Сикияз һәм Ялгызнарат (элекке исеме – Хәмит) авыллары арасындагы уйсурак җирне бездә «Пош карыш» дип йөртәләр. Моның нидән килеп чыкканын озак уйлап йөргәннән соң, мин зурәтигә мөрәҗәгать иттем. Зурәти атаманың барлыкка килүен болай аңлатты.
Элекке заманда күрше Сикияз һәм безнең Хәмит авылы яшьләре бер дә дус булмаганнар. Ике авылның кап уртасына туры килгән бер урынны чик итеп куйганнар. Ул урын «Буш карыш», ягъни берсе дә аяк басмый торган җир, дип исәпләнелгән. Әгәр шул чикне Хәмит авылы кешеләре бозса, аларны Сикиязлылар кыйнаган; Сикиязныкылар кичеп чыкса, Хәмит халкыннан «өлеш» эләккән.
Шулай бервакыт Хәмит авылына кунакка кайткан бер егет, моны белмичә, «Буш карыш»ка аяк баскан. Әлбәттә, бу Сикияз егетләренә бер дә ошамаган һәм тегене бик каты тукмый башлаганнар. Берни дә аңламаган бахыр егет, аптыравыннан:
– Ник тиясез миңа, мин ни яманлык кылдым? – дип сораган. Ә тегеләр ачуларыннан тәмам ярсыганнар. Сүзләрен дә рәтләп сөйли алмыйча, тыннары кысылып: «Бу – Пош карыш! Бу – Пош карыш!» – дип кычкырышалар икән.
Шунда гына теге бахыр эшнең нидә икәнлеген аңлаган. Шуннан башлап ул урынны «Буш карыш» дип түгел, ә теге егет әйткәнчә «Пош карыш» дип атау гадәткә кереп киткән.
1998 елда Тәтешле районы Ялгызнарат авылында Тимергали Исламовтан БДУ студенты Финария Хәсәнова язып алган; 2004 елда Тәтешле районының үзәк китапханәсе материалларынан БДУ студенты Азалия Яппарова күчереп алган. – Фазлетдинов, 2018, № 243
Фото: forums.kuban.ru