Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 ноябрь 2021, 17:21

Мин ковид белән ничек чирләдем? (5)

"Гомер булмаганча,  сөт кайнатып, шуңа бер ярты суганны турап, пешереп эчәсем килде. Ул бит инде бик тәмсез, әмма бу юлы харап тансык тоелды"...

Мин ковид белән ничек чирләдем? (5)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (5)

(Дәвамы. Башы 4нче өлештә.)

Диларә, элекке шәфкать туташы, 48 яшь:

“Кичкә таба тик торганнан нык итеп теш сызлый башлады, авырту – чигәгә, аннан башка менеп китте. Авыртуның нерв җепселләре буйлап ничек йөргәнен тоеп була иде хәтта. Башның маңгай яклап нәкъ яртысы нык итеп авырта башлады. Болай нык итеп беркайчан да авыртканы юк иде. Чәч төпләре сызлый. Бөтен тән, буыннар кыйнап ташлагандай авырта. Температура – 38,3, аннан 38,7 гә менде. Тән кызыша башлагач, ничектер, җиңелрәк  булып китте. Температураны төшерергә ашыкмадым, организм көрәшсен, дип уйладым. Яңакка, башның авырткан нокталарына мамыкка тамызып, камфора мае бастым, аны иснәргә тырыштым. Иремә алган даруларны, С, Д витаминнарын, үлән төнәтмәләрен эчтем – ковид икәнлеге ачык иде.  Борынга гриппферон тамыздым,  тамакны тоз белән чайкатып, пропосол сиптердем. Вирусны тамак-борында чакта дәваларга кирәк, дигәнне ишеткәнем бар иде.

Иртәнгә температура төшкән иде. Хастаханәгә барып, анализ бирдем. Чөнки мин йөргән хастаханәдән өйгә килмиләр. Баш авыртуы азайган, томау бар. Әмма чәнчеп-чәнчеп бавыр авыртырга тотынды. Бер дә алай булганы юк иде. Әллә моңарчы бер дә эчмәгән номидес я Д витамины шулай тәэсир итәме икән, дип,  табиб белән киңәшләштем. Ул авыртуга карамаска, дәваны дәвам итәргә кушты. Анализ алдылар. Дәвалау схемасы шулай ук иде.

Иң кыены – курку. Ныклап чирләп китсәм, хастаханәгә эләксәм, кайта алмасам, дип уйлыйсың. Кайту белән сумкага кирәк-яракларны тутырып куйдым. Бер тәүлектән ПЦР анализы телефонга килде, ул уңай иде.  

Гаҗәп, аппетит бөтенләй дә кимемәде. Гадәти томау төшкәндә, бөтенләй ашыйсы килми. Ә бу юлы симез ат ите бар иде, шуны пешердек. Сыер ите шулпасына каз, үрдәк итләрен куштык, шулпага  суган, сарымсак турадык.

Әйткәндәй, гомер булмаганча,  сөт кайнатып, шуңа бер ярты суганны турап, пешереп эчәсем килде. Ул бит инде бик тәмсез, әмма бу юлы харап тансык тоелды. Ирем исә кайнаган сөткә аш содасы, бал салып эчте (1 стакан сөткә 1әр чәй кашыгы сода һәм бал).  Бу ютәлне йомшарту, какырык кудыру өчен менә дигән чара. Кичтән эчеп ятсаң, бигрәк яхшы.

Төгәл 5нче көн дигәндә, минем дә ис сизү бетте. Бу – бөтенләй ят нәрсә. Моңарчы томаулаганда ис сизмим, дип йөрсәм дә, бу юлы барлык исләр бөтенләй юкка чыкан. Вакыт-вакыт камфара маен иснәүне дәвам иттем, бер тәүлектән ис тою әйләнеп тә кайтты.

Ютәл булмады. Шуңа күрә, тәкъдим итсәләр дә, томография үтмәдем. Өстәмә радиация аласым килмәде. Дару, үлән төнәтмәләрен бер калдырмыйча, тырышып эчтем.

Икенчегә тапшырган анализ тискәре килде. Нишләптер, шылтыратып, тагын тапшырырга куштылар, шөкер, анысы да тискәре иде.

Гомумән алганда, авырудан да бигрәк, куркуы күбрәк булды. Шәхсән миңа паникага бирелүдән Коръән сүрәләре, догалар тыңлау булышты. Инстаграмдагы юмористик һәм позитив постларны карау  да ярдәм итте.

Хастаханә һәм аптекадан башка беркая да бармадык, өйгә кеше кертмәдек. Шөкер, җиңел котылдык, дип сөендек. Үзебездән калган даруларны, җитмәгәннәрен алып, авылга кайтарып куйдым. Кайчан да булса  бер бу авыру авылга да барып җитәчәге билгеле иде. Әмма әни бер елдан гына диярлек, быел октябрьдә авырды. Бу хакта – киләсе язмада.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Мин ковид белән ничек чирләдем? (5)
Мин ковид белән ничек чирләдем? (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: