Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 гыйнвар 2022, 12:40

Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Хрен (керән). Булган хәл.

– Нәрсә, хрен юкмы, менюда бар, – ди директор миңа карап. Тарелканы тотып тагын килеп керүемне көтеп кенә торган кебек Валя: – Монысы да ошамадымы? – диде. – Ул... сүгенә...

Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Хрен (керән). Булган хәл.
Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Хрен (керән). Булган хәл.

Үзебездә дүртьеллык мәктәп кенә булгач, алты ел күрше авылларга йөреп укырга туры килде. Авылыбыздагы мәктәп ике зур бүлмәдән тора иде. Бер бүлмәдә ике рәт парталар. Беренче рәттә беренче сыйныф балалары утыра, икенче рәттә – өченче сыйныф укучылары. Шулай ук икенче бүлмәдә дә, икенче белән дүртенче сыйныф укучылары урнашкан. Икенче сыйныфта укыганда, арттагы иң озын партада дүртәү утырдык. Мин апам белән, сыйныфташым Финат абыйсы белән. Шул кырык биш минутта, укытучыбыз ике рәттә дә дә дәрес алып бара иде. Билгеле, без икенче сыйныфта ук дүртенче сыйныфлар үткәнне белә идек. Колакка мамык тыгып булмый бит, барыбер керә. Тугызынчы сыйныфка авылыбыздан өчәү генә киттек. Тауга менеп җиткәч, күрше авылның зияраты башлана. Туры юл шуннан гына, кыш көннәрендә курка-курка бара идек. Элек бит укучылар өчен ашханә юк иде. Кибеттән алган ипигә кар сибеп ашап бетергәч, иптәш кызыма әйттем:  

– Унынчы сыйныфны бетерсәм, кулыма башка китап та алмаячакмын, йөреп арыдым.

Имтиханнарны биреп бетергәч, Уфадан кайткан апам, ай-вайга карамыйча, мине үзе белән алып китте.Үзләре яшәгән җирдән ерак түгел техникумга документларны тапшырды. Имтиханнарны биреп, сентябрьдә укулар да башланды. Юк, ошамый шул авылда үскән кызга шәһәр тормышы. Урамдагы газ исенә косасы килә. Бер ай үтүгә нигә килгәнемә үкенә башладым. Тугызынчы сыйныфны бетергәч, Түбән Кама шәһәренә кунакка килгән идем. Бер апам шунда укый иде.Вәәт ошады миңа анда ичмасам! Урамда күбесе татарча сөйләшәләр, гомуми торак каршысында кичләрен биюләр...Яшьләр шәһәре. Беркөн, апа белән җизнәй авылга кайтып киткәч, документларны алдым да, беркемгә әйтмичә Түбән Камага киттем. Апам килүемә шатланды гына. Укырга кереп булмый, сон, берәр эш әзләргә кирәк бит инде. Урамдагы белдерүләр баганасыннан укыйм "Яшьләр кафесы” ачыла, 25 яше тулмаган кызлар кабул ителә". Күрсәтелгән адрес белән киттем. Төзелеп бетеп бара торган бинага кердем. Идәннәрдән кирпеч ватыклары, чүп-чар җыеп яткан хатын- кызлардан директор бүлмәсен сорадым. Бер бәләкәй генә бүлмәдә, өстәл артында чал чәчле, күзлек кигән олы яшьтәге ир-ат утыра.

– Эшкә урнашырга килдем, – дидем.

Соңгы ике елны рус телендә генә укыгач, бераз сукалыйм бит инде.

– Документларыгызны күрсәтегез, – диде ул, язуыннан аерылмый гына.

Аттестат белән туу турында таныклыкны, характеристиканы алдына куйгач кына миңа күтәрелеп карады.

– Мәктәпне генә бетергәнсен, яхшы да укыгансын, нигә укырга кермәден? – диде.

– Кергән идем, качып киттем, – дим.

– Эшлисем килә, укып арыдым, акча кирәк, – дим.

– Алай, алай, эшлисең киләме? Акча нәрсәгә алай бик тиз кирәк?

– Әнигә бер матур зәңгәр күлмәк алам, – дим.

Директор, көлемсерәп миңа карый.

– Бик яшь бит, сина 17 генә яшь, 18 яше тулмаганнарны эшкә алмыйлар бит, шуны беләсеңме?

– Миңа 3 айдан 18 тулачак, – дим.

Шуннан, гаризага кул куйды да:

 – Отдел кадр үткәрмәсә миңа кил, үзем барып сөйләшермен, – диде.

Башым күкләргә тиде! Үзем әле мине нинди эш көтәсен дә белми идем. Кешеләр кереп ашый торган җирдер инде. Әткәй дә гел: “Тамак туйдыра торган җирдә эшләргә кирәк”, – дия иде. Менә шатланыр инде! Бәхеткә каршы отдел кадрда да карап тормадылар. Көн дә килеп тәрәзәләр юабыз, җыештырабыз, ә кичләрен бер ресторанда эшләүче апанын килгәнен көтәбез. Ул безгә нинди тарелкалар, рюмкалар барын сөйли, чәнечке белән кашыкларны, пычакларны ничек куярга өйрәтә. Кафены 7нче ноябрьдә ачып җибәрдек. Берничә көн банкетлар узгаргач, ике сменага буленеп эшли башладык. Иң кызыгы әле алда иде. Директорыбыз – Дмитрий Николаевич Баров, Казанда күп үзәк рестораннарны ачкан, тәҗрибәле, зур белемле кеше иде. Түбән Камага да шул юнәлешне күтәрергә килгән. Аны кабинетында күрмәссең, һәрвакыт залда, бөтен җирдә тәртип тотып, күзәтеп йөри. Пешекчеләрнең һәр ризыгын тәмләп (дегустация), кисәтеп йөри. Беркайчан да тавышын күтәрми. Ничек эшләвемне беләсе килгәндер, беркөн иртәнге якта минем өстәлемә утырды. Уң яктан меню бирәм, сул якка чыгып заказны язам. Бар да өйрәнгәнчә, тырышам үземә күрә.

Директор елмаеп кына заказ бирде дә, менюга төртеп:

– Холодец бармы? – ди.

– Бездә барысы да бар, – димен.

– Менә монысын китер, – диде.

Ут кебек, йөгереп кенә йөри торган бригадир Валя Шевченко кәгазьне кулдан тартып алды. Суык ризыклар цехында, холодецны матурлап кисеп чыгарды.

– Рәхим итегез, – дип, директор алдына китереп тә куйдым.

– Ә, хрен кайда? – ди бу.

Тарелканы тиз генә алдыннан алдым да, Валя Шевченко янына йөгереп кердем.

– Ни булды, охшатмадымы әллә? – ди.

– Ул сүгенә... – дидем әкрен генә.

– Ничек, инде, директор сүгенәме?

Икенче тарелкага тагын холодецны кисеп салды. Чыктым да, курка-өркә генә тарелканы куйдым.

– Нәрсә, хрен юкмы, менюда бар, – ди директор миңа карап.

Тарелканы тотып тагын килеп керүемне көтеп кенә торган кебек Валя:

– Монысы да ошамадымы? – диде.

– Ул... сүгенә...

Валя атылып залга чыгып китте, мин артыннан барам, залга чыкмыйча гына күзәтәм. Бервакыт икесе дә кычкырып көләргә тотындылар. Валя тиз генә кереп, нидер өстәп, тарелканы чыгарып куйгач, кулымны эләктереп алды да:

– Колхоз, сүгенә имеш, сүгенә! Син хреннын нәрсә икәнен дә белмисен, ул тамырлы үсемлек, аны кыргычтан чыгаралар, ач авызыңны, ашатам, – диеп, бер кашык хрен каптырды.

Мин каян белим инде, суган белән кишердән башка яшелчә күрмәгән бала. Әле маҗаралар алда иде. Ике кешегә бер касса аппараты бирделәр. Уң яктан бер тимер тора, чек чыгарыр өчен аны әйләндерергә кирәк. Кич, акчаларны тапшырырга керәм, 20 сум акча җитми. Бер дә кияугә чыкмаган карт кыз – хисапчы, бик усал кеше иде.

– Урлыйсың, бөтенесенең акчасы җитә, синеке генә җитми, – диде.

Икенче көнне дә җитмәгәч, директорга әйткән. Директор акыллы кеше, ул минем белән бер аппаратта эшләуче Галяга минем ничек эшләвемне күзәтергә кушкан. Кич акча тапшырырга кергәч,18 сум тагын җитми. Елардай булып торам. Директор килеп кергәч, Галя:

– Ничек җитсен инде, менә бит күпме чек җыйдым аның артыннан! – дип кычкырып җибәрмәсенме!

– Нигә ташладын бу чекларны? – ди директор.

– Анда аерып булмый, яңаларына кабат-кабат, яхшысы чыкканчы басам, – димен.

Иртән иртүк килеп, җиңнәрен сызганып, касса лентасын шәмәхә төскә буяп, ничек эшләргә кирәген өйрәтеп китте. “Эх, мине нигә эшкә алганына үкенәдер инде директор” – дип уйлыйм үзем. Рәхәтләнеп эшли генә башлаган идем, тагын бер хәл килеп чыкты. Көтмәгәндә Дмитрий Николаевич чирләп китте. Ул сугышның башыннан ахырына чаклы сугышта булып, сәламәтлеге какшаган кеше иде. Анын урынына, Тәнзилә Валитовна дигән кеше килде. Кешеләргә өстән генә караучы, беркайчан да исәнләшми торган директор килгәч, пешекчеләр дә тәмле пешерми башлады, кафеда тәртип тә бетте. Хәтта 5 тиен акча салгач уйный торган меломан да, уйнамас булды. Эш хакы алгач, әнигә күлмәк алдым. Яна булмаса да трикотин иде, комиссион магазинына чыгарып кына элделәр. Ул елларда кремплин белән трикотинны табып булмый иде бит. Шундый шатландым, ике көн ялда Башкортстанга, авылга кайтып урап килеп булмас. Тәнзилә Валитовнадан бер көн сорадым. Кая инде, тынламады да. Күлмәкне әнигә тапшырасым бик килә.Бернәрсәгә карамыйча авылга кайтып киттем.

– Эх, бигрәк таман булган кызым, якасы да булса! – диде әни.

Икенче көнне үк китсәм дә ,барыбер бер көн соңга калып килдем. Тәнзилә Валитовна, төштән сон ашыгыч җыелыш җыйды.

– Бер көн эшкә килмәгәне өчен, 33 нче статья белән эштән куабыз сине, –дип игълан итте.

Бөтенесе “ах!” итеп куйдылар. Мине бастырып:

– Син шушы хөкемгә ризамы? – дип сорадылар.

– Риза, – дидем.

Кырыемда гына утырган Галя, миңа иелеп:

– Юләрме син, ул статья белән бер җиргә эшкә алмыйлар, елап сора, гафу итсеннәр, – дип пышылдый.

Хәзер менә, авылда сыер җан биргәндә дә мин еламадым.

–Карагыз әле, бу кыз әллә елый да белми инде, – диде курше карчыгы.

Бергә эшләүче кызлар барысы да миннән олырак иде. Кайдадыр эшләп килүчеләр. Пешекчеләрнен җитәкчесе, олы яшьтәге ханым:

– Әнә, табак-савытларын юучы эштән китте, шунда куегыз, – дигәч, миңа өч ай шунда эшләргә карар кылдылар. Елый-елый табаклар юам, үзем кызларга кызыгам. Ике көн эшләгән идем, арткы ишек ачылып китте дә, Дмитрий Николаевич килеп керде. Залга шушы юа торган бүлмәдән генә юл булгач, минем янга килеп җитте дә:

– Әлфия, син нишләп монда? – дип сорады. Кабинетка кергәч, сөйләп бирдем.

– Әнигә күлмәк алган идем, бер көнгә сонладым, – дим.

– Зәңгәр күлмәкме?

– Юк, шәмәхә төсендә булды, трикотин! – дидем, масайган кебек.

– Шунын өчен генәме?

– Әйе, статья белән кумакчы иде Тәнзилә Валитовна, аннан калдырдылар, – дим.

– Хәзер үк, өенә кайтып киенеп кил, залга уз урынына чыгасың, – дигәч, егылып китә яздым. Шатлыкнын иге-чиге юк иде. Ничә тапкыр ул миңа ярдәм итте, нинди олы йөрәкле кеше булды безнен директорыбыз! Ул җәйгә кадәр эшләде дә, үз урынына институтны гына бетереп килгән бер яшь егетне калдырып, Казанга кайтып китте. Бер күрешергә насыйп булды алай да. Биш еллап вакыт үткәндер, мин Баку шәһәреннән Түбән Камага отпускага кайттым.

– Казан – Астрахань  – Баку самолеты техник сәбәпләр аркасында иртәнгә кадәр тоткарлана! – дигәч, иптәш кызым Люзирә белән Казанны карарга булдык. Бауман урамында йөреп, “Татарстан” ресторанына ашарга кердек. Өстәл артында утырган Дмитрий Николаевич Баровны ерактан күреп таныдым. Буш өстәлләр күп булса да, аның янына килеп, утырырга рөхсәт сорадым.

– Утырыгыз, утырыгыз! – диде. – Дмитрий Николаевич, исәнмесез! – дим.

Танымый.

– Кафе “Акчарлак”.  Холодец хрен белән сезгә кем китерде? – дигәч, көлеп җибәрде.

– Әлфия, бу синме, бик нык үзгәргәнсен, чын сылу шәһәр кызы булгансын бит син, – диде. Күп вакыйгаларны искә төшереп утырдык. Кеше гомерендә күп кешеләр белән очраша. Мин дә чал чәчле, искиткеч тыйнак, сабыр холыклы шушы беренче җитәкчене гел хормәтләп кенә искә алдым. Хәзер шундый җитәкчеләр бармы икән?

Альфира ГАЙФУЛЛИНА,

Түбән Кама.

Фото: t-h.ru

Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Хрен (керән). Булган хәл.
Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Хрен (керән). Булган хәл.
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: