Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 гыйнвар 2022, 13:38

Марс ЯҺУДИН. Туган җирем серләре. Хикәя-истәлек

Берзаман, иң күңелле мәлдә, боз убылып китеп, дүртебез дә билдән суда калмабызмы. Елга тирән түгел, ләкин убылган боз һәм көчле агым аякка басарга ирек бирми – таябыз да егылабыз, таябыз да егылабыз. Энемне инде агым боз астына ук тарта башлады.

Марс ЯҺУДИН. Туган җирем серләре. Хикәя-истәлек
Марс ЯҺУДИН. Туган җирем серләре. Хикәя-истәлек

Бервакыт шулай авылда яшәүче энем белән мотоциклда Иек буена төшеп барабыз. Мин арткы утыргычта. Кояшта көеп, аксыл-соры төскә кереп беткән үсентеләр басуына күзем төште.

– Монысы нәрсә тагын? – дим, мотоцикл тыркылдавын җиңәргә тырышып.

– Урманчылык посадкасы, – ди энем.

– Әрәм булган икән. Эссе шул быел. Су сипмәгәннәрдер.

– Сиңа күренгәне күләгә өчен кадап чыгылган агач ботаклары гына ул, рассада үзе аста.

Мин уйга калдым. Нинди генә авылны алмыйк, ул үзенең эчке яшерен тормышы белән шушы  посадканы хәтерләтмимени? Узып барышлый гына аның серенә төшенү түгел, күз алдында ярылып яткан күренешләрен дә аңлау мөмкин түгел бит. Моның өчен анда туарга, гомер буе яшәргә, ә бәлки, үләргә дә кирәктер.

Миңа калса, авылның иң тирән серләреннән берсе – безнең истәлекләр, үзебез генә белгән хәлләр.

Бер балачак истәлеге тирән эз булып хәтеремдә саклана. Авыл елгасының яңа гына туңган чагы иде. Пыяла калынлыгындагы боз астында су акканы күренеп ята. Без, дүрт малай, шул боз өстендә кәшәкә уйныйбыз. Баскан саен боз чатыр-чотыр килә, тирә-якка яшен укларын хәтерләткән чатнамалар тарала. Ә без аның саен батыраеп сикерәбез, көләбез.

Берзаман, иң күңелле мәлдә, боз убылып китеп, дүртебез дә билдән суда калмабызмы. Елга тирән түгел, ләкин убылган боз һәм көчле агым аякка басарга ирек бирми – таябыз да егылабыз, таябыз да егылабыз. Энемне инде агым боз астына ук тарта башлады. Шулчак аягым, ике боз кисәге арасына эләгеп, елга төбен тапты. Шул ук вакытта энемне терсәгеннән эләктереп алдым. Ике иптәшебез дә, тырыша-тырмаша, яр буена чыкты. Итекләрне салып суын түктек, оекбашларны сыгып кидек. Ничек кайтып әтигә күренергә хәзер? Ул өйдә бит инде, ял көне иде бу. Кая барасың, кайтырга туры килде.

Өйгә кайтып керү белән әти безнең юеш ыштаннарны салдырып та алды, шул ыштаннар белән арт якка бер-икене җилле генә сыдырып, мич башына меңгереп тә утыртты. Ләкин мин моның өчен әтигә үпкәләп йөргәнемне һич тә хәтерләмим. Димәк, моны гаделсезлек дип кабул итмәгәнмен. Бәләкәй булсам да, әтинең кызып китүе безне яратып борчылуы нәтиҗәсе икәнлеген яхшы аңлаганмын.

Менә шундый истәлек, әйтегез әле, башка кемдә бар?

Ул заманнан алып инде тулы бер гомер үтте...

Чираттагы ялымда тагын авылыма кайттым. Әлеге дә баягы мотоциклда энем белән урманнан кайтып киләбез. Урман авызында туктадык та, арттан утын белән килүче тракторны көтеп алырга булдык. Әҗембәт дип аталган озын сөзәк тауның битендә утырабыз.

Зур кызыл кояш безнең авыл артындагы офык куенына кереп бара. Тирә-як тып-тын. Без дә, шушы тынлык сихеренә бирелеп, дәшми генә утырабыз. Һәркем үз уйларына чумган. Мин уйлыйм: Айрат энем белән нәкъ шушы урында нәкъ шушындый кояш баешын күзәтеп тагын берәр утырырга туры килер микән, әллә инде бу бердәнбер шундый мизгелме?

Әнә еракта безнең авыл. Маңгай күзе күреп җиткермәсә дә, күңел күзе туган йортны эзли һәм, урынын чамалап, тапкандай була.  Күпме хатирәләр бу йортны минем өчен дөньяда бердәнбер иткән. Ул вакытта дүрт кенә яшьтә булсам да, йортыбызның салынуын хәтерлим әле мин. Түбәсе дә ябылмаган бура өрлегенә бишек эленгән, бишектә бер айлык Люция сеңлем. Әнинең сөйләвенә караганда, ул,  олыларның вакыты югын аңлапмы, бер дә еламаган, имеш. Ә өйне өч Мотыйк төзегән: Озын Мотыйк, Атай Мотыйк, Саңгырау Мотыйк.

Сул ягыбызда Олытау. Бервакыт, шул тауда печән йөгебез авып, әни яшь ярымлык сеңлебезне печән астыннан чак эзләп тапкан иде. Авылның очыннан очына йөзьяшәр тирәкләр сузылган. Ул тирәкләр астында, кешеләрнең күпме генә турайтырга тырышуына да карамастан үз бормасын борма итүче Җидеболак елгасы. Коры елларда ул авылны узгач юк була да, Ык елгасына җитәрәк тагын җир астыннан килеп чыга, диләр. Елга аръягында авылны төньяк җилләреннән ышыклап торучы тау. Яшь йөрәгемнең ярсып тибүләрен баса алмыйча шул тау өстендә күпме йөргәнемне үзем генә беләм. Ул тауның теге башында урам. Анда минем классташ дусларым Равил белән Илдус яшиләр иде. Кайда алар хәзер? Әнә авыл басуы, кайчандыр әнием утырткан урман полосалары. Читтән кайткан чакларымда шул басуга чыгып, тыела алмый елап йөргәннәремне дә үзем генә беләм.

Дустым Ришат белән, күк йөзенә сибелгән йолдызларга карап, өй арты эскәмиясендә сөйләшеп утырулар хәтеремдә. Үземнең шул чакта әйткән сүзләр исемнән чыкмый: “ Аңламыйм, ничек гомер буе авылдан чыкмый яшәргә була? Дөнья бит зур, башка җирләрне күрәселәре килми микән ни?” Туган туфрагында, үз урманында үскән имән көчлерәк тә була, озаграк та яши икәнен аңламаганмын. Күчереп утыртканда бит агачның тамырлары өзелә, яңа урында ул үсеп китә алмаска да мөмкин.

Урманнан кайтып, утынны бушаткач, алмагач төбендәге өстәл янына җыелдык. Әнинең инде ашы әзер, самавыры гөжләп утыра.

– Сез бит инде ял итәргә кайтасың, ә монда эш тә эш, – ди ул.

– Туган җирне сагынып кайтабыз без, әни. Ял итәргә Кара диңгезгә баралар ул.

Шундый истәлекләр, туган җиргә мондый караш башка кемдә бар? Ә бит йөзәрләгән шундый хатирәләр туган җир төшенчәсен тәшкил итәдер дә...

Нигә мине туган җирем шулай үзенә тарта? Аның миңа көч бирү сере нәрсәдә? Бу сорауларга җавапны да мин үзем генә беләм кебек. Ә бәлки, беләм дип уйлыйм гынадыр? Монысы да бер зур сер бугай.

 

Автор турында:

Марс Нәфикъ улы Яһудин 1950 елның 7 августында Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1977 елдан Яр Чаллы шәһәрендә яши. Социолог, мастер, укытучы булып эшли. Берничә эшче һөнәрен дә үзләштерә. 2000 елда беренче китабы чыга. Вакытлы матбугатта ике йөздән артык хикәя һәм мәкаләсе дөнья күрде. Хәзерге вакытта унөч китап авторы. Татар һәм рус телләрендә яза. Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото: stihistat.com

Марс ЯҺУДИН. Туган җирем серләре. Хикәя-истәлек
Марс ЯҺУДИН. Туган җирем серләре. Хикәя-истәлек
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: