Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 ноябрь 2021, 06:58

Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Адашкан кыз. Булган хәл

Елый-елый урман эчендә йөргәннәремне,  җиләк  җыеп ашаганнарымны яхшы хәтерлим, тик төнлә кайда ятып йоклаганымны белмим. Җәен таң иртә ата бит, йөри торгач, зур бер аланга килеп чыктым...

Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Адашкан кыз. Булган хәл
Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Адашкан кыз. Булган хәл

1959 ел. Миңа биш яшь тулып киткән чак. Июль ахырлары булгандыр.

Колхоз үзәге – Бүздәк районының Таулар авылында шимбә, якшәмбе көннәрендә зур базар була торган иде. Төрле яклардан килеп, мөгезле эре маллардан башлап, тимер мичләр, ясалган шкафлар, сөт-майга кадәр – кыскасы, кирәкле бөтен әйберләрне халык шунда барып сатып ала иде.

Яшьли үлгән ике кыз туганыбызны санамаганда, без биш кыз үстек. Бердәнбер улы тугач, әткәй бик шатлангандыр инде. Бөдрә чәчле, туп кебек түгәрәк битле, бик матур бала иде ул. Ул чакта аңа дүрт ай тулган иде, гел кулдан-кулга күчереп, күтәреп кенә йөртә идек.

Базарга әнкәй мине дә алды. Межа буйлап турыга барганда, бер өч чакрым ераклыкта булыр. Үргә табан шактый атлыйсы, күрәсең, арыганмындыр – өч-дүрт кеше утырган арбалы ат куып  җиткәч, әнкәй мине шунда утыртты. Авыр булыр, дип уйлагандыр, мөгаен, үзе утырмады. Барып  җиткәч, шушы арба янында гына көтеп торырга кушты.

Базарга килеп  җиттек, арба кырыенда басып торам, шулчак ак халатлы апалар килеп чыкты. Боларны мин укол казаучы врачлар дип уйладым. Уколдан бик курка идем. Тотып алмасыннар дип, качарга уйлап, юл буйлап йөгердем. Әнкәйгә каршы барам, янәсе. Ә ул юл мине бөтенләй икенче авыл ягына, Смәлән дигән зур урманга алып килгән.

Елый-елый урман эчендә йөргәннәремне,  җиләк  җыеп ашаганнарымны яхшы хәтерлим, тик төнлә кайда ятып йоклаганымны белмим. Җәен таң иртә ата бит, йөри торгач, зур бер аланга килеп чыктым.

Бер төркем хатын-кызлар печән чаба иде. Араларыннан берсе мине күреп алды. Ялгыз икәнлегемне күреп: “Әйдә кил, конфет бирәм”, – дип, чакырып алды.

Аякларым сыдырылып беткән, кан чыккан. Сораштыра торгач, минем адашканымны аңладылар. Беркая да китмәскә кушып, эшләрен дәвам иттеләр. Төш  җитүгә, атка атланган урман каравылчысы килеп чыкты. Ул мине алдына утыртып, якындагы авылга, бригадир өенә илтеп куйды.

Шулвакыт авылның исемен атый алмаганмын. Күршеләрнең исемнәрен әйткәнмен, хәтта юлнын икенче ягында әтәч суючы, аягын сугышта өздергән Шакирҗан бабайның да яшәгәнен әйтә алганмын.

Бригадир өендә кеше бик күп иде – кунаклар кайткан булып чыкты. Мине ишек кырыендагы озын эскәмиягә утырттылар, кулыма конфет, керәндил тоттырдылар.

Шулчак стенадагы зур, түгәрәк радио телгә килде:

– Тыңлагыз, белдерү тапшырабыз! Ялан аяклы, чәчкәле зәңгәр күлмәк кигән биш яшьлек кыз югалды!

– Әнә, мине сөйлиләр! – дип кычкырып  җибәрдем. Бригадир мине, мотоциклына утыртып, Таулар авылына төшергәндә, күпернең икенче ягыннан килгән әнкәйне күреп алдым.

Бер-беребезгә каршы  йөгерәбез.

Әнкәйгә ничек итеп  җиләк  җыйганны сөйлим, аңа дип, тәлгәшләрне косынка очына бәйләгән идем. Әнкәем, мине төшермичә, бик озак күтәреп алып кайтты. Мине эзләп чыгып киткәч, энебезне күршеләрдә калдырган булган.

Ул бала елаган да елаган. Ике каш арасы бүртеп, зәңгәрләнеп чыккан иде. Күз тигән, диделәр. Берничә сәгать үткәч, энебез үлде. Җирләп төшкәннән соң әнкәй:

– Кызым, син озын гомерле булырсың, сине таптык – апаеңны югалттык, хәзер синдә ике гомер, – диде.

Бик озак вакыт авыл халкы мине “адашкан кыз”, “югалган кыз” дип  атап йөртте.

IX – X классларны Таулар авылында укыдым. Урта мәктәп анда гына булгач, биш авылдан балалар җыелып, шунда йөреп укый идек. Алан авылыннан сыйныфташым Рәүхәткә урманда адашып йөргәннәремне сөйләгәч, ул:

– Шул чорда минем әтием бригадир иде, ул кара мотоцикл әле дә бар, – дип, икенче көнне мәктәпкә шул “матай” белән килеп төште.

Чит илләрне, чит  җирләрне күрү теләге көчле иде. Төрле  җирләрдә яшәргә, төрле фаҗигале хәлләрдә калырга туры килде. Ике тапкыр авариягә очрадым, 8 кеше арасыннан сеңлемнең дүрт яшьлек улы белән икәү генә исән калдык. “Ашыгыч ярдәм” машинасы да алмыйча, үлгән туганнарым белән юл кырына чыгарып салып, өскә ябып киткәннәр. Монысы инде бөтенләй башка вакыйга...

Шуны әйтәсем килә, гомере бетмәсә, кеше яши.

Еш кына әнкәйнең сүзләрен искә төшерәм. Әллә миңа шушы энем ярдәм итә микән?

Альфира ГАЙФУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре.

Фото: https://i.ytimg.com

Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Адашкан кыз. Булган хәл
Альфира ГАЙФУЛЛИНА. Адашкан кыз. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: