Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 декабрь 2021, 10:50

Ит изгелек — көт явызлык

Шунда гына башыма барып җитте: мин бит тикшереп-нитеп тормыйча, эчендә сантехниклар эшләгән люкны экскаватор чүмече белән каплап киткәнмен! Нәтиҗәдә, алар Яңа елны “хуш” исе канализация эчендә каршылаган. Мондый “табын”ны Ходай күрсәтмәсен!

Ит изгелек — көт явызлык
Ит изгелек — көт явызлык

Берничә көн элек, Яңа ел мәшәкатьләренә чумып, базарда чыршы сайлап йөргәндә күптәнге танышым Фәнүрне очраттым. Аның белән инде елдан артык күрешкән юк иде. Кочаклашып, хәл-әхвәлләрне сорашкач, аны-моны уйламыйча: “Күптән бергә утырган да юк, бәйрәм дә килеп җитте. Әйдә, сиңа да чыршы сатып алыйк, “юарга” да сәбәп булыр! – дип елмайган булдым. Бу сүзләремне ишетүгә танышымның йөзе бозылып китте.

– Яратмыйм мин хәзер Яңа елны. Былтыр 1нче гыйнварда бер гаепсезгә кыйналдым, тешемне, ике кабыргамны сындырдылар, — диде ул, чыраен сытып.

– Салмыш баштан үзең барып бәйләнгәнсеңдер, – дигән булдым, көлемсерәп.

 – Нинди бәйләнү?! Үзең беләсең, чебенне дә рәнҗеткәнем юк бит минем. Шул, кешеләргә игелек эшләргә тырышуым аркасында инде...

– Ничек инде, игелек эшләгән өчен кыйналалармыни? Рәхмәтләре шул булдымы?

– Кыйналалар икән шул! Сөйләсәң, кеше ышанмас. Көлсәң – көл, еласаң – ела. – Фәнүр елмайгандай итте дә башыннан кичергәннәрен сөйләп китте.– Үзең беләсең, экскаваторчы бит инде мин. Былтыр 31 декабрьдә кичке сменада эшләргә туры килде. Сменамны бетердем дә, кичке уннар тирәсендә экскаваторымны гаражга илтеп куярга булдым. Караңгы, җитмәсә, буран да чыгып тора. Экскаваторда барам шулай. Уемда – бәйрәм табыны, суыткычта мине көтеп утыручы матур шешә  күңелне кытыклап тора. Шундый татлы уйларга чумып китеп барганда ни күзләрем белән күрим – юлда канализация люгы ачык калган! Җитмәсә, капкачы да күренми. Их, мин әйтәм, халык бераздан күңел ачарга урамга чыгачак, күпләр кызмача  килеш шунда  ак-кара төшеп китеп, кул-аякларын сындырачаклар бит инде. Ни булса да булыр дидем дә, гаражга шалтыраттым. Ачык люк турында сөйләп бирдем һәм аны экскаватор чүмече белән каплап китеп, “тимер атымны” иртәгә генә гаражга китерергә рөхсәт сорадым. Килештеләр. Экскаватор чүмечен люк өстенә төшердем дә, үземнең бик тә изге гамәл башкаруыма үзем дә сокланып, кайтып киттем. Бәйрәм – бәйрәм инде, күңелле үтте.

Беренче гыйнварны төшкә кадәр йоклап үткәрдем. Аннары, экскаваторымны исемә төшереп, аны гаражга илтергә юнәлдем. “Менә бит нинди изге күңелле кеше мин, бәлки кемнеңдер гомерен дә саклап калганмындыр әле”, – дип, үзем белән горурланып та куйдым.

Экскаваторымны кабыздым. Мотор дөбер-шатыр эшли башлады. Чүмечне күтәрдем. Шулчак люк эченнән сантехник киемендәге ике бәндә бер-бер артлы килеп чыкмасынмы! Күзләрендәге нәфрәт утын күрсәң иде син! Икесенең дә кулларында – монтировка! Җиде катлы итеп сүгенә-сүгенә мине кабинадан сөйрәп төшерделәр дә, тотындылар төяргә! Иштеләр генә! Кабыргалар сынды, теш тә чыгып очты!

Шунда гына башыма барып җитте: мин бит тикшереп-нитеп тормыйча, эчендә сантехниклар эшләгән люкны экскаватор чүмече белән каплап киткәнмен! Нәтиҗәдә, алар Яңа елны “хуш” исе канализация эчендә каршылаган. Мондый “табын”ны Ходай күрсәтмәсен! Бөтен халык шаулап-гөрләп бәйрәм иткән төнне, ярты көнне кысык люк эчендә бәйрәм үкәреп кара әле! Шуңа күрә, нык кыйналсам да, полициягә гариза язмадым, үземне гаепле исәпләдем. Шулай итеп, былтырдан бирле мин Яңа елларны күрә алмыйм. Шуңа күрә, гафу ит, чыршысы да, “яртысы” да кирәкми миңа хәзер...

Фәнүр кулын күңелсез генә селтәде дә янымнан китеп барды. Ә мин: “Кара әле, ит изгелек — көт явызлык, дигәннәре шушы була икән, дип, кайтыр якка борылдым.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фото: https://pbs.twimg.com/

Ит изгелек — көт явызлык
Ит изгелек — көт явызлык
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: