Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 ноябрь 2021, 21:11

Флидә ГАЛИЕВА. Кадерсез ана

Каһәрле сугышта балаларның әтиләре хәбәрсез югалды.

Флидә ГАЛИЕВА. Кадерсез ана
Флидә ГАЛИЕВА. Кадерсез ана

– Сәмига, ишетәсеңме? Гөлйөзем ыңгыраша, ахрысы... Бичаракаем! – урагын иңбашына салган Зыяфа куркуыннан агарынып китте.

– Әйе шул, – дип тукталып калды Сәмига.

Авылдашлар урак ура иде. Бала табар вакыты җиткән Гөлйөзем исә, бүлеп бирелгән алымын бетереп өлгерергә исәпләп, алга ук китеп эшли иде. Күпме көлтә тезелеп калган артыннан, аларның һәрберсе яшь ананың маңгай тиренә, әрнүле яшенә манчылган. «И Ходаем, ярдәмеңнән ташламасаң иде, үз төенеңне үзең чишсәң иде»,– дип үрсәләнде ул. Сәмига белән Зыяфа аның янына ашыктылар.

– Кызыкаем, чирләдеңме әллә?

– Ничек кенә өйгә кайтып җитәргә соң? – дип, кипкән иреннәрен көчкә кузгатып пышылдады Гөлйөзем. Ә үзе, җанын кая куярга белми, әле яңа урып бәйләгән арыш көлтәләренә барып сөялә, әле камыл буйлап, ыңгыраша-ыңгыраша арлы-бирле йөреп ала.

Аруларын бер мизгелдә онытып, хатыннар ат җигеп килеп тә җиттеләр. Арбага, йомшаграк булсынга, арыш саламы түшәделәр дә, Гөлйөземне җайлап утыртып, авылга юнәлделәр.

– Сабыем исән генә туса иде, бәлки, балам бәхетенә, әтисе дә исән-сау өебезгә кайтыр.

– Амин, амин, кызыкаем, шул явыз Гитлерны дөмектереп, илебез иминлегенә, балакайларыбыз бәхетенә исән-сау гына кайтсыннар иде, Ходаем, – дип куәтләде Сәмига түтәй.

Авылга җитәргә аз калган иде дә соң, кинәт давыл чыгып, өермә күтәрелде. Күкне кара болытлар каплады. Көчле җилдән хәтта карт агачлар сынып җиргә ауды... Күк күкрәп, яшьнәп яңгыр коя башлады.

Гөлйөземнең кояшта каралган ябык йөзе буйлап, көчле яңгыр тамчылары белән узышкандай, әрнүле күз яшьләре акты.

– Әлдә Раниямны алмаганмын. Сәмига түтәй, балаларыңа рәхмәт төшсен, карап торырга ризалаштылар, – дип куанып та куйды.

Моңа кадәр өч яшьлек кызын 2-3 чакрым ераклыктагы басуга үзе белән йөртте. Күтәреп хәле бетсә, җитәкләп килә иде. Арыш көлтәләреннән куыш эшләп шунда йокларга сала. Итәгенә тагылып, елый-елый артыннан йөреп, эшләргә комачаулый торган чаклары да булды.

Яңгыр тагын да көчлерәк койгач, Зыяфа атны үз йортына борды. Гөлйөземнең өенә ара ерак иде әле.

– Малай! Картлыгыңа таяныч, нәселеңә дәвамчы, – кендек

әбисе Сәмига түтәй яшь анадан сөенче алырга ашыкты.

Сабыйны әнисенең яулыгы белән алъяпкычына төреп, Гөлйөземнең хәлсез иңнәренә салдылар. Кызу урак өстендә, әтисе сугышка киткән утлы чо¬да менә шулай Нәсим дөньяга килде.

Сабыйга 40 көн дигәндә, ана Сабирыннан хәбәр алды. Яу кырыннан язган хатында солдат-ата үзенең төшен язып җибәргән: «...Имеш, улыбыз бар икән. Мәктәптә балалар белән дәрестә утыра, ди. Укытучылары әниләр турында нидер укый.

– Син әниеңне яратасыңмы?  – дип, улыбыздан сорады.

– Әйе, мин әниемне бик нык яратам. Ул изге җанлы, сабыр холыклы, иң күркәм ана, –- дип җаваплады малаебыз.

Сискәнеп уянып киттем. Әллә күпме уйланып яттым. Бәлки, улыбыз да тугандыр. Ә мин аны күрә дә алмыйм. Беразга гына булса да, сезнең яныгызга кайтасы, Раниямны, сабыемны кочып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы иде. Авылым басуларында эшлисе иде. Йөземем, түзәргә тырыш инде. Берүзеңә авыр икәнен беләм. Сабыйларыбызны яхшы кара. Син бит алар өчен ана гына түгел, ата урынына да...» Сабирның бу хаты соңгысы булды. Каһәрле сугышта Рания белән Нәсимнең әтиләре хәбәрсез югалды.

 

(Ахыры бар.)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: