Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 декабрь 2021, 09:46

Дамир ХӘЙРТДИНОВ. Чын Кыш бабай

— Ярар, син иртәгә иртән торуга синтезаторны чыршы төбенә китереп куярмын...— Безнең өйдә чыршы юк, — дип еларга кереште кызчык. Фотода Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ. Чын Кыш бабай
Дамир ХӘЙРТДИНОВ. Чын Кыш бабай

Ни өчен хәзерге заман балалары Кыш бабайга ышанмый?
Кыш бабайга, гадәттә, балалар ныграк ышана. Аңа хат язганнан соң, өйдәге яңа ел чыршысы астындагы бүләкне тапкач нәни баланың шатланганын күрү ата-ана өчен нинди сөенеч!
Хәзер инде, баланың бәйрәм кәефен күтәрү максатында, Кыш бабай һәм Кар кызын өйгә дә чакыралар.
Унбиш-уналты ел элек, Кыш бабай ролендә, 1 гыйнвар көнне, җигүле атта Иске Балтач урамнарыннан йөрергә туры килгән иде. Чанада баянчы, Карсылу, "кар бөртекләре” дә бар. Ул көнне без эшне элекке автовокзалда Балтач-Нефтекама автобусын хәерле юл теләп озатудан башлап җибәргән идек. Автобус тулы пассажирлар утырган салонга кереп кәмит күрсәтеп чыктык. Водительнең: "Утыз биш ел водитель булып эшләп мондый спектакль күргән юк иде. Бик кызык булды әле бу”, — дип сөенечен белдергәне әле дә хәтеремдә. Ул чакта эчке эшләр бүлегенә кереп, унбиш тәүлеккә иркеннән мәхрүм ителгәннәрне дә Яңа ел белән котлап чыктык. Үзәк район больницасында ятучыларга, яңа елның беренче көнен хезмәт вахтасында үткәргән башка предприятиеләр хезмәткәрләренә дә Кыш бабай, Карсылу сәламен җиткергән идек. Артыбыздан һәр тарафта сөенеп калганнары әле дә күз алдымда.
Шул көнне, юл уңаеннан туктатып, Кыш бабай экипажын бер йортка чакырып алдылар.
— Зинһар, кереп кенә чыгыгыз әле. Баланың күңеле булыр иде, —дип үтенде йорт хуҗасы.
Өйгә үтү белән каршыма дүрт-биш яшьлек бер кыз килеп басты. Нидер өмет иткән сыман үземә карап тора.
— Исәнме, бәләкәй кыз,—дип сәламләвемә: "Синтезатор кирәк!” —дигән җавап ишеттем.
Аңладым. Бала, Кыш бабайдан бүләккә синтезатор сораган булган икән.
— Их, бәбекәем, син сораган синтезаторны бүген алып килә алмадым бит әле...
Баланың кәефе төште. Кайда инде ул синтезатор. Кыш бабай буларак, миңарда ул балага күчтәнәч сыйфатында бирерлек кәнфит тә калмаган иде, ичмасам.
— Ярар, син иртәгә иртән торуга синтезаторны чыршы төбенә китереп куярмын...
— Безнең өйдә чыршы юк, — дип еларга кереште кызчык...
Бәләкәй бала булган өйдә яңа ел чыршысы да кирәк.
Без ул йортка очраклы рәвештә генә барып кердек. Шулай да Кыш бабайны кыен хәлдә калдырмас өчен, балага ул алып киләсе бүләкне ата-анага алдан хәстәрләп куярга кирәк иде дә бит. Югыйсә, нәниләр яңа ел могҗизасына кайдан ышансын!
Янә бер тапкыр балалар бакчасындагы бер төркемдә яңа ел иртәсендә Кыш бабай булып уйнавымны сорадылар. Башта икенче бер төркемдә тәрбияләнүчеләр бәйрәм итте. Кыш бабайлары балалар бакчасында эшләгән бер тәрбияче.
Ниһаять, минем дә балалар янына чыгар минутлар җитте. Моңа кадәр Кыш бабай сыйфатында тәрбиячеләрен яки берәр баланың әтисен генә күргәннәре булгандыр, күрәсең. Тавышымны ишеткәч аптырап калдылар. Шулай да балалар белән бик матур уйнадык ул чакта. Бермәлне үземне бер урындыкка утырттылар да, балалар яныма бер-бер артлы килеп, сәләтләрен күрсәтергә кереште. Кем җырлый, кайсы шигырь сөйли. Биеп күрсәтүчеләр дә бар. Ә шуграк малайлар минем тирәдә чуала. Дөресрәге, минем кем икәнлекне белергә тырышалар. Яныма килеп китәләр дә, иптәшләре янына барып: "Әйе, әйе чын Кыш бабай. Беркемнең дә әтисе түгел. Садикта эшләүче апа да түгел", —дип үзара пышылдашалар.
Бермәлне бәйрәм бетте. Мин бер бүлмәдә киемнәрне алыштырып маташам. Балаларның коридорда "гөр” килгәне ишетелеп тора.
— Ә безгә бүген чын Кыш бабай килде, — дип мактана бер малай башка төркемдә тәрбияләнүчеләргә.
— Безгә дә чын Кыш бабай килде...
— Алдама, сезнең Кыш бабай ...вна иде. Ә безнеке апа кеше дә, беребезнең дә әтисе дә түгел иде, — дип кырт кисте мактанчык малай..
Олылар арасында да Кыш бабайны танырга тырышу гадәте бар. Бәйрәм тантанасында ул чыршы янына чыкты исә, яннарында бала-чага бар дип тормыйлар: "Кыш бабай фәлән кешеме", — дип чыш-пыш килә башлыйлар.
Шулай тагын Кыш бабай булырга туры килгәндә (2002 елда яшьләр өчен оештырлган Яңа ел иртәсендә дип хәтерлим), тантанадан соң бер ханым яныма килде дә:
— Кем соң бу? Тавышы таныш та кебек, — дип баш вата бер ханым.
— Неужели, шул яшеңә җитеп мине танымыйсың? Кыш бабай булам...
— Кыш бабаен таныйм да, костюм киюченең кем икәнен беләсе килгән иде. Ярар, таный алмадым, болай булгач чын Кыш бабайсыңдыр инде, — дип тынычланды кызыксынучан ханым.
Бу очракта Кыш бабай ролендә кем булуын белергә тырышу кирәкме икән? Күргәнем бар, кайвакыт хәтта балалар өчен оештырылган яңа ел иртәсе ахырына җиткәч рольләрне башкаручылар белән таныштыру китә. "Фәлән абыйга безнең бәйрәмдә Кыш бабай булып уйнаганы өчен рәхмәт белдерәбез”, —кебек сүзләр яңгырый.
Бала биш яшенә кадәр булса да Кыш бабайга ышанса яхшырак түгел микән? Менә шундый хаталар ясаганда, ул аңа ничек ышансын? Кыш бабай ролендәге кешенең костюм алыштырганын бала-чага күрмәсен иде. Кыш бабай әкият персонажы булып калсын, дигән сүзем.

Балтач районы.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ. Чын Кыш бабай
Дамир ХӘЙРТДИНОВ. Чын Кыш бабай
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: