Барлык яңалыклар
Дөнья бу
15 декабрь 2021, 23:46

ТАТАРЧА БЕЛГӘН УРЫС КЫЗЫ

Татарлар үз телләреннән баш тартканда, урыс баласы рәхәтләнеп татар телен өйрәнә, матур итеп аралаша, милли тәрбия, әхлак тәрбиясе ала.

ТАТАРЧА БЕЛГӘН УРЫС КЫЗЫ
ТАТАРЧА БЕЛГӘН УРЫС КЫЗЫ

Ял көнне булган вакыйга һич башымнан китми. Эштән троллейбуста бер сәгать чамасы яшь гаилә белән бергә кайттык. Мин алгы урындыкка утырдым. Ир-белән хатын минем каршымда, ә бик тә ягымлы, 5 яшьләр чамасындагы матур кызчык алар артында берүзе тәрәзәдән шәһәрне күзәтә, кибетләрнең күрсәткеч такталарын – вывескаларны укып бара. Мин утыруга, яшьләр кебек, телефондагы хәбәрләрне укый башладым.
Тукталышта олы яшьтәге ике татар әбисе керде. Берсе буш урынга, кызчык янына утырды. Икенчесе басып калды. Нәни кызчыкның: "Әби, утырыгыз!" – диеп, әбигә саф татар телендә тәкъдим ясавы мине нык гаҗәпләндерде. Телефонымны яптым да, бөтен игътибарымны кызчыкка юнәлттем.

Әби утырмаска карышып маташты. Ләкин кыз: "Мин яшь әле, әби, утырыгыз", – дип аны утыртты. Ә үзе басып барды.

Бу аралашуга соклануым чиксез иде. Мин дә кызыксынып, кызга эндәштем, исемен сорадым. Ул бик теләп татар телендә җавап бирде: "Исемем – Олеся, мин урыс кызы. Әтием Сергей, әнием Марина исемле. Менә алар. Миңа татар телен тәрбиячем өйрәтә. Мин аны бик яратам".

Безнең әңгәмәгә кызның әти-әнисе дә кушылды. Олеся кечкенәдән аллергия белән авыргач, балалар бакчасына йөри алмаган. Әбиләре булса да, кызны карамаганнар: берсе шәхси тормышын кайгырткан, икенчесе эчкән. Элек тәрбияче булып эшләгән, хәзер пенсиядә булган татар хатынын игълан буенча тапканнар. Олесяны ике яшеннән бирле шул ханым тәрбияли икән. “Олесяның үзенә бик ошый, яратып йөри, иртән бернинди карышусыз тора, тәрбияче янына ашыга, – диде әнисе. – Тәрбияче көн буе бер Олесяны гына карый: ашата-эчертә, төрле шөгыльләр оештыра, укырга, татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтә. Кызыбыз бик тә тәрбияле, югары әхлаклы, игътибарлы, ихтирамлы, аралашучан, күзәтүчән, кызыксынучан бала.

“Олеся безне дә тәрбияли. Әгәр үзара сөйләшкәндә тавыш күтәрсәк, Олеся: “Сез янәшә торасыз, ә үзегез бер-берегезгә кычкырасыз. Алай аралашмыйлар”, – дип безне шелтәли”, – диде, әңгәмәгә кушылган әтисе. Әбиләрнең берсе: “Олесяны татар баласы итеп тәрбиялиләр, бәлкем ул мәчеткә дә йөри башлар, намаз да укыр. Бу хәл сезне куркытмыймы? – дип сораган. Әтисе-әнисе беравыздан: “Юк, куркытмый. Әгәр Олеся үзе шулай теләсә, без аңа да риза, бары кызыбыз тәртипле, тәрбияле кеше булып калсын”, – дип, җавап бирдек диделәр. – “Без дә тәрбиячебезне бик яратабыз. Чөнки аны кызыбыз үзе сайлады, үзе аның белән генә калырга теләде. Олеся, баштан ук олыларча итеп: “Апам мине тулысы белән кәнәгатьләндерә. Мин аны үзем сайладым һәм аның белән калам”, – диде. Без кызыбызның фикерен хуплыйбыз, аның теләге белән килешәбез”.

Олесядан нинди китаплар укуын, язучылардан кемнәрне белүен сораштырдым. Ул бик теләп, үз итеп минем белән аралашты.

Менә ничек тә була икән. Татарлар үз телләреннән баш тартканда, урыс баласы рәхәтләнеп татар телен өйрәнә, матур итеп аралаша, милли тәрбия, әхлак тәрбиясе ала.

 


Шәфкать ГАНИЕВ,

Ижау.

 


Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: