Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 февраль 2022, 10:37

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (1)

Теге ир атны җитәкләп арба янына китерде. Җитез генә тотынып, арбаны төзәтеп тә куйды. Ычкынган кендекне урынына урнаштырды. Ямьлегөл, рәхмәт әйтеп, дилбегәне кулына алды. Ә ир аны эләктерде дә күпер астына сөйри башлады.  – Нишләвегез бу? Миңа тизрәк кайтырга кирәк! Тотынмагыз миңа, җибәрегез!

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (1)

Элеваторда кеше күп иде. Ямьлегөлгә озак көтәргә туры килде. Барысы да – аның кебек хатын-кызлар. Төрле авыллардан килгәннәр. Барысы да орлык алып кайтырга дип юлланганнар... Әлбәттә, аны көз кайтару исәбе белән. Атлары да, үзләре кебек, тире дә как сөяк.

Сугыш өченче ел бара. Колхозда кышны авыр үткәрделәр. Чәчүгә төшкәннәр иде, орлык җитмәде.

Ямьлегөл, элеваторда эшен тәмамлап, ниһаять, кайтыр юлга чыкты. Төш җитеп беткән. Тизрәк-тизрәк кайтырга иде. Ара ерак. Җиде-сигез дистә чакрым юл үтәсе. Ат караучы Сафа бабай аңа җигәргә өйрәтелмәгән яшь тай җигеп биргән. Таен тыңлата алмый җәфаланды. Озын юл буе кәҗәләнеп, үзәгенә үтте, бөтенләй җанына тиде. Ат димәсәң, хәтере калыр. Ичмасам, аты ат төсле булса иде, дип әрнеде хатын.

Авылына якынайды. Берничә генә чакрым калып килә. Текә Бурлы тавын хәвефсез төшәсе иде дә якты күздә күперне чыгып өлгерәсе иде.

“Сабыр, малкай! Сабыр!.. Ашыкма,” – дип, Ямьлегөл тайны тыярга тырышты. Әмма дилбегәне  ныгытып кулына урап тоткан булса да, тае тау тота алмады, җан-фәрманга чабып төшеп китте. Шатыр-шотыр килеп, арба икегә аерылмасынмы! Тәртәләре белән алгы өлешне тай алып төшеп китте, арба җирдә ятып калды. Ямьлегөл нишләргә белми аптырап торды. Нишләргә?! Исенә килеп, ат артыннан йөгерде. Тотарсың бар, котырып чапкан тайны! Йөгерә торгач, абыныпмы, таепмы егылды. Җирдә утырган килеш елый башлады.

Менә бәла! Авырлык белән торып, арба янына барды. Орлыклык ашлык түгелмәгәнме, капчыклар ертылмаганмы, авызлары чишелмәгәнме? Ичмасам, чәчәргә дигән орлык имин булса иде! Ул арбаны түгәрәкли тикшереп чыкты. Ярый, капчыкларын торыпша ябып ныклап бәйләгән иде.

Шөкер, бар да тәртиптә. Арбага берни дә булмаган. Кендеге генә ычкынган икән. Инде атны ничек тотарга? Ничектер тотарга кирәк бит. Нишләргә инде? Я Ходай!

Арбаны караштырып йөргәндә, Ямьлегөл тауның икенче ягыннан атны йөгәненнән тотып килүче ир затын күреп калды. Ул үз күзләренә үзе ышанмады. Кем бу? Күктән төшкән фәрештәме? Әллә берәр качкынмы? Күпер астыннан чыкканмы? И Аллам! Качкын булса, яхшыга түгелдер. Я ашлыгын талап алыр, я тагын берәр этлек эшләве бар. Ямьлегөл ни уйларга да, ни кылырга да белмәде.

Теге ир атны җитәкләп арба янына китерде. Җитез генә тотынып, арбаны төзәтеп тә куйды. Ычкынган кендекне урынына урнаштырды. Ямьлегөл, рәхмәт әйтеп, дилбегәне кулына алды.

Ә ир аны эләктерде дә күпер астына сөйри башлады.

– Нишләвегез бу? Миңа тизрәк кайтырга кирәк! Тотынмагыз миңа, җибәрегез!

– Атыңны тотып китердемме? Китердем. Арбаңны төзәттемме? Төзәттем. Әллә бушлай дисеңме? Юк! Түлә! Акчаң юк. Ашлыгың миңа кирәкми. Ул, җитмәсә, агулыдыр да әле. Нәрсәң белән түлисең?.. Шулай булгач, әйдә!

Ямьлегөл елый башлады.

– Тимәгез миңа! Түләрмен... Акча хәстәрләгәч.

– Кайчан? Кызыл кар яугачмы? Көтәргә исәбем юк. Хәзер түлисең! Хәзер!

– Тимәгез миңа! Кычкырам... 

– Кычкыр, кычкыр! Тик кем ишетер икән сине?.. Мин сине күптән күзәтеп йөрим, чибәркәй. Ниһаять, эләктер­дем. Ычкындыра буламмы соң! – дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, ир аны күпер астына сөйрәп алып төште.

Хатын кычкырып елады, дулады, тибеште, тиргәште.

– Оятсыз! Кабахәт! Сугышка бармыйча качып ятканың җитмәгән, солдаткаларны мәсхәрәлисеңме? Эттән туган нәрсәкәй! Өзлегеп беткән хатынга көчең җитәме? Битсез! Җибәр!

– Җитте сиңа! Телеңә күп салынма. Телеңне тый! Авызыңны ачасы, сөйләнеп йөрисе булма! Югыйсә, дөнья белән хушлашканыңны сизми дә калырсың. – Эшен бетерде дә, хатынны торгызып, аты ягына этәреп җибәрде: – Бар, тай моннан! Тай тизрәк! – дип җикерде.

Ямьлегөл кайтып җиткәнче елады. Гарьлегеннән, көчсезлегеннән үзен кая куярга белмәде. Каенанасына ничек күренер, аның күзенә ничек карар? Улының күзенә карый алырмы? Күтәреп сөя алырмы? Ул үзен пычрак итеп хис итте. Үз-үзен күралмас булды. И Ходаем, ниләр генә кылсын икән?!

Авылына кергәч, елга янында тукталып юынды. Ярый, кеше очрамады, дип куанды. Келәтләр ягына борылды. Ашлыгын бушатты да атны Сафа бабайга илтеп тапшырды.

Ниһаять, кайтып җитте. Капка янында аны каенанасы көтә иде. Улы күренми. Йоклыйдыр. Бәләкәй бит әле.

– Озакладың, кызым. Орлык алып кайта алдыңмы? – диде ул.

– Әйе, алып кайттым.

– Салма казанда. Суынгандыр да инде... – диде каенанасы. Ул килененең нык аруын, нигәдер борчылуын сизмәде түгел, сизде. Шулай да дәшмәде. Борчылу аңа да күчте.

Ямь­легөл бу хәлне беркемгә дә сөйләмәскә, йотарга булды. Курыкканнан түгел. Пычранасы, кабат искә аласы килмәде, онытырга теләде. Тик оныту мөмкин түгел икән шул.

Шушы күпер астында качкыннар булуы, дезертирлар качып ятуы, кешеләрне талаулары турында ишетелгәләп торды. Авыл халкы качкыннардан куркып яшәде. Күрше авылдан бер хатынны сыер савып утырган вакытта урлап киткән­нәр, дигән хәбәр дә йөрде.

Милиция аларны эзләп караган, әмма эзләренә төшә алмаган. Дезертирларны эзәрлекләүләр башлангач, алар Каратау ягына куе урман төбенә, төпкелгә качканнар, күченгәннәр, имеш, дигән чыш-пыш сүзләр таралды. Моны раслаучы вакыйга да булып алды.

Кышлау үгезен суеп, яхшы хакка, кыйммәтрәккә сату нияте белән, хәлле генә яшәгән ир Миньяр шәһәренә киткән. Турыга чыгарга, тизрәк барып кайтырга дип ашкынып, юлны кыскарту исәбе белән (куе урман төпкелендә качкыннар булуы турында хәбәрләр ишетелгәләп торса да) Каратауның куе урманы, текә таулары аша барырга тәвәкәлләгән. Шул туры юлны күп таптаган олпат ир үзен белдекле, качкыннарга тиз генә бирешеп бармам, аларга каршы тора алырмын, дип уйлап нык ялгыша.

(Дәвамы бар.)

***

Фәридә Сәйфуллина (Гыймадиева) Башкортстанның гүзәл табигатьле Салават районының Таймый авылында туып-үскән. Бу авыл Сукаешлы һәм Атау елгасы кушылган уйсулыкта урнашкан. Өлкәннәр авылны Атау дип тә йөрткән. Фәридәнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 1956 елда Урмантау урта мәктәбен,  1961 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда журналистлар әзерләү факультативы оештырыла. Шунда укып, “Кызыл таң” гәзитендә практика үтә. Укуын тәмамлагач, шул гәзиттә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары алты ел мәктәптә башлангыч сыйныфларда урыс теле укыта.

1969 елда икенче шәһәр типографиясенә корректор-редактор булып урнаша. Эш кызыклы да, җаваплы да була. Җәмәгать эшләренә чума. Агитатордан башлап, пропагандист, местком председателе, партоешма секретаре урынбасары, Киров район халык судында халык утырышчысы, иптәшләр суды рәисе, шәһәр советы депутаты вазифаларын үтәргә туры килә. Аларны күңел биреп, тырышып, үзенең ял вакытлары исәбенә башкара.

1982 елда УЗКАда техник документация бүлегендә инженер булып эшли башлый. Аннары СКТБ “Меркурий” оешмасына (соңрак – НИИ ЭСК) чакыралар. Фәридә  Кауметдин кызы “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.

Әдәбият, журналистика – аның яраткан шөгыле. Урта мәктәптә укыганда стена гәзитенә мәкаләләр язган. Төрле жанрларда иҗат итә. “Мәхәббәт кайчан ярала?” үзнәшер китабы (Уфа, 2018) дөнья күрде.

 

 

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (1)
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Сугыш ялкыны. Булган хәл (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: