Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 гыйнвар 2022, 09:25

Земфир АХЪЯРОВ. Балык тәмугка кертә

Аңламый  калдым: балык, кармагымны тартты дигәндә генә, аяк астымда кинәттән бушлык тойдым. Шул мизгелдә үк аска – суга очтым...

Земфир АХЪЯРОВ. Балык тәмугка кертә
Земфир АХЪЯРОВ. Балык тәмугка кертә

Безнең халыкта мәкальләр бихисап. Шуларның берсе – “Тамак тәмугка кертә!” Мин “балык тәмугка кертә,” –  дип тә өстәр идем. Ни өчен икәнен түбәндәгеләрне укыгач аңларсыз.

Бик матур көнне, артык уйлап тормастан, балыкка барырга булдым. Кармаклар да, җим дә һәрвакыт  әзер тора. Җим  (арпа ярмасы) пешерелеп, суыткычка куелган. Хәстәрле. Квадроциклыма әйберләремне төядем дә  киттем балыкка. Буаның алгы өлешенә барсам, юл озынлыгы ике чакрым булыр. Юлым тигез, атым симез дигәндәй, килеп җиттем буага. Башта тирә-ягымны күздән кичердем. Күпмеләп җиңел машина бар, таныш-белешләр юкмы?  Кармак җебемне сүттем дә “җим куеп” суга ыргыттым. Әлбәттә, кармак сабына шалтырмак куярга онытмадым. Урындыгыма җайлап утырдым да, кинәнеп, тирә-якка карандым. Хәтсез генә вакыт үтсә дә, кармак сабындагы шалтырмак тавыш бирергә уйламый. Кармак җебен җыйдым да, энәгә яңа җим куеп, яңадан суга ыргыттым.  Юк  балык, эт ашагыры. Булмагач та, булмый икән. Ярый, урынны алыштырып карыйк. Кармакларымны  алдым да, буаның икенче ягына чыктым. Юан  торбадан шаулап су агып төшә дә,  юлын дәвам итә.  Торбадан  агып төшкән су киң генә түгәрәк чоңгыл барлыкка китерә. Шунда кызылканат балыклары... һушың китәрлек менә! Беләк буелары күренеп су өстендә йөзәләр. Эх, шуларны кармакка эләктерәсе килә! Аларга ярый торган җим юк. Миндә карп, табан балыкларына дип әзерләгәннәре. Кызылканатларга суалчан, яисә чикерткә кирәк. Иелеп  чикерткә эзләргә керештем. Күренәләр дә бит, эләктерүе ансат түгел.

...Һап, берсен тоттым, тәки. Кармак энәсенә эләктердем дә тизрәк суга ташладым. Күңелле  уйларга чумып, ниндирәк зурлыктагысы эләгер икән дип, фал салам. Аңламый  калдым: балык, кармагымны тартты дигәндә генә, аяк астымда кинәттән бушлык тойдым. Шул мизгелдә үк аска – суга очтым... Ярый, минем бәхеткә, артык тирән җире булмады. Якындарак, ауган агачның бер ботагы  су өстенә чыгып тора. Судан башым чыккач та, эләктердем бу ботакны. Ярдәмгә чакырырга минем янда этнең бете дә юк. Ярга килеп, өскә үрмәләргә керештем. Кызылканат онытылды, – чәчрәп китмәгәнме шунда.  Кармагым жәл кәнишне, шәп иде.

...Кемдер,  чалбар балагымны эләктереп,  аска тарта башлады. Шул мизгелдә әкиятләрдәге Су анасы күз алдыма килеп басты. Нүжәли... Коточкыч уйдан йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә, тәнемне бер эссе, бер суык ала. Буыннарым тотмый башлады, тәнемне калтыравык алды. Исән генә котылсам ярар иде... Үзем дә сизмәстән, “яшелле-күкле” ямьсез тавыш белән акырып, башымны борып карасам, анда беркемне дә  күрмәдем.   Бәрәч,  ниндидер могҗиза белән кармак энәсе чалбар балагыма эләккән. Артыннан чуалган кармак  җебе дә ияргән. Ярга менеп җиттем дигәндә, судан кармак сабы да күренде. Әллә исән калудан, әллә кармагым суда калмаудан, мине шатлык, күңеллелек биләп алды. Мин бу якты дөньяга тәмугтан  “кайттым”. Кармак сабын да, җебеннән тартып судан чыгаргач, өстемә карадым. Пычракта аунасаң да, бу чаклы булмас! Куркыныч та, чиркангыч та хәлдә идем. Ярый янымда кеше юк. Киемнәремне салып, суын сыгып,  үләнгә ышкырга тотындым. Пычракларын бераз бетереп, кипшенеп кайтырга кирәк. Берничә көн балыкка килмәм, пажалуй?!...

Земфир АХЪЯРОВ.

Фото: rybalka2.ru

Земфир АХЪЯРОВ. Балык тәмугка кертә
Земфир АХЪЯРОВ. Балык тәмугка кертә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: