Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 декабрь 2021, 09:39

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшәү белән үлем арасында. Парча

...Яшь идем әле. Шушындый Яңа ел каршылар көннәр. Ике айлык улыма суык тидереп, хастаханәгә эләктек. Көндезге ял вакытында ачыргаланып елаган тавышка чирле балаларның әниләре атылып коридорга чыктык. Ике-өч яшьлек баласының үле гәүдәсен күтәргән бер хатын, өзгәләнеп, табибка  хәлен аңлата. Ниндидер дару эчеп агуланган баласы.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшәү белән үлем арасында. Парча
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшәү белән үлем арасында. Парча

Серле дә, тылсымлы да Яңа ел киче якынлаша. Һава торышы кискенрәк үзгәрә быел: бүген буран, көн җылы, иртәгә чатлама суык. Кеше тормышындагы борылышлар кебек: бер карасаң – якты сызык, икенче баксаң – караңгы буй. Шуларның гел алышынуыннан, күңелне я китеп-сындыруыннан, я урамдагы кар бөртекләредәй җилкендерүеннән тора тоташ гомер агышы. Әнә урам тулы бәхетле парлар, ашкына-ашкына, Яңа ел табынына сый-нигъмәт ташый. Соңыннан билбауны кысып буарга туры килсә дә, сынатмаска исәпләре. Ялгызларның исә кәеф-холкыннан тора: арасында  туган-тумачалы, дус-ишлесе дә бардыр.  Ялгызлык сагышына баштан-аяк чумганы да байтактыр.

Шул уйлар белән китеп барганда тырышып-тырмашып нидер сөйрәгән ак мәче күземә чалынды. Чү! Суыкта туңып үлгән баласы  мәетен  читкәрәк, аулаграк җиргә күчерә бит бу мәхлүк! Бәлки, тере булмаганына ышанмый торгандыр? Табигатьтә шулай корылган: һәр җанвар үз нарасые дип өзгәләнә. Ходай биргән бар гомерен язмышын җайлар өчен түгел, баласыныкын кайгыртуга багышлый. Күпчелек очракта, билгеле. Мин аптырап торганчы, мәче каядыр югалды. Бу күзәтү  күптәнге бер хәлне исемә төшерде. 

...Яшь идем әле. Шушындый Яңа ел каршылар көннәр. Ике айлык улыма суык тидереп, хастаханәгә эләктек. Көндезге ял вакытында ачыргаланып елаган тавышка чирле балаларның әниләре атылып коридорга чыктык. Ике-өч яшьлек баласының үле гәүдәсен күтәргән бер хатын, өзгәләнеп, табибка  хәлен аңлата. Ниндидер дару эчеп агуланган баласы. Ялгыш өстәлдә онытып калдырган да, буш дару савытын һәм баласының җансыз гәүдәсен күргәч, барын да аңлаган. Мәет күтәргән көйгә юл буе йөгергән мескен. Арыганын да, чатлама суыкны да сизмәгән. Күңеле ышанмаган: тугыз ай буе көтеп алган сабыен югалтасы килмидер берәүнең дә. Бу хәл бик тетрәндергән иде. Төннәрен әллә ничә кат сулышын тыңлый, гомере өчен курка башладым мин улымның.

... Туу белән үлем – гомернең иң куанычлы һәм иң куркыныч ике полюсы. Шулар арасында адәм баласы мең шатлыклар белән мең газаплар кичерә. Барысына да риза: һәркемнең өзелеп яшисе килә бит. Нәкъ Яңа ел киче якынлашканда тик бәхет-шатлыклы гомер тели, шулай булачагына ихлас ышана. Хәер, бу ышаныч югалса, яшәп булыр иде микәнни?

Урамда матур итеп, бурап-буранлап кар ява. Аклык-сафлык бар дөньяны каплап алган, сихри тынлыкка чумдырган. Ак шәл ябынган сылу агачлар, серле тау-яланнар әкият патшалыгын хәтерләтә. Яңа елның шушы могҗизалы вакытта уздырылуы хәзер миңа гаҗәп түгел сыман. Бар теләкләр тормышка ашуына тик менә әле бигрәк тә ышанабыз бит.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА.

Туймазы районы, Кандра авылы.

Фото: 2018.miasskiy.ru

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшәү белән үлем арасында. Парча
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Яшәү белән үлем арасында. Парча
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: