Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 ноябрь 2021, 11:44

Мин ковид белән ничек чирләдем? (6)

Ютәл йомшара башлагач, температура булмаганда, какырык купсын өчен аркага җиңелчә генә суккалау, каккалау кирәк. Корсакта йөзтүбән яту, тәрәзәне ачып, һаваны җилләткәләп тору файдалы.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (6)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (6)

Диларә, элекке шәфкать туташы, 48 яшь:

Әнкәй авырып китсә дип, үзебез чирләгәндә кулланган даруларны кыштан ук кайтарып куйган идек. Бу кайтканда аптекадан номидес дигән дару кереп алдым, безгә файдасы тиде кебек, арбидолны шуның белән алыштырырмын, дип уйладым. Ник дигәндә, авылда да кешеләрнең чирләве, күрше-тирәнең температура белән ятуы ишетелгән иде. Әнкәй исә алар белән сөйләшеп-аралашып та йөрүен әйтте.

Сентябрь азагында авылга кайттык. Без кайткан төнне әнкәй бик начар йоклады. Ютәлли, ыңгыраша, әрле-бирле әйләнә. Иртәнге биштә температурасын үлчәгән: 38, 7. Үзе кызып-кызып сөйли, йөренә. Ах, таныш картина, дип уйладым. Иремнең дә бит нәкъ шулай булган иде. Кан басымы да күтәрелгән, пульс 100дән артык. Глицин эчәсе килми, ул, гомумән, дару эчәргә яратмый, үзем тереләм мин, ди. Әнкәйне бу хәлдә калдырып китү ахмаклык булыр иде. Мин авылда калырга булдым.

Ютәл көчәйде. Дөрес, ул көн дәвамында түгел, иртәнге 5-6ларда куба иде. Үзебез ничек дәваланган булсак, әнкәйне дә шулай ук дәваладым. Дөрес, ул витаминнарның, үләннәрнең дозасын киметебрәк эчте, гриппферонны да ике тапкыр гына тамызды, яндыра, дип, тамагын чайкатудан  баш тартты. Һәм 7нче көнгә температурасы янә күтәрелде. Менә шунда гына авыруның көчле һәм мәкерле булуын аңлады кебек. Шулай ук киемнәрне әзерләп куйдык.  Температура менү бактериаль инфекция ихтималы турында сөйли иде, мөгаен. Азитромицин эчә башладык. Аны берәр таблетка 3 көн генә эчсәң дә, тәэсире озакка, бер атнага диярлек бара. Әмма ютәл кимемәде. Компьютер томографиясе үтәргәме әллә, дип уйлый башладык. Температура, кан басымын даими үлчәп тордык. Шөкер, алар башкача менмәде.

Профилактика өчен дип, яшь тә олы булгач, антибиотик кадарга карар иттем. Биш көн кададык. Ютәл азая башлады. Көн дә иртән аркасына массаж ясадым: какырык купсын өчен җиңелчә генә суккалау, каккалаулар килешә. Тукмак я озын саплы кашык белән үз-үзеңә дә каккалап була. Корсакта йөзтүбән ятып тору файдалы. Һәрдаим тәрәзәне ачып, һаваны җилләтеп тордык.

Моннан тыш, үзебез авырганда ук алган бактерицид (кварц) лампасын кулландык.  Ул кыйбат түгел, 1 мең сум чамсы гына тора. Иртән шуны 5-10 минутка кабызганда, һавадагы вируслар юкка чыга. Әмма аңардан соң бүлмәне мотлак җилләтергә кирәк.

Бу авыруның ковид булуына 6нчы көнгә ис сизүе беткәч инандык. Мин белизна белән нәрсәдер юганда, кара әле, исе килми бит, ди. Ис тоюны кайтару өчен шулай ук камфара маен кулландык. Ул атна-ун көннән генә әйләнеп кайтты. Димәк, зарарлану көчлерәк булды, мөгаен.

Интернетта ковидны дәвалау өчен гормоннар куллану турында язалар. Әмма аларны өй шартларында кабул итәргә ярамый. Кайбер үләннәрдә дә гормон сыман матдәләр була. Шуңа да кызыл тукранбаш (клевер) чәчәкләрен кайнатып эчердем, аптекадан солодка төнәтмәсен алдык, аңарда да фитогормонннар була, әмма күп эчәргә ярамый – кан басымын күтәрергә мөмкин.

Тәҗрибәдән күренүенчә, сары мәтрүшкәнең (зверобой), әрем, андызның, шулай ук сукыр кычытканның файдасы бар.

Кан оюны булдырмау өчен суны күбрәк эчәргә тырыштык. Кура җиләге, балан, миләш морслары шулай ук файдалы.

"Ашыгыч ярдәм" чакыртуга әнкәй каршы булды, күрше-күлән нәрсә әйтер дип кыенсынды. Ләкин мин, хәле авыраеп китсә, аны чакыртырга һәрчак әзер тордым.

Гомумән, бу өч очрактан күренүенчә, ковидны тиз үк, тәүге симптомнары сизелә башлау белән дәваларга кирәк.  Үзе үтәр әле, дип йөреп, кул селтәргә ярамый. Яшь көчле кешеләрдә ул үзе дә үтеп китәргә мөмкин, әмма хроник авырулары булган, өлкән яшьтәге кешеләрне аяктан ега авыру. Һәм бик мәкерле. Ике, җиде көннән соң тагын температура күтәрелү шул хакта сөйли.

Ягъни ковидны ихтирам итәргә, аңа бик җитди карарга һәм тәүге көннәреннән үк, организмга ярдәм итү өчен, дәвалана башларга!

Бу җәһәттән Интернеттагы язмалар да ярдәмгә килә. Кайбер хастаханәләрнең сайтларында ковидның кайсы көндә ничек үтүе, симптомнары турында постлар эленгән. Алардан күренүенчә, ковидның уртача авырлыктагысы да, гадәти ОРВИ я грипптан аермалы буларак,  12-14 көнгә сузыла. Бу вакытта сәламәтлеккә бик игътибарлы булырга, тән температурасын, кан басымын контрольдә тотарга кирәк. Мунча керү, авыр эш эшләү, өшү, кешеләр белән арлашу турында сүз дә була алмый. Башкаларга йоктырмау өчен, өйдә генә тору мөһим.

Һәм авыруны карарлык, ярдәм итәрлек, үзе ковидны үткәргән я прививка ясаткан кеше табылса, бик яхшы. Күренүенчә, моны галимнәр дә раслый,  вирус иң тәүдә нерв системасына бәрә, авыру кеше паникага я сәбәпсез эйфориягә бирелә, мондый чакта игътибар, ярдәм, таяныч бик кирәк.

Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, дуслар!

Фото: Pixabay.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (6)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: