Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 ноябрь 2021, 23:13

“Титаник” һаман серләрен күрсәтә

Төньяк Атлантикада балыкчылар судносындагы кешеләр айсберг өстендә басып торган хатын-кызны күреп ала. Әлбәттә, корабль капитаны моңа битараф кала алмый, туташны корабльләренә утырталар Туңып, чыпанып беткән хатын-кыз  үзенең батып баручы “Титаник”тан төшеп, исән калуын әйтә, башкалар язмышы өчен борчылуын да яшерми.

“Титаник” һаман серләрен күрсәтә
“Титаник” һаман серләрен күрсәтә

Бер елны Мөскөүгө легендар “Титаник" фильмын төшерүче Джеймс Кэмерон килеп киткән иде. Ул Русиягә фильмның 3Д форматындагы яңартылган версиясен китерде. Әлеге лентаны яңарту өчен 8 ай вакыт һәм 18 миллион доллар тотылган.

“Титаник” корабле моннан 100 ел элек 1912 елның 14 апрелендә айсбергка бәрелеп һәлакәткә юлыга. Британия лайнерында 15б0ләп кеше үлә.

“Титаник”ның батуы турындагы бәхәснең тынганы юк. 'Күптән түгел белгечләр су төбеннән “Титаник” кисәкләрен тартып чыгарды. Баксаң, лайнерның корычтан ясалган обшивкасы һәм беркеткечләр бик тиз ватылучан булган икән. Экспертлар әйтүенчә, айсбергка бәрелгәннән соң нәкъ шулар чыдамаган һәм лайнер икегә ярылып, су төбенә киткән.

Күпме еллар узса да, “Титаник"ка бәйле хәлләр булып тора. Мәсәлән, 1990 елда бик сәер һәм мистик бер хәл булды: 24 сентябрь көнне Төньяк Атлантикада балыкчылар судносындагы кешеләр айсберг өстендә басып торган хатын-кызны күреп ала. Әлбәттә, корабль капитаны моңа битараф кала алмый, туташны корабльләренә утырталар Туңып, чыпанып беткән хатын-кыз үзен Винни Каутс дип таныштыра, үзенә 29 яшь булуын әйтә. Ул үзенең батып баручы “Титаник”тан төшеп, исән калуын әйтә, башкалар язмышы өчен борчылуын да яшерми.

Әлеге хатын-кыз өчен вакыт 1912 елның 15 апрелендә тукталган була һәм 79 ел узгач та ул һәлакәт булган көндәгечә кайгыра. Әйтерсең, аның өчен бу 79 ел бөтенләй узмаган һем ул әле генә “Титаник”тан сикереп төшкән! Аның кигән киеме дә XX гасыр башындагы була.

Мистика моның белән генә тәмамланмый: 1991 елның 9 августында “Ларсон Напер” фәнни-тикшеренү судносы Атлантик океанда коткару шлюпкасында йөзеп йөргән ак сакаллы иргә тап була. Ул үзенең “Титаник” капитаны икәнен әйтә һәм 1912 елда булуын тәкрарлый, шул сүзләре аркасында психиатрия клиникасына эләгә. Иң шаккатыргычы: аның өстендө“Титаник" экипажы кигән “Уайт Отар Яайнз" формасы була. Әмма сәер хәлләр моның белән тәмамланмый: океанда табылган бу ике кеше тиз арада үлә һәм үләр алдыннан бик тиз картаялар. Моны күреп медиклар шакката. Бу кешеләрдән тыш, тагын берничә “Титаник” пассажиры табыла. Ни гаҗәп, алар әйткән исем-фамилиялөр “Титаник"та булганнар исемлегендә табыла. Ә соңгы тапкыр “Титаник” дип язылган коткару боҗрасында йөзеп йөргән 10 айлык кызчык табыла. Әлбәттә, ул үзе турында берни әйтә алмый, үсә төшкәч, балачагы турында берни хәтерләми.

Шундый гаҗәп хәлләр булып тора.

 

Фото: proprikol.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: