Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 ноябрь 2021, 10:46

Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Унҗиде яшьлек кендек әбисе

...Ә үзе сумкага барлык кирәк-яракларын салып, йөгерә-атлый бәби туасы йортка юнәлде Фәнүзә. Стенага элеп куйган плакат-рәсемнәр аша гына белгән бу эшкә ничек базнат итеп тотынырга?

Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Унҗиде яшьлек кендек әбисе
Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Унҗиде яшьлек кендек әбисе

Медицина училищасының фельдшерлар бүлеген тәмамлаган Фәнүзәне туган районының бер авылына эшкә тәгаенләделәр.  Медицина пункты агач бинада урнашкан, утын белән җылытыла. Бинаның бер бүлмәсе медицина хезмәте күрсәтү өчен, икенче бүлмәсе яшәр өчен кулайлаштырылган. Фәнүзә әнә шунда яшәячәк. Штатта ике хезмәткәр: фельдшер һәм җыештыручы. Тәрәзә кормалары ак марлядан, өстәлдә ак япма, клеёнка белән тышланган агач кушетка, шкаф, шкафта укол энәләре салынган тимер савыт, шул энәләрне кайнату өчен керогаз. Менә барлык җиһаз. Җыештыручы Мәрзия апа иртәнге сәгать алтыда килеп, мичне ягып, бүлмәгә җылы йөгертә.  Шушы шартларда эш башлады яшь фельдшер-Фәнүзә. Студент елларында туган авылына каникул вакытында, кайда үткенче машинага утырып, кайда җәяүләп, туңа-туңа йөргән кышкы көннәр белән чагыштырганда җәннәт кебек иде бу аның өчен.

  Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Фәнүзә медицина училищасына укырга керде һәм өч елда уңышлы гына тәмамлап та чыкты. Эш башлаганда аңа унҗиде яшь чак тулып узган иде. Яшьлек. Эшләргә дәрт бар. Каһәрле сугыш сәбәпле ятимлектә үскән кызга өс-башны яңартырга да, тол калган әнкәсенә ярдәм итәргә дә азмы-күпме мөмкинлек туды. Эшләргә дә, эшләргә. Язган конспектларга, китапларга  күз сала-сала, әнә шулай эш башлады ул. Эшли башлавына бер атна вакыт үтүгә медпунктка ах-ух итеп бер ир-егет килеп керде. Хатыны бәбигә чирләгән. Авылның бердән-бер телефоны авыл советы идәрәсе йортында. Әти буласы кешене әнә шул телефон аша район дәваханәсенә шалтыратырга йөгертте.

Ә үзе сумкага барлык кирәк-яракларын салып, йөгерә-атлый бәби туасы йортка юнәлде Фәнүзә. Стенага элеп куйган плакат-рәсемнәр аша гына белгән бу эшкә ничек базнат итеп тотынырга? Башта бераз шүрләп тә куйды бугай. Сорар кеше юк, районнан әле кайчан килеп җитүләре  билгесез. Ә вакыт көтми. Ара егерме биш чакрым, чокырлы-чакырлы авыл юлы. Лекция вакытында преподавательнең: "Иң мөһиме тәвәккәл булырга кирәк", – дигән сүзен искә төшереп, ул үзен кулга алды.

Әйе, "тәвәккәл таш ярган", – дигән әйтем дә бар бит. Кер сабыны белән кат-кат кулларын юып эшкә тотынды. Бу аның эшендәге иң җаваплы, иң тәүге экзамены иде. Һәм ул аны уңышлы башкарып чыкты. Бала дөньяга килеп, юргәкләргә төрелеп әнисенең куенына салынгач кына бераз тынычлана төште кебек. Кая инде тынычлану, баланың кендеге дөрес киселгәнме, зелёнка белән яхшылап эшкәртелгәнме, әнә шуларны кат-кат тикшерде Фәнүзә. Шул ук вакытта баланың имү сәләтен дә ихтибар үзәгендә тотты. Шулвакыт районнан акушер-гениколог та килеп җитте. Өр-яңадан бар эшнең тәртибен карап чыккач, акушер ханым үзенең канәгатьлеген белдереп хуплады һәм Фәнүзәне аркасыннан кагып куйды.

  Еллар, еллар... Бу вакыйгага инде алтмыш өч ел вакыт узган. Быел аңа сиксән яшь тулды. Хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы. Эшләү дәверендә ул күпме тапкырлар балаларга кендек әбисе булды, санын хәтерләми. Ә менә беренчесен, гомере буена хәтерендә саклый унҗиде яшьлек кендек әбисе. Дан аңа!

 Бүгенге көндә бер улы, ике  килене, ике оныгы аның эшен дәвам итәләр. Табиблар.

(Автор стиле сакланды.)

                        

Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Унҗиде яшьлек кендек әбисе
Тәнзилә ИСӘНБИРДИНА. Унҗиде яшьлек кендек әбисе
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: