ҮЗ БҮРЕМ
Безнең яктагы күп истурияләр бүреләргә бәйләнгән. Чөнки алар үзләре турында һәрвакыт искә төшереп торганнар.
Бер абзый, хәзер исеме онытылган инде, һәр көн саен төнлә бер бүре куа икән. Бүре чаба, аның артыннан абзый кеше йөгерә икән. Һәр көн саен бу хәл кабатланган. Бу бүре авыл тирәсендә генә йөри, авылдан читкә китми, ә иртән юкка чыга икән, ди. Бу абзый гүпчи аптыраган.
Бер көнне абзый бүрене иртәнгә кадәр куган. Кеше шәйләрлек булгач, караса, абзыйның алдында үз эте тора. Мескен арыган, еш-еш тын ала. Абзыйның да хәле шәптән түгел, ди.
ХӘСӘН – САКАЛ
Элегрәк безнең авылда Хәсән исемле бер адәм яшәгән, ди. Үзе бик бай булмаса да, малы бик күп булган, ди, моның. Бервакыт: “Казанчы тирәсенә бүреләр ияләшкән”, дигән хәбәр таралган.
Бүреләрдән үзенең малларын саклау өчен, Хәсән бик күп планнар корып караган. Шул планнарның берсен кулаерак күргән.
Көн саен, дары исе чыгару өчен, Хәсән дары яндыра икән. Утлы чыра алып, шуңа өстән дары сибә, ди. Ләкин дары янмый гына бит. Бер көнне, чираттагы эшне башкарганда, Хәсән абзыйның сакалына ут капкан.
Менә шулай итеп, бүреләр Хәсән абзыйның малларын ала алмаган булсалар да, аның супственный сакалын алып качканнар.
(1980 елда Аскын районы Иске Казанчы авылында Гыйльманша Абделхак улы Хаковтан (1893 елгы) БДУ студентлары язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / томны төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни мөхәррире К.М. Миңнуллин. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – Б. 110-111.
Фото: https://vk.com/club142989499