1914 елны беренче империалистик сугыш була бит. Шуннан минем ике абзый да сугышка китә. Ике ат була безнең. Баерак чак. Көз көне, атларны карарга бер малай йөртәбез. Кичтән атларны җибәрәбез. Атлар юк бердән бер көнне. Инәй котыра:
– Атларны да таба алмыйбыз, – ди. – Шәмсемөхәммәт кызлары сабан да сөрә әле, – ди.
Атны эзләп, мин киттем урман ягына, сеңлем – Калмашка. Ул елны игеннәр уңган иде. Шуннан киттем. Томанрак көн иде. И йөримен, и йөримен. Көн кыска. Бер нәрсә күренми. Карлы-бозлы яңгыр ява. Бер якка тоттым да киттем. Чабатаның да киндерәләре өзелде, оекчан калдым. Һаман барам.
Берзаман ут күренде. Авыл булып чыкты бу. Безнең авылга охшамый. Койма ярыгыннан бер мунчадан ут күренә. Тавыш-тын юк. Ишеген ачтым. Кеше юк. Ут бар. Биткә җылысы бәреп тора. Мунчага кереп утырдым, ләүкәсенә. Эреп утырам. Һаман кеше юк. Чикмәнне таш өстенә куйдым.
Йокылы-уяулы утырам. Аяк тавышы. Таш артына качтым. Ишек ачылды да бер кыз, бер егет керде. Боларны күргәч, әзрәк җан керде. Ул догалар укыйм. Кыз кулында бер төен.
– Сиңа күчтәнәч бу, – ди кыз егетенә.
Икесе чөңгелдәшәләр генә. Аларның әкрен генә сөйләшкән тавышына эреп, йоклап киткәнмен. Бер заман егет кызга:
– Кола ялан бит монда, – ди.
Мин моны ишеткәч:
– Абзыкай, минем атлар да юкмы анда? – дим.
Минем тавышны ишеткәч, тегеләр ничек атылып чыкканнарын да сизмәделәр. Мин ләүкәдән төштем. Тегеләрнең төене калган, бәхеткә каршы. Төендә бер пол аракы, күчтәнәчләре бар. Йөзеп, пирогларын, ипи кисәкләрен ашадым да аннары ятып йокладым. Иртән иртүк тордым.
Мин кунган мунчаның хуҗалары бик бай кешеләр, күрәсең. Бик яхшы йорт, урыс капкалар. Урамга чыккач, бер кешене очраттым. Аңардан:
– Бу кем йорты? – дип сорадым.
– Ул йорт Габидулла хаҗилар йорты, балам, – ди. – Нишләп йөрисең, иртән иртүк? – ди.
Шуннан мин үземнең хәлне аңа аңлатып бирдем.
– Менә безне үткәч, Шаргаен яланы бар. Ике ат йөри иде анда. Син, балам, шунда гына бар, – ди.
Аңарга рәхмәт әйттем дә авылдан чыктым. Әкрен генә барып җиттем. Атлар каенга терәлеп торалар. Ипләп кенә атларны тотып, бер поллитр аракыны кесәгә тыгып, авылга юнәлдем. Кайтып җиттем. Сеңлем әз генә йөргән дә кайткан. Ә мин кайтмагач, бик борчылганнар өйдәгеләр. Мин кайтып кергәч, и елаш, и күреш башланды. Теге поллитр аракыны күрше Солтангәрәй абзыйга бирдек. Шуннан соң аның малайлары булыша башладылар.
(1970 елда Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында укытучы-пенсионер Зыяда Латыйповадан БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм
аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – Б. 126-128. http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2019/%D0%91%D0%A2-%D1%84%D0%BE%D0%BB%D1%8C%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D1%80-%D0%A22%20(1).pdf
Фото: heart-land-horse.blogspot.com