Барлык яңалыклар
Дөнья бу
27 декабрь 2021, 12:30

ЧИРВӘК. Шәфкать ГАНИЕВ

Айрат абый, мастерны ике куллап изүеннән эләктереп алды да ачулы тавыш белән “червяк” сүзен татарчалаштырып: “Их, тый – чирвәк!” – дип усал итеп сүгеп, берникадәр вакыт селкеп торды.

ЧИРВӘК. Шәфкать ГАНИЕВ
ЧИРВӘК. Шәфкать ГАНИЕВ

Бу сәнәгатьтә мин чирек гасырдан артык эшлим. Нинди генә җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне, мөнәсәбәтләрне, вакыйгаларны күрергә, гадәттән тыш хәлләрне чишәргә туры килмәде. Үзем өчен сабак бирердәй әһәмиятлеләрен куен дәфтәрләремә теркәп барырга тырышам. Менә берсен барлап утырам. Татарчалап “ЧИРВӘК” дип язып куйганмын. Соңыннан юморга әйләнгән, ун еллап элек булган вакыйганы искә төшерүгә, ирексездән, йөземә елмаю чыкты.

Күз алдыма авыр спорт төре белән шөгыльләнүче спортсменнар кебек, олпат гәүдәле, баһадир Айрат абый килеп басты. Ул бездә озак еллар слесарь булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Тыныч характерлы Айрат абый, үзенә йөкләнгән эшне төгәл, пөхтә итеп, җиренә җиткереп башкарды, ләкин башкалардан әкрен эшли иде. Аның әкрен маташуы яңа килгән мастерга бер дә ошамады. Шунлыктан, җае чыккан саен, Айрат абыйга бәйләнә иде.

“Тын чоңгылга җеннәр ияләшә” – дигән әйтем үз көчен алды. Ул мәлне, чираттагы битәрләүгә түзмәгән Айрат абый, мастерны ике куллап изүеннән эләктереп алды да ачулы тавыш белән “червяк” сүзен татарчалаштырып: “Их, тый – чирвәк!” – дип усал итеп сүгеп, берникадәр вакыт селкеп торды. Мастер, көтелмәгән аяныч адымнан нишләргә белмичә, куркып калды: күзләрен акайтты, бер агарынды, бер кызарынды. Айрат абый җибәргәч тә шактый вакыт аңына килми басып торды, соңыннан берни әйти-нитми китеп барды...

Икесе дә, бу вакыйганы башка искә төшермәделәр. Мастер да Айрат абыйга бәйләнмәде, ләкин кемгә дә булса ачуы чыкканда, я ризасызлык белдергәндә гел: “чирвяк!” дип сүгә иде.

Берничә елдан татар абыебызның түгәрәк юбилее булды. Бөтен бригада әгъзаларын кафега чакырып сыйлады. Мин, гадәттәгечә, фотога төшердем. Коллективта тулы канлы әгъза саналган, яшь җитәкчегә гомерлек сабак биргән абруйлы Айрат абыйның үзенә дә сүз бирелде. Мастерга үпкә сакламаган олы йөрәкле, сабыр, тырыш милләттәшем җитәкченең бары уңай якларын бәяләде, дистә ел элек коллективта булган төрле вакыйганы искә төшереп, аны юморга әйләндерде.
Соңыннан мастер бригада исеменнән балык тотарга хирыс юбилярга тирән мәгънәгә ия бүләк – кыйммәтле кармак – спиннинг тапшырды, тотым уңышлы булсын өчен һәрвакыт юан, зур суалчаннарны кармакка утыртырга киңәш итте. Спиннингка шырпы кабы зурлыгындагы кармакка бригадабызның символына әйләнгән, елмаеп торучы зур ясалма чирвәк беркетелеп куелган иде.

 

Фото: severpost.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: