Барлык яңалыклар
Дөнья бу
11 гыйнвар 2022, 11:09

Аюлы кул

Башкортстанның Тәтешле районы Акбулат авылыннан ерак түгел “Аюлы кул” дигән урман бар. Бу урман һәм “Кәҗә Лотфый” кушаматлы кеше (чын исеме – Лотфыйрахман турында) халык арасында  бүген дә көлкеле истәлекләр яши.

Аюлы кул
Аюлы кул

Ул вакытларда әлеге урында җиләк-җимеш искиткеч күп булган. Ләкин, биредә аю яшәгәнлектән, халык җиләк җыярга барырга базнат итмәгән. Җитмәсә, анда кәҗә-сарыклар да еш югалган. Кешеләрнең аюга булган нәфрәте елдан-ел үсә барган, һәм авылның ир узаманнары – Лотфыйрахман, Сафетдин, Хәкимҗан, Муллакай туймас булганлыгы өчен “Убыр Зекри” кушаматы алган аюны акылга утыртырга булалар. Алар бишесенә биш балта, көпшәдән корылмалы, бер генә тапкыр ата торган чакма мылтык белән коралланып, юлга чыга. Аюны “чакырып китерү” нияте белән, Лотфыйрахманның кәҗә бәрәнен дә ияртәләр.

Мылтык Лотфыйрахман кулында, чөнки ул дуслары арасында кайчандыр иң төз атучы булып саналган. Тиздән алар аю яшәгән урынга килеп тә җитә. “Ау уңышлы булырга тиеш”,– ди Лотфыйрахман һәм кәҗә бәтиен читкәрәк бәйләп куеп, иптәшләре белән гаять биек карагай башына менеп китә. Юан ботаклар өстенә балаган сыман нәрсә әтмәлләп, аюны көтә башлыйлар. Тик кәҗә бәтиенең туктаусыз кычкыруы гына бераз эчне пошыра. Өстәвенә, карга-саесканнар да бик тынычсызлана.

Шулай күп тә утырмыйлар, куаклар арасында кыштырдаган тавыш ишетелә. Ни күзләре белән күрсеннәр, өй зурлык аю сак кына як-ягына каранып, кәҗә бәтиенә якынлаша! Ә ул, мескенең, нишләргә белми ачыргаланып кычкыра. Чабып китәр иде – бәйләп куелган. Агач башындагылар исә авызларын ачып, катып кала. Шулай да бераздан аңнарына килеп, Лотфыйны төрткәлиләр: “Ат инде тизрәк!”

Ә Лотфый калтыранган куллары белән аюга төзәп, аттым гына дигәндә, ядрә үзе көпшәдән тәгәрәп төшеп китмәсенме! Шулчак нидер сизенеп калган аю да яшен тизлеге белән карагай төбенә килеп җитә һәм, кәҗә бәтиен онытып, агачка үрмәли башлый. Котлары ботларына төшкән, аучылар: “Чап! Чап!” – дип бер-берсенә кычкыралар. Берсе аюның башын балта белән кисәм дип кизәнә һәм... туп-туры балаган ныгытылган бауга чаба! Хәсрәт аучылар аю белән бергәләп түбәнгә очалар.

Бу мизгелләрдә һәр җан иясендә үз гомерен саклап калу кайгысы гына булгандыр, мөгаен. Чалыш табан үкерә-үкерә урман ешлыгына ташлана, “аучылар” исә авыл очында гына һушларына киләләр. Бәхеткә каршы, берсенең бер җире сынмаган да, яраланмаган да. Тик балталар белән мылтык кая булган да, Лотфыйрахман кәҗә бәрәнен кайчан култык астына кыстырып өлгергән – монысын бер Алла гына белә. Әмма шунысы хак, бу вакыйгадан соң Лотфыйрахманга “Кәҗә Лотфый” кушаматы гомерлеккә ябыша, ә аю “аткан” урын “Аюлы кул” дип атала башлый.

1998 елда Тәтешле районы Акбулат авылында Айдар Әхмәдуллиннан Глүзә Васикова тарафыннан язып алынган; шушы ук текстны 2004 елда Тәтешле районының үзәк китапханәсе материалларынан Азалия Яппарова күчереп алган.

Чыганак: http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/%D0%91%D0%A2-%D1%84%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D1%80-%D0%A21.pdf

Аюлы кул
Аюлы кул
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: