Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 ноябрь 2021, 10:32

Вәрис АКБАШЕВ. Яшен. Булган хәл

...Алты ат карагы көч-хәл белән җепләрен агачларга урап бераз тынычландыргач, аны төрле яклап тарткалап, ачык яланга алып чыгалар. Нәрсә булганын аңлап бетә алмаган Яшенне чокыр буйлап, очланган сөңгегә охшаш таяклар белән төртә-төртә, алга тарталар. Тик ул бирешергә теләми, дулый, сикерә, ыргый...

Вәрис АКБАШЕВ. Яшен. Булган хәл
Вәрис АКБАШЕВ. Яшен. Булган хәл

Әхмәтгәрәй

Кояштан алдарак уянган Әхмәтгәрәй, таңның могҗизалы моңын сокланып тыңлап тора да сарай ягына атлый. Сарай капкасын ачу белән Яшен исемле, елкылдап торган алмачуар айгыр, кем анда, дигән сыман, аны пошкырынып каршы ала, дусларча гына борыны белән төртә.

Әхмәтгәрәй аның ялларын таратып, сыйпап, кесәсеннән аңа дип әзерләгән  шикәрен алып каптыра. Аннан, сарай капкасын ачып җибәрү белән, Яшен артыннан бар атлар, уктай очып, Томбарлы елгасына таба чабалар.

Әхмәтгәрәйнең атлары, вакытына карап, күпме-азмы, утыздан артык була иде. Һәр атның үз исеме гарәп хәрефләре белән язылган дәфтәрдә: кайсы, нинди токымлы айгыр, нинди биядән туган, төсе, гәүдәсе, кыланышларына тиклем бөртекләп яза бара. Көтүдә бер генә дә токымсыз ат юк. Шуның өчен тирә-як авыл кешеләре Әхмәтгәрәйнең атларын өстен күрәләр.

Атлар күзеннән югалганчы сокланып карап тора да бүтән йорт эшләренә керешә. Яшен көтүендә тәртип тоткан кебек, Әхмәтгәрәйнең дә гаиләсендә бар кеше үз эшен, вазифасын белә. Алты балалы гаиләне ныклы кулда тотмасаң, ул айгырсыз көтүгә охшаячак. Кемнең кулыннан нинди эш килә, шуны башкара, үскән саен эш үзгәрә, арта бара.

Атлардан башка, биш савым сыеры, илледән артык сарык, кош-корт, бал кортлары һәм шулай ук җиләк-җимеш бакчасы. Бар баласына бер төрле тәрбия, гарәп телендә язу-укуга өйрәтә.

Яшен

Яшен үз көтүен үзе көтә. Аның һәр кузгалышын бияләр, колыннар аңлап тора. Әгәр дә берәр ат көтүдән читкә китеп, Яшен дәшкәнне ишетми калса, шунда ук аңа бик каты, онытмаслык “өлеш” эләгә. Юкса, көтүдә тәртип булмый. Яшеннең дә җитешсез яклары бар, әлбәттә. Беренчедән, Әхмәтгәрәйдән башка беркемне дә санга сукмый. Икенчедән, күз күреме арада бүтән ат көтүе күрсә, көтү хуҗасы булган айгыр белән сугышып, бар бияләрне үзенең көтүенә алып килеп куша торган гадәте бар. Хәтта кайсы вакыт, көтү көткән көтүчене, атыннан куып төшереп, атын үзе белән алып китә. Ничә еллар Яшен көтүеннән бүреләр бер колынны да ала алмый. Аның дагаланган тояклары ике бүренең гомерен өзде.

Дусларны сатмыйлар

Әхмәтгәрәй атларының даны искән җилдәй тирә-якка таралган. Хәтта халык арасында бәетләр йөри. Янәсе, Лачын дигән атының адәмгә күренми торган канатлары бар икән. Яшен айгыр, Томбарлы елгасын суга тими сикереп чыга икән...

Әкиятләр дә буш урында тумый, аның җиме булырга тиеш. Димәк, Әхмәтгәрәй атлары ул бәетләргә лаек.

Яшенне, алмачуар айгырны, күргән кешеләр тукталып, сокланып калалар. Яшеннең даны ат каракларын да урап үтми. Әхмәтгәрәй никтер ул яктан тыныч, чөнки ничә тапкыр ат караклары, Яшен саклаган көтүдән буш әйләнеп киттеләр. Яшен көтүенә чын хуҗа. Аның һәр кузгалышы, тын алмышы атлар өчен канун. “Кайтыгыз сарайга!“ – дигән  боерыклы кешнәвен ике тапкыр кабатламый. Инде бу хәлгә Әхмәтгәрәй өйрәнеп бетә. Атлар кайтып сарайга керү белән, Яшен дә кайтыпа җитә.

Без аю-бүреләрне ерткычлар дип искә алабыз, төлке – иң хәйләкәре, каргалар  – бур. Ә кешеләр инде тәртипле, акыллы, гөнаһсыз җаннар, имеш. Кызганычка каршы, никтер киресенчә уйлар башка керә. Җанварлар җир өстенә яратылгач, димәк, аларның язылган тормышлары шул. Ә без, кешеләргә, нәрсә җитми? Аю, бүреләрнең аңына да керә алмаган ерткычлыклар эшлибез... Хәйлә дигәндә, төлкең бер якта торсын. Җир йөзендә кешедән дә усалрак, хәйләкәррәк җан юк.

…Ырымбур ягыннан килгән ат караклары Томбарлыдан ерак түгел, кеше күзеннән яшеренеп, Исмәгыйль чокырына урнашалар. Берничә көн көтүнең гадәтен күзәтәләр. Алар, Яшен көтүеннән ат урлау, тормышка ашмый торган хыял икәнлеген аңлыйлар. Һәм хәйлә корырга булалар.

Хатын-кыз дип ирләр ни генә эшләп бетми?  Сугышлар ачалар, ярышалар, әллә нинди маҗараларга эләгеп бетәләр, чүлләргә китәләр, шигырь, җыр язалар, җәберлиләр, яраталар... Тик бу саташу түгел. Бу хәлләрнең барысын бергә кушсак, аның исеме – мәхәббәт. Менә инде ат караклары да, бүтән юл тапмагач, мәхәббәтне корал итеп алалар.  Исмәгыйль чокырыннан ерак түгел агачлар арасында бер  бияне бәйләп, кешнәмәсен өчен борынчыклап куялар.

Кояш Томбарлы таулары артына йокыга китәргә җыена башлаганда, борынчыкны чишү белән, бия, көтү ягына карап, әче итеп кешни. Яшен, бу тавыштан кинәт тынып калып, әллә ялгыш ишеттем­ме, дигән сыман тыңлап тора да, тавыш кабатлану белән көтүгә карап, минем арттан йөрмәскә дип боерык биреп, кешнәп алга ыргыла. Агачлар арасындагы бия янына килеп, тәү күрүдән гашыйк булган сыман, бар дөньясын оныта. Шул мизгелдә йөгән күрмәгән Яшеннең муенына өч яклап җеп ыргыталар.

Бу хәлне җиләк җыеп кичкә калган балалар урман эченнән күзәтәләр. Яшен нәрсә булганын аңлап бетә алмый алга ыргыла. Җеп тартылудан буылып, үзен-үзе атып бәрә. Сикереп торып, бар гайрәт көчен җыеп: “Качыгыз!” – дип кешни. Хуҗаларын бер караштан  аңлаган көтүгә ике кабатларга туры килми. Көтү авыл ягына ыргыла.

Ә Яшен дулаган саен буыла бара. Алты ат карагы көч-хәл белән җепләрен агачларга урап бераз тынычландыргач, аны төрле яклап тарткалап, ачык яланга алып чыгалар. Нәрсә булганын аңлап бетә алмаган Яшенне чокыр буйлап, очланган сөңгегә охшаш таяклар белән төртә-төртә, алга тарталар. Тик ул бирешергә теләми, дулый, сикерә, ыргый. Каракларның берсе тагы да җеп кидермәкче була. Шулвакыт Яшен аңа ыргылып, ап-ак тешләре белән ыжгырып, битен каплап өлгергән кулын тешләп, алгы тоягы белән күкрәгенә суга. Бер мизгелгә караклар каушап калалар, тик тиз хәлдә үзләрен кулга алалар. Һушсыз яткан, кулыннан туктамый кан аккан иптәшләрен үз атына элеп, алга җибәрәләр.

Шул куркыныч хәлне күзәткән балалар авыл ягына йөгерә.

Әхмәтгәрәй атларын каршылаганда ук нәрсәдер булганын аң­лый. Елга ярына карый – Яшен күренми. Балалар йөгергәнен күргәч, шиге юкка түгел икәнен аңлый. Алар берсен-берсе бүлә-бүлә ашыгып сөйлиләр. Шул ук балалар аша Әхмәтгәрәй ирләргә хәбәр җибәрә. Тиз хәлдә ирләр нинди кораллары бар,  мылтык, чукмар, җәяләр алып, яхшы атлар менеп, куа чыгалар. Күпме генә атларын кусалар да, караклар эз яздыра.

Әхмәтгәрәй тормышында күп вакыйгалар, югалту, табу, яхшы, яманы була. Тик Яшенне югалтуына һич ышана алмый. Яшенен ул ун яхшы токымлы атка да алыштырмас, сатмас иде, чөнки дусларны сатмыйлар.

Ике озын төн, көн үтә. Әхмәтгәрәй караклар артыннан җибәргән кешеләр бер хәбәрсез кире әйләнеп кайталар. Өченче төн. Әхмәтгәрәй хәсрәтеннән чыга алмый, бәлки, йоклап алырмын дип, күзен йома. Күзен йомса, Яшеннең гайрәтле тавышы ишетелгәндәй була. Авыр сулап әйләнеп ята. Кешнәү тагын кат-кат кабатлана. Әхмәтгәрәй сикереп тора.

– Юк, бу төш түгел, юк, саташмыйм, – ди үз-үзенә.

Аяк киемен дә киеп тормый, сарай ягына чыгып йөгерә. Күзенә ышанмый, уып карый. Ай яктысында тыпырдап торган өч ат арасында берсе чынлап та, Яшен. Йөгереп килеп, Яшенне кочаклап үбә, ярата. Аты да аны сагынгандай борыны белән төртеп нәрсәдер аңлатмакчы. Әхмәтгәрәй, кесәсендә инде өч көн яткан шикәрне алып, Яшенгә каптыра. Шуннан гына атның муенындагы чәйнәп өзелгән җепләрне күрә. Аяк сеңерләрен буып бәйләгән җепләрне кисә. Шатлыгын һаман тыя алмый, тагы да кочаклаганда кулы юешкә тия. Караса, атның тәнендә утызлап тишек, яра. Яраларны юып, дару сөртеп, Яшенне атлар кырына кертә.

Бу хәлгә Әхмәтгәрәй генә түгел, атлар да аптырыйлар. Кешеләр теленә әйләндерсәң, атларның уйлары болайрак булыр иде.

Яшь айгырлар:

– Әх, каһәр җан, тагы да исән калган!

Бияләр:

– Кайтуына караганда, кайтмавы яхшырак булыр иде, тын алырга да ирек бирми бит…

Һәрвакыт Яшенгә якынрак йөргән берничә куштанрак бия килеп, аңа муеннары белән ышкынып:

– Кайттыңмы, безнең сөекле хуҗабыз, – дип иркәләнәләр. Ә инде барысының да уйларын аңлаган Яшен:

– Ярый, иртәгә сөйләшербез, – дигән сыман пошкырып куя.

Яшен белән ияреп кайткан ике атны беркем дә эзләп килми. Әхмәтгәрәй аларны, хуҗалары табылганчыга тиклем кулланыгыз дип, ике фәкыйрь гаиләгә бирә һәм ул атлар яңа хуҗаларына гомерләре буе хезмәт итәләр.

***

Вәрис Ягъфәр улы Акбашев, 1959 елның 5 августында Башкортстанның Авыргазы районы Атҗитәр авылында педагоглар гаиләсендә туган. Яңа Атҗитәр авылында Батыр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1975 елда Стәрлетамак химия-технология техникумына укырга керә. 1978 елда техникумда укуын тәмамлап, Совет армиясе сафларына җибәрелә. Хезмәте Приморье краеның Уссурийск шәһәрендә 1980 елга кадәр дәвам итә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң – Стәрлетамак шәһәрендә химия заводында, хәзерге вакытта Ямал-Ненец автономияле округында вахта ысулы белән эшли.
1996 елдан Авыргазы районында «Зәңгәр чишмә» әдәби берләшмәсе җитәкчесе. 2007 елда Ямал-Ненец автономияле округында Надым районының Приозерный поселогында аның инициативасы буенча «Сафлык» татар-башкорт клубы төзелде.
Шигырьләре «Стәрлетамак эшчесе», «Башкортостан», «Кызыл Таң», «Когалым хәбәрләре», «Тукай язы», «Ватан юлы», «Рух», «Ашкадар», «Тулпар», «Тамаша», «Бельские просторы» кебек гәзит һәм журналларда басылган. Композиторлар (Урал Рәшитов, Финә Абдуллина, Алик Җәлилов) белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Халидә Бигичева, Айгөл Рәшитова (Азалия), Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Габделфат Сафин, Фирзәр Мортазин, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтова, Лиана Габдрахманова, Фанагать Юлмөхәммәтов һәм баша җырчылар аның шигырьләренә язылган җырларны башкаралар. Аның җырларына Айдар Галимов, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтованың видеоклиплары бар.
Вәрис Акбашев – балалар өчен бер китап һәм биш үзнәшер китап («Авыргазы моңнары», 1997; «Язмыш сукмагы», 2002; «Кеше булып калырга» 2007; «Олы жанлы кыз бала», 2008; «Остаться человеком», 2010 («Кеше булып калырга» повестеның рус теленә тәрҗемәсе) авторы. 
2009 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты булды. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Вәрис АКБАШЕВ. Яшен. Булган хәл
Вәрис АКБАШЕВ. Яшен. Булган хәл
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: