Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 декабрь 2021, 19:36

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА. Авыл иртәсе

Менә хәзер җанланды дөнья: казлар бәбкә үләне йолкый, тавыклар кыткылдашып җим чүпли, әтәч исә, бар авылны уятып: “Кикирикү-үк!” – дип сөрән сала. Бөтен дөнья уянды... Ә син шушы ашыкмый гына аккан гүзәл авыл тормышын шәһәр ыгы-зыгысына алмаштырдың. Алай итмәс тә идең, авылда бит эш юк. Яшьләр өчен мөмкинлекләр юк. Монысы инде башка тема... Әлегә син шушы мизгелдән чын күңелдән ләззәт алып, таң калып күзәтеп торасың...

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА. Авыл иртәсе
Лилия СӨЛӘЙМАНОВА. Авыл иртәсе

Менә хәзер күзләреңне йом да, күз алдыңа китер әле. Син, йокың туеп, саф һава суларга тышка чыктың. Шәһәрдән тәмам туеп, авылга кайткан чагың... Ашыкмый гына тупсаны атлап чыгып, күтәрмәгә аяк бастың... Битеңә берчә салкын, берчә дымлы һава килеп бәрелде... Бар күкрәгеңне тутырып, тирән итеп сулыш  алдың. Башың әйләнеп киткән сыман булды: мондый чиста һаваны сулау күптән онытылган икән лә...

Әнә ике тау арасыннан, сиңа елмаерга әзерләнеп, кояш чыгып ята, күктәге таң йолдызлары җемелдәшеп күз кыса.

Эх, бар иде бит кечкенә чаклар!.. Әйдә әле, әйләнеп кайт әле шунда! Ашыкмый гына чыклы чирәмнән атлап кит, ындырның аяк очында булган тыкрыкка күз сал: анда Сәлимә апа сыерын савып, көтүгә озата бара... Ә син кысадагы каз бәбкәләрен чыгар, ашасыннар чыклы бәбкә үләнен: хәзер ныгып китәрләр алар, күз алдында үсеп зураерлар. Тавыклар да инде, чыгарга тырышып, күптән чыр-чу килә.

Менә хәзер җанланды дөнья: казлар бәбкә үләнен йолкый, тавыклар кыткылдашып җим чүпли, әтәч исә, бар авылны уятып: “Кикирикү-үк!” – дип сөрән сала. Аны сүгеп, оясыннан Акбай чыга да, як-ягына каранып, кире кереп йомарланып ята. Әнә Мыраубикә дә, Сәлимә апа салган сөтне эчеп, салмак кына кайтып килә.

Бөтен дөнья уянды... Ә син шушы ашыкмый гына аккан гүзәл авыл тормышын шәһәр ыгы-зыгысына алмаштырдың. Алай итмәс тә идең, авылда бит эш юк. Яшьләр өчен мөмкинлекләр юк. Монысы инде башка тема...

Әлегә син шушы мизгелдән чын күңелдән ләззәтләнеп,  таң калып күзәтеп торасың...

Таныдыңмы үзеңне, укучым?

***

Автор турында

Лилия Сөләйманова 1992 елда Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында туган. Яңа Балтач авылы мәктәбен,  БДУның Бөре филиалында филология факультетын тәмамлый. Уфада тәрбияче, Октябрьский шәһәренең Башкорт гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.  Митрә-Әюп авылы егете Айнур белән тату гаиләсендә кызлары  Дилбәр һәм уллары Самир үсә. Әлеге вакытта декрет ялында булудан тыш әдәби иҗат белән дә  шөгыльләнә.

Лилия СӨЛӘЙМАНОВА. Авыл иртәсе
Лилия СӨЛӘЙМАНОВА. Авыл иртәсе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: