар, алыгыз, атны калдырыгыз! Мәгез, толыбымны алыгыз!” – дип, карда ауный-ауный елый.

Атны калдыралар, толыбын алып калалар. Ир атны колхозга алып кайтып тапшыра. Шулай исән-имин калып, чак котыла. Авылда кемдер көлеп, кемдер жәлләп, хөсетләр – шатланып, озак кына бу вакыйганы әвәлиләр. Тора-бара, җай гына онытылды.

...Саимә, төнлә торып, тышка чыккан иде. Килене бөгелеп, үксеп елый. Ул аны кочаклап алды. Олы бәла килүен, килененең зур фаҗигагә таруын аңлады. Килененә ни дип дәшәргә дә белмәде.

– Кызым, чү... Нәрсә булды?

Ямьлегөл тагын да ныграк сулкылдап елый башлады.

– Сөйлә үземә, кызым! Җиңелрәк булыр. Киңәшләшик. Сиңа да, миңа да авыр бит болай, – дип, йомшак кына дәшеп, сорашып карады.

Әмма хатын тиз генә чишелеп бармады.

– Берни булмады, әни. Керик, йоклыйк, – дип, каенанасын алга үт­кәрде. Бераз тынычлангандай булды, урынына барып, ястыгына ятты.

Бу төнне ана да, килен дә йокламады. Ямьлегөл хурлыкка төшүенә, газаплы хәлгә калуына гарьләнеп, төрле шөбһәле уйлар кичереп, йокыга китә алмыйча җәфаланды. Йокларга тырышып, озак ятты. Йокымсырап киткәндәй була да сискәнеп уяна. Төне буе саташып чыкты, төше белән өне буталды. Алар ире Хәниф белән икесе ике яктан бер-берсенә каршы килә­ләр, имеш. Ямьлегөл иренә таба йөгерә. Барып җиттем дигәндә, таеп, суга барып төшә. Ярый, су сай икән. Ул судан чыга да тагын йөгерә, тик шул ук минутта абынып егыла. Тиз генә тора да тагын йөгерә. Әмма ире янына барып җитә алмый. Аңа алар мәңге кавыша алмаслар кебек тоела башлый. Ул куркуыннан: “Хәниф!” – дип кычкырып җибәрде дә уянып китте. Каенанасы да аның тавышына уянган икән.

– Әллә авырыйсың инде, кызым? Бигрәк тынгысыз йоклыйсың. Сата­шасың.

– Юкчы, әни! Үзең соң нигә йокламыйсың?

– И балам! Йокы керми бит, – дип, ул үз ягына кереп китте. Ананың борчылуы йөзенә чыккан, тавышы да сүрән, күңеле дә боек.

Янә йоклап киткәндәй булган иде дә төн уртасында тагын саташып уянды. Улы Зиннәт белән җиләк җыялар, имеш. Җиләк күп. Эре. Тәмле булып пешкән. Улы җиләкләрнең матурлыгына сокланып, иң матурларын, иң тәмлеләрен сайлап, учына җыя да авызына каба. Сикергәләп, әнисе янына чаба. Аннары тагын җиләккә иелә. Ямьлегөл, җиләккә мавыгып, улының читтәрәк утырып торып калганын сизмәгән, имеш. Күтәрелеп караса, улы иелеп-бөгелеп ках-кох ютәлли. Ана улы янына йөгереп барырга тели, йөгерә алмый. Кычкырырга омтыла, тавышы чыкмый, тыны кысыла. Мең бәла белән янына килсә, улы күм-күк! Берни белми, йөзтүбән капланып ята. Хатын нишләргә белми, елый да елый. Үксеп-әрнеп елаудан уянып китте. Уянгач та тыела алмый елап ятты. Ә ул тәмле йокыга талган. Зиннәте янында булса да, тиз генә тынычлана алмады.

Шөбһәле күңелсез уйлар Ямьлегөлгә тынгы бирмәде. Уйларын кулы белән сыпырып алып ташлардай булып, үрсәләнеп ятты ул. Тәмле итеп йоклар өчен күңел, җан тыныч­лыгы кирәк шул. Бетмәс йөдәткеч уйлар, газаплы йокысыз төннәр агыла торды. Хатын көннән-көн хәлсезләнә барды.

...Колхоз идарәсеннән Ямьлегөлне, янә берничә хатынны Белоретка җибәрделәр. Ул, үзен начар хис итүгә карамастан, анда барырга булды. Белоретка алар әйбәт кенә барып җитте. Йомышларын йомышлап, эшләрен тәмамлап, кайтырга чыктылар. Сер­мән авылына якынлашканда Ямьлегөл артта кала башлады, хәле бетеп егылды. Аннары, бөтенләй атлый алмас булып, авылда бераз хәл алырга, дип, иптәш­ләреннән калырга мәҗбүр булды.

Саимә инде әллә ничә мәртәбә Зәкия белән дә, Миңниса белән дә сөйләшеп карады. Тик алар элек сөйләгәннән артыгын әйтә алмады.

– Юлга чыкканда ук йончыган иде бит инде ул, – диде Зәкия. – Без аңа ярдәм итеп карадык. Бераз хәл алам, әнигә әйтерсез, мин озакламый сезнең артыгыздан ук кайтып җитәрмен, борчылмасын, дип торып калды. Без аны бер ялгыз әбигә кертеп калдырып китәргә мәҗбүр булдык.

Икенче көнне кичләтеп кенә кайтты килен. Ул бик боек иде. Бөтенләй арыган, йончыган. Саимә килене белән сүз куертып тормады. Иртәгә сөйләшербез, юлдан кайткач, йокласын, дип уйлады.

Ямьлегөл өчен иң өшеткеч, куркыныч яңалык аяз көндә яшен суккан кебек булды. Әби аның авыруының сәбәбе йөкле булуыннан икәнлеген әйтте. Бу инде – хурлыкның хурлыгы! Бөтен авыл беләчәк, сөйләячәк. Каенанасы, ә ире? Алар нәрсә дияр? Авыл халкына ничек күренер, нәрсә дияр, ничек әйтер, ничек аңлатыр... Ямьлегөл күзен дә йоммады. Бу хурлыкны күтәрер дәрәҗәдә түгел иде ул. Шушы газаплардан, хурлыктан котылу юлын таба алмыйча уйланды да уйланды. Бер генә уй килде башына: бәладән котылуның бердәнбер юлы – үз-үзенә кул салу. Шундый катгый карарга килеп, ул чоланга чыкты.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (2)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: