Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 гыйнвар 2022, 23:05

Әлиф ГАЛИМОВ. Үлемнән калу

Булган хәл.

Әлиф ГАЛИМОВ. Үлемнән калу
Әлиф ГАЛИМОВ. Үлемнән калу

Без шәһәр читендәге шәхси йортлардан торган зур гына бистәдә торабыз. Авылдагы кебек күршеләр белән аралашып яшибез. Безнең урамда ачык йөзле, кеше белән бик тиз аралашучан бер татар карчыгы бар. Аеруча хатыным ул әби белән чөкердәшергә ярата. Күрше-күләннәр булмасак та, ул безнең тирәдән үткәндә туктап, исәнләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып, хатын белән озак кына сөйләшеп торалар. Улы мал табибы булып эшли, минем таныш, шәһәрдә үзенең клиникасы бар. Ул башкала халкының яраткан йорт хайваннарын дәвалый. Төрле операциялар дә ясый. Үз эшен яхшы белгән кеше буларак аны күпләр хөрмәт итә. Аның әнисе, ягъни шушы әби озак кына күренми торды. Көннәрдән бер көнне машина белән шәһәргә барырга җыенып чыксак, югалган әби үтеп бара, исән-сау, елмаеп безнең белән килеп күрешкәч хатыным аңа сораулар яудыра башлады:

– Хәлләрегез ничек? Соңгы вакытта никтер күренми башладыгыз.

Мин болар бик озак сөйләшерләр дип, читтәрәк торган машинамны сөрткәли башладым.

– Инсульт сукты бит мине, инсульт, – дип башлады әби сүзен. – Беләсездер бит, безнең зур эт бар: алабай, аны ашатырга чыккан идем, һуштан язып егылганмын. Эт хәбәр биреп өрә башласа да, картым игътибар итмәгән, телевизор карап утырган, азак кына ул бик каты улый башлагач, чыгып карарга булган. Һушсыз гәүдәмне күтәреп алып кергән, ашыгыч ярдәм чакырган. Яшь табиб мине карагач, әлегә тәне җылы булса да, тере түгел, – дип чыгып киткән. Картым табиб сүзләреннән соң бөтенләй җебеп төшкән, бер сүз дә әйтми тик елап утырган.
Озак та үтми өйгә ритуал хезмәт күрсәтүчеләр мине мәетханәгә алып китәргә килгәннәр. Бу хезмәтнең бик тиз килеп җитүе ашыгыч ярдәм табибының миңа күрсәтергә теләгән ашыгыч ярдәме булырга тиеш.
Аллаһның рәхмәте төшмәсә мине алып киткән дә булырлар иде,
ярый шул вакытта улым кайтып өлгергән. Минем җылы тәнемне тотып карагач, ритуал хезмәткәрләрен куып чыгарган, Улым Минздравка шалтыратып, хәлне аңлатып, реанимация машинасын җибәрүләрен сораган. Әлеге шул улым тырышлыгы инде, кирәкле кешеләрен тапкан, тәҗрибәле профессор операция ясаган. Бер урында баш сөягемне кисеп алганнар хәтта, менә сизәсеңме, шул урында тире генә хәзер, – дип, бармагы белән башының шул урынын сыйпап та күрсәтте. – Бу дөньяда беркем дә кояш сүнгәнче яши алмый, шулай да озаграк яшисе килә. Менә бит, гомерем булгач мәетханәдә үләсе кеше әле дә исәнмен, йөгереп йөрим, Аллаһның рәхмәте! – дип тәмамлады ул сүзен һәм юлын дәвам итте.

...Хәзер ул әбине күргән саен минем күз алдына ул сөйләгән коточкыч хәл килеп баса һәм әллә ниләр уйланырга мәҗбүр итә. Йә Ходай, әҗәлең җитеп үләргә язсын!

 

Фото: soviet-art.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: